Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:20 10.3.2022

10 март иртәсенә Русиядән китүләре турында белдерүчеләр:

  • Mondelez International (Oreo, Alpen Gold, Cadbury, Milka, Toblerone) иинвестицияләр һәм реклам бирми башлый.
  • Япониянең Epson ширкәте Русия һәм Беларуска тауарлар сатмый башлый
  • Sony ширкәте PlayStation консолен сатуны һәм програм тәэминәтен туктата.
  • Nintendo Co.ширкәте дә уеннар сатуны туктата.
  • WarnerMedia (Warner Bros., CNN, HBO һәм HBO Max) Русиядә яңа контентка лицензия бирүне туктата
  • Carlsberg Русиядә үзенең брендын сатмый башлы.
  • Toyota Русиядә машиналар җитештерүне һәм илгә экспортны туктата.
  • Mars Русиядә реклама һәм инвестицияләрне туктатып тора.
  • Hilton һәм Hyatt кунакханәләре Русиядә бизнесларын үстерүне туктатып тора.
  • YouTube Русия кулланучыларына монетизацияне туктатып тора. Моңа Premium, Music Premium-га язылучылар да, хәйриячелек, суперчат һәм суперстикерлар да керә.
00:34 10.3.2022

Сугышның 14нче көне тәмам. Төп хәбәрләр кыскача

  • Украина президенты Владимир Зеленский Русияне Мариуполь шәһәрендә бала табу йортына һәм хастаханәнең балалар бүлегенә һөҗүм ясауда гаепләде. Кимендә 17 кеше яраланган
  • БМО Украинада сивил халык арасында корбаннар санын китерде: 24 февральдән башлап 908 кеше яраланган, 516 кеше (шул исәптән 37 бала) һәлак булган
  • Украинадагы сугышта Татарстаннан өченче хәрбинең һәлак булганы рәсми хәбәр ителде - Яшел Үзән районыннан полковник Дмитрий Сафронов
  • Европа Берлеге санкцияләр исемлеген игълан итте. Анда Русия Федерация шурасында утырган Татарстан вәкилләре Ленар Сафин белән Геннадий Емельянов һәм Самар вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин да бар.
  • Русия саклану министрлыгы мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларның да Украинадагы сугышка җибәрелүен раслады
  • Русиядә "ят агентлар" белән бәйле затларның исемлеге төзеләчәк. Канунга төзәтмәне Русия думасы әзерли, аны тиешле комитет хуплаган
  • Мәскәү биржасында доллар 120 сумга, евро 131 сумга җитте. Русия банкларында аларның бәясе тагын да югарыррак
22:15 9.3.2022
Русия хәрбиләре Мариупольдә бала табу йортын һәм балалар хастаханәсен бомбалаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00


Украина президенты Владимир Зеленский Русияне 9 мартта илнең көньяк-көнчыгышындагы Мариуполь шәһәрендә бала табу йортына һәм хастаханәнең балалар бүлегенә коточкыч һөҗүм ясауда гаепләде.

Русия хәрби очкычы бомбалавыннан биналарга зур зыян килгән, балалар да җимереклекләр астында калган диелә. Шәһәр шурасы бомбалау нәтиҗәләре видеосын Telegram-каналына чыгарды.

Рәсмиләр әйтүенчә, кимендә 17 кеше яраланган, алар арасында хатын-кызлар да бар. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми.

Мәскәү Украинада бары тик хәрби корылмаларны гына утка тотуын әйтеп килә.

21:51 9.3.2022

Кырымда хәрби хәзмәткә контрактчыларны җыя башлаганнар

"Махсус хәрби эшләр" башкарачак контрактчыларның хезмәт хакы аена 200 мең сум тәшкил итәчәк дип хәбәр итә “Комсомольская правда в Крыму” басмасы. Алар белән ярты елга контракт төзеләчәк. Моннан тыш өстәмә социаль гарантияләр дә вәгъдә ителә.

