Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:33 10.3.2022

Татарстанда Украина сугышында һәлак булган дүртенче кеше җирләнгән

10 мартта Казанда подполковник Ренат Гайсинны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәте.

Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган.

16:12 10.3.2022

Киевтагы "Мусафир" кырымтатар рестораны шәһәрне Русия һөҗүменнән саклаучы украин хәрбиләренә ярдәм йөзеннән аларны кырымтатар ашлары белән тәэмин итү хезмәтен оештырган.

"Кыю кешеләр, бернидән курыкмыйлар, аларга ярдәм итү рәхәт" дип язылган ресторанның интернеттагы рәсми битендә. Анда шулай ук украин хәрбиләренә финанс ярдәм җыю хезмәте дә булдырылган.

15:46 10.3.2022

Кытай Русиянең һава ширкәтләрен алмаш детальләр белән тәэмин итүдән баш тарткан

Бу хакта очкычларга техник хезмәт күрсәтү очрашуында Росавиация вәкиле Валерий Кудинов хәбәр иткән, дип яза "РИА Новости".

Русия детальләр сатып алу өчен башка базарлар эзләргә ниятли, мәсәлән Һиндстан һәм Төркиядә.

Шулай ук Русиядәге һава ширкәтләре, лизинг бирүчеләргә очкычларның бер өлешен кайтарырга ниятли, дип хәбәр ителде.

Тагын 180 очкыч, шул исәптән "Аэрофлот", "Победа" һәм Utair ширкәтләренең очкычлары чит ил реестрларыннан Русия реестрына күчерелгән.

Росавиация Русия очкычлары белән бәйле вазгыять һәм илгә каршы кертелгән чикләүләр билетларның бәясенә йогынты ясамаячак, дип ышандыра.

15:44 10.3.2022

Украина һәм Русиянең тышкы эшләр министрлары Дмитрий Кулеба һәм Сергей Лавров Анталиядә очрашты


Очрашудан соң һәркайсы аерым матбугат очрашуы уздырды.

Дмитрий Кулеба, һуманитар мәсьәләләрне хәл итү өчен, Украина тарафының бер тәүлеккә атышны туктатып тору мәсьәләсен күтәрүен әйтте. Әмма бу мәсьәләдә алга китеш булмаган.

"Әгәр агрессор ил моны теләми икән, без сугышны туктата алмыйбыз", дип белдерде Кулеба.
Сергей Лавров Русия Украинага һөҗүм итмәде һәм башка илләргә дә һөҗүм итәргә ниятләми диде. "Русия коралсызландырылган, дус, урыс теленә һәм урыс мәдәниятенә тыюлар булмаган Украинаны күрергә тели", диде ул.

14:18 10.3.2022

10 мартка көндезге хәбәрләр кыскача:

  • Маҗарстан президенты итеп беренче тапкыр хатын-кыз сайланган. Ул – Виктор Орбан фиркасе башлыгы урынбасары, 44 яшьлек Каталин Новак.
  • Япония премьер-министры җирдә Икенче дөнья сугышынннан соң иң зур кризис башланырга мөмкин дип саный.
  • Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Русия базарыннан чит ил ширкәтләренең китүе бизнес белән бәйле түгел, бу “чиста сәясәт” диде. Аларга каршы җавап әзерлибез дип тә белдерде.
  • Лавров һәм Кулеба сөйләшүләре тәмамланды. Төп нәтиҗә – нәтиҗә юк. Тарафлар атышларны туктату турында килешә алмаган.
  • Британия Роман Абрамовичка санкцияләр кертте. Чикләүләр исемлегенә шулай ук Игорь Сечин, Олег Дерипаска, Александр Лебедев, Алексей Миллер, Андрей Костин һәм Николай Токарев эләккән.
  • Татарстан шикәр, он һәм ярмалар запасы әзерлгән.
13:50 10.3.2022

Uniqlo кием кибете Русиядән китмим дигән иде башта, хәзер китәм дип белдерде. Япония кибете Казанда һәм Уфада бар иде. Уфада әле 4 ай элек кенә ачылды.

13:46 10.3.2022

Русия Европа Шурасында катнашырга теләми, бу Страсбург мәхкәмәсе русияләрне якламаячак дигән сүзме?

Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүнең Европа шурасы эшчәнлегендә башка катнашырга җыенмавын әйтте, чөнки Көнбатыш илләре бу оешманың эшчәнлеген какшата дип белдерде.

Депутат Андрей Клишас Русия Европа Шурасыннан чыккач, русияләр Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмый диде.

"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков исә клишаслар “дулкын гына җибәрә” дип саный. Европа Шурасыннан тиз генә чыгып булмый. Моның өчен башта Кеше хокукларын яклау конвенциясеннән баш тартырга кирәк. Моңа аерым канун кабул итү зарур. Әлеге канун кабул ителгән очракта Русия Европа Шурасыннан 2023 елның 1 гыйнварынна чыга алачак. Аңа кадәр Страсбург мәхкәмәсе гаризалар кабул итә ала, ә кабул ителгән гаризалар каралып бетәчәк, ди Чиков.

13:25 10.3.2022

Татарстаннан тагын бер сугыш корбаны

Чистай районының рәсми аккаунты Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер хәрбинең үлүен хәбәр итте.

Кече сержант Семен Соловьев 1983 елда Чистай районында туган. Аннексияләнгән Кырымда яр буе сагында хезмәт иткән диелә. Шулай ук аның Украина гаскәрләре атышка тоткан чакта һәлак булуы хәбәр ителә.

Аны Кефедә (Феодосия) җирләячәкләр, Соловьевның өч баласы калган.

дәвам

XS
SM
MD
LG