Якшәмбе, 13 март, Русиянең күп шәһәрләрендә Украина сугышына каршы протест чаралары уза. ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, Казан вакыты белән 15.30га 27 шәһәрдә 347 кеше тоткарланган. Шул исәптән Уфадан ике тоткарланучы бар. Аның берсе - Элина Гайфуллина Уфаның Дим районы 11нче полиция бүлегенә озатлыган. Максим Максименконың кайсы полиция бүлегендә тотылуы әлегә билгесез.
Казанда Университетская урамына полиция машиналары, автобуслар китерелгән. Бу хакта "Протестная Казань" Телеграм-каналы яза.
Иң күп тоткарланучылар - Мәскәүдә (49), Екатеринбурда (29) һәм Петербурда(23).
"Новая Газета" хәбәр итүенчә, Мәскәүдәге Манеж мәйданы полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән камап алынган. Тимер коймалар эчендәге кешеләрнең кайберләренең документлары тикшерелә.
Полиция журналистларга тоткыннар булган автобусларга якын бармаска куша.
Русия хәрбиләре басып алган Херсонда протест чаралары дәвам итә. Шәһәр үзәгенә чыккан халык: "Херсон - ул Украина" дигән шигарләр кычкыра. Бу хакта Херсон өлкә шурасы депутаты Сергей Хлань үзенең Facebook битендә яза.
Хлань әйтүенчә, аңа үзен яңа хакимият дип атаган кешеләр шалтыратып "хезмәттәшлек" итүне сораган. Депутат сүзләренчә, Русия Херсон өлкәсендә "ДНР" һәм "ЛНР" кебек "халык республикасын" булдыру референдумын үткәрергә җыена. Хлань хезмәттәшлектән баш тарткан.
Николаев шәһәрендә яшәүче татар Азатлыкка биргән әңгәмәдә: "Русия бөтен шәһәрләрне җимереп, шактый халыкны кырып, Украинаны төрле өлешләргә бүлгәләп, үзләренә кирәкле кешеләрне җитәкчелеккә утыртып куярга мөмкиннәр. Көнбатыш Украинаны аерып, көньякта Херсон республикасы, Одесса республикасы игълан итәргә мөмкиннәр", диде. Бу әңгәмәне Азатлыкта укый аласыз.
Казандагы "Яблоко" партиясе активисты Гөлназ Равилованың Казан Федераль Университеты (КФУ) социаль-мәгариф эшләре мөдире урынбасары Виктор Туманинга карата Татарстан прокуратурасына биргән шикаяте Тикшерү комитетына җибәрелгән. Бу хакта Равилова үз Инстаграм битендә яза.
Гөлназ Равилова сүзләренчә, 1 мартта, Туманин Казанда Украина сугышына каршы Г.Камал театры каршына плакат тотып чыккан бер кызның ялгыз пикетын бозган. КФУ укытучысы үзен агрессив тоткан һәм кызның плакатын тартып алган.
13 мартка көндезге хәбәрләр кыскача:
- Украина Югары радасы депутаты Ирина Геращенко Львов янындагы Яворовский хәрби полигонына һөҗүм ясалуын әйтте. Полигон Польша чигеннән 25 чакрым гына урнашкан. Беренчел мәгълүматларга күрә, 9 кеше үлгән, 57 кеше яраланган.
- Иртән шартлаулар Ивано-Франковскидагы (Украина Көнбатышында, Романия чиге ягында) яңгырады. Шәһәр мэры Руслан Марцинков һава аланына якын урнашкан районнардагы халыкны өйләреннән китәргә чакырды.
- Донбасстан эвакуацияләнгән 95 меңнән артык кеше Русия төбәкләре арасында таратылачак. Татарстанга - 1020, Башкортстанга - 1867 кеше җибәреләчәк, диелә Русия хөкүмәте карарында.
- 13 мартта Гыйракның төньягында урнашкан Эрбилдагы АКШ консуллыгы янына берничә ракета шартлаган. Корбаннар юк. Көрд медиалары хәбәр итүенчә, Эрбилгә ким дигәндә 14 ракета атылган. Kurdistan 24 телеканалының бинасы җимерелгән, җирле һава аланы эше дә туктатылган.
- Казандагы "Яблоко" партиясе активисты Гөлназ Равилованың Казан Федераль Университеты (КФУ) социаль-мәгариф эшләре мөдире урынбасары һәм укытучы Виктор Туманинга карата Татарстан прокуратурасына биргән шикаяте Тикшерү комитетына җибәрелгән. 1 мартта, Туманин, Казанда Украина сугышына каршы Г.Камал театры каршына плакат тотып чыккан бер кызның ялгыз пикетын бозган иде. КФУ укытучысы үзен агрессив тоткан һәм кызның плакатын тартып алган.
- Русия оппозиционеры Алексей Навальный такымы русияләрне Украинадагы сугышка каршы яңа протестларга чыгарга өндәде. Акцияләр 13 мартта, якшәмбе көнне, Казан вакыты белән 14.00 сәгатьтә, Казан, Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Екатеринбур, Әстерханда узачак. Элекке протестлар тоткарлаулар белән тәмамланды. ОВД-Инфо мәгълүматларына караганда, 24 февральдән барлыгы 13 918 кеше кулга алынган.
- Казан федераль университетының бер бинасында да тәрәзәләрдәге утларны кабызып Украинага каршы Русия агрессиясе билгесе булган Z хәрефен ясаганнар, дип хәбәр итә DOXA.
Азатлык томаланса да, без эшебезне дәвам итәбез!
Безнең көзге сайт: https://d3p1ee4vyd5fte.cloudfront.net/
FACE тәхәллүсле Уфа рэперы Иван Дремин Русиядән күчеп киткән. Бу хакта ул үз социаль челтәрләрендә язган. Үз карарын ул Украинадагы хәлләр белән бәйли.
"Русия артисты буларак, шул исәптән ватандашы буларак та мин – юк. Русиягә салымнар түләргә җыенмыйм, мин киттем һәм Русиягә кайтмаячакмын, Русиядә концертлар бирмәячәкмен. Нигә? Чөнки мине һәм якыннарымны китәргә мәҗбүр иттеләр, үз йортымнан, үз җиремнән китәргә мәҗбүр иттеләр, бу секундтан мин үземнеке дип танудан баш тарткан дәүләтегез китәргә мәҗбүр итте һәм ипи белән майга акчасы җиткәнгә барысыннан да канәгать булып утырган халкым китәргә мәҗбүр итте", дип яза ул Инстаграм аккаунтында.
Төнлә һава тревогасы Украинаның Киев, Виннице, Каменец-Подольски, Полтава, Львов, Черкасски өлкәсе, Ивано-Франковске, Одесса, Днепропетровски, Кировоград өлкәсе, Хмельницкида яңгырады.
Украина Югары радасы депутаты Ирина Геращенко Львов янындагы Яворовский хәрби полигонына һөҗүм ясалуын әйтте. "Украина 24" телеканалы хәбәр итүенчә, ул Польша чигеннән 25 чакрым гына урнашкан.
Иртән шартлаулар Ивано-Франковскидагы (Украина Көнбатышында, Романия чиге ягында) яңгырады. Шәһәр мэры Руслан Марцинков һава аланына якын урнашкан районнардагы халыкны өйләреннән китәргә чакырды.
Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Алар Украинаны яклау, Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымдагы вазгыять, шул исәптән кырымтатар халкына янаган куркынычлар, Украинадагы сугыш вакытында Төркиягә китәргә мәҗбүр булган Украина ватандашларын яклау һәм булышу турында сөйләште.