Контракт хезмәтенә керү өчен армиядә вакытлы хезмәт үтү һәм хәрби хезмәт үтү таләпләренә туры килү дә җитә, дип белдергәннәр хәрби комиссариатта. Контрактны сәламәтлеге яраклы булган 18-40 яшьлек Русия ватандашлары төзи ала.

21:11 9.3.2022
Русия хәрбиләре Украинада инвалид машинасына ут ачып ике пенсионерны үтергән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Русия хәрбиләре Украинаның Киев өлкәсендәге Макаров бистәсеннән чыгып баручы ике пенсионерны атып үтергән. 28 февральдә булган бу хәл күзәтү видеокамерасына эләккән.

70 яшьтән өлкән әби белән бабай юл чатындагы “Стоп” тамгасына туктаган. Русия хәрбиләре инвалидлар тамгасы булган машинага якыннан ут ачкан. Машинадагыларның икесе дә шундук һәлак булган.

21:08 9.3.2022

Украинадагы кырымтатарлар Чехия һәм Төркиягә эвакуацияләнә

Чехиянең Украинадагы илчелеге ярдәмендә Кырымтатар Мәҗлесе һәм Львов шәһәре хакимияте каршындагы "Азат һәм битараф булмаган" волонтёрлык штабы 8 мартта 48 кырымтатар хатыны һәм балаларны Чехиягә эвакуацияләгән.

Чехиягә тыныч халыкны эвакуацияләүдә катнашкан Кырым стратегик тикшеренүләр Институтының проектлар координаторы Эльмира Аблялимова сүзләренчә, хатыннар һәм балалар Брно шәһәренә китерелгән. Чехия барлыгы 300 кешене кабул итәчәк.

Мәҗлеснең координация үзәге ярдәмендә беренче атнада барлыгы 500 кырымтатар эвакуацияләнгән. Кырымның Дәүләт байлыгы фонды рәисе Ленур Мамбетов сүзләренчә, Львовтан автобуслар Ромыния, Болгарстан аша Төркиягә җибәрелә. Төркиягә инде 14 шундый автобус юлладык ди ул.

19:48 9.3.2022
Украина хәрбиләренә "тегүчеләр гаскәре" ярдәм итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Украина хәрбиләренә "тегүчеләр гаскәре" ярдәм итә

Русия агрессиясенә каршы сугышучы Украинага чит илләрдән күп кенә корал, сугыш кирәк-яраклары һәм хәрби киемнәр китерелде һәм китерелә. Әмма илне саклаучылар сафларына кушылучылар шул кадәр күп ки, алар җитәрлек түгел. Бер Запорожьеда гына да ядрә яки кыйпылчыклардан саклый торган ныгытылган хәрби киемнәр кытлыгы мең данәгә җитә.

Шундый шартларда волонтерлар ярдәмгә килгән. Кул астында булган тукымалардан һәм башка детальләрдән ныгытылган хәрби киемнәр, гранаталар һәм автомат магазиннары йөртү өчен жилетлар һәм башка әйберләр җитештерәләр. Алар үзләрен “тегүчеләр гаскәре” дип тә атый.

Сугышка кадәр алар төрле матур киемнәр, пижамалар теккән. Башка урында эшләүче кешеләр дә ял көннәрен биредә ярдәм итеп уздыра. Запорожьеда хәзер биш шундый цех эшли.

18:51 9.3.2022

Татарстандагы төзелешләрдән мигрантлар китәргә мөмкин

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин санкцияләр аркасында республика төзелешләреннән мигрантлар китәргә мөмкин дип саный. Бу хакта ул бүген хөкүмәт брифингында әйтте.

"Әлегә мондый проблем юк, әмма чит илдән килгән эшчеләрнең акча күчерү белән бәйле авырлыклары бар. Алар акчаларын ватаннарына җибәрә алмый, бу проблем бар", диде министр.

Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Көнбатыш Русия үзәк банкы хисапларына һәм финансларына киртә куюын игълан итте, шулай ук Русиянең иң мөһим банкларын SWIFT акча күчерү системыннан чыгарды.

дәвам

XS
SM
MD
LG