Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

17:54 14.3.2022

SpaceX ширкәтенә нигез салучы Илон Маск Русия президенты Владимир Путинны Украина өчен көрәшкә чакырды.

"Моның белән мин Владимир Путинны Украина өчен көрәшкә чакырам" дип язган Маск Twitter-да. Кыска гына твит инглизчә, русча һәм украинча язылган.


Шулай ук Маск, Русия президентының Twitter-ына сылтама куеп, Путиннан "Сез көрәшкә ризамы?", дип тә сораган.

Традицион интернет-челтәрләрне кулланганда проблемнар чыга калса дип, иярчен интернетны файдалану өчен, Маскның Украинага Starlink иярчен элемтәсе терминаллары бирә. Февраль ахырына Украинага Starlink станцияләренең беренче партиясе килде. Икенче партиясен Украина 9 мартта алды.

15:49 14.3.2022
Айнур Измайлов
Айнур Измайлов

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер хәрбинең үлүе билгеле булды. Кукмарадан Айнур Измайлов контракт нигезендә хезмәт иткән. Аны якын көннәрдә туган ягына алып кайтып җирләргә тиешләр.

15:16 14.3.2022

Русия хакимияте безнең төп сайтны да, көзгеләрне дә томалый. Исегезгә төшерәбез, бу томалауларны VPN-клиент ярдәмендә урап узарга мөмкин. Бу сезгә имин булырга ярдәм итәчәк, сезнең провайдер сезне чит илдә дип санаячак, сылтамалар ачылачак. Без ышанган VPN-хезмәтләр:

Бу мәгълүматны дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!

14:22 14.3.2022

14 мартка көндезге хәбәрләр кыскача:

  • Бүген, 14 мартта Украинадагы сугышны җайлау турындагы сөйләшүләренең дүртенчесе уза. Бу юлы Украина-Русия тарафлары шәхсән очрашмый, сөйләшүләр онлайн тәртиптә үтә. Украина вәкиллеге әгъзасы, президент офисының киңәшчесе Михаил Подоляк авыр сөйләшү көтелә һәм Украина үз таләпләрендә нык торачак, дип язды.
  • Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрбинең үлүе билгеле булды. Мәләүз шәһәрендә туган 22 яшьлек Александр Бесов снайперларның махсус ротасында контракт нигезендә хезмәт иткән булган.
  • Казанда санкцияләр аркасында 40 ширкәт ябылган. “Чит ил ширкәтләренең шактые бизнеслары белән илдән китәргә карар кылды, әмма алар барысы да диярлек 2-3 ай буена хезмәт хакы түләвен дәвам итәргә булды, бу аларның да яхшыга өметләнүе турында сөйли”, диде бүген Казан мэры Илсур Метшин. “Бу вазгыятьтә эшсезлекнең арту ихтималы зур”, дип саный ул.
  • Чаллыда 2,5 миллиард сумга элеккеге “Форд Соллерс” заводының җитештерү комплексын саталар. Бу хактагы мәгълүмат игъланнар сайтында чыкты. Комплексны 2019 елның мартында япканнар иде. Элек заводта җиңел машиналар җитештерелде.
  • Русия хакимиятләре Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә ярдәм буларак Кытайдан хәрби техника бирүен сораган, дип язды халыкара медиалар. Кытай Русиянең ярдәм соравын кире кага.
  • Русия гаскәрләре чолгап алган Мариупольдә, сугыш башланганнан бирле ким дигәндә 2500 кеше һәлак булган. Якшәмбе көнне Рим папасы Франциск Ватиканда гыйбадәт кылганда Мариупольне “Газап чигүчеләр шәһәре” дип атады. Тулырак безнең сәхифәдә укый аласыз.

❗️Русия хакимияте безнең төп сайтны да, көзгеләрне дә томалый. Исегезгә төшерәбез, бу томалауларны VPN-клиент ярдәмендә урап узарга мөмкин. Бу сезгә имин булырга ярдәм итәчәк, сезнең провайдер сезне чит илдә дип санаячак, сылтамалар ачылачак. Без ышанган VPN-хезмәтләр:

🔸nThlink
🔸Psiphon
🔸Lantern
🔸Orbot

Бу мәгълүматны дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!

12:17 14.3.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрби һәлак булган. Мәләүз шәһәрендә туган 22 яшьлек Александр Бесовның үлеме турында 13 мартта ГорОбзор.Уфа басмасына аның тормыш иптәше Милена сөйләгән. Хатыны әйтүенчә, Александр Бесов контракт нигезендә снайперларның махсус ротасында хезмәт иткән булган.

Александр гыйнварда ук хәрби күнегүләргә әзерләнә башлаган, күнегүләргә 5 февральдә киткән. 21 февральдән Александрның ротасы һәм үзе турында хәбәрләр килүдән туктаган. 9 мартта аның үлеме турында җиткергәннәр.

11 мартта Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышта һәлак булган бишенче хәрбинең үлемен таныган иде. Илвир Галләмов тумышы белән Кушнаренко районының Калтай авылыннан, аның хатыны тол калган.

10 мартта Учалы районы Ахун авылыннан солдат - Нил Мөслимовның һәлак булуын хәбәр иткәннәр иде. Ул Русиянең кораллы көчләрендә контракт белән хезмәт иткән һәм мотоукчы батальонында гранатометчик булган.

Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы сугышта ничә Русия солдаты һәлак булуын бер тапкыр гына – 2 мартта хәбәр итте, 498 кеше диде.

10:34 14.3.2022

Русия хакимиятләре Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә ярдәм буларак Кытайдан хәрби техника бирүен сораган, дип яза кайбер медиалар.

Finanсial Times чыганаклары мәгълүматына күрә, сугышның өченче атнасы уртасына Русиянең кайбер кораллары бетеп килә. Үз әңгәмәдәшләренә сылтама белән New York Times, Русия икътисади санкцияләр нәтиҗәсенә каршы тору өчен Кытайдан шулай ук өстәмә икътисади ярдәм сораган дип искәртә.

Кытайның Русия үтенеченә ничек җавап бирүе хәбәр ителми. Украинадагы сугышка карата Пекин нейтраль позиция алды һәм Мәскәүне һөҗүм өчен тәнкыйтьләмәде, әмма сөйләшүләр юлы белән вазгыятьне җайларга чакырды.

Ак йорт, Русиянең бу үтенече – Пекин белән Мәскәү арасында тыгыз элемтәләр урнашу билгесе дип сагая.

Шулай ук Кытайның уңай җавабы Көнбатышның Украинага ярдәмен какшатырга мөмкин.

“Без Пекинга читтә тормаячагыбызны һәм нинди дә булса дәүләткә Русиянең икътисади санкцияләрдән югалтуларын компенсацияләргә юл куймаячагыбызны хәбәр иттек”, диде CNN телеканалының эфирында АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан.

Кытайның Вашингтондагы илчелеге Русиянең үтенече турында хәбәрдар булмавын әйтте.

14 мартта Римда АКШ президентының дәүләт иминлеге ярдәмчесе Джейк Салливан һәм Кытайның коммунистлар фиркасе үзәк комитетының сәяси бюросы әгъзасы Ян Цзечи очрашачак.


“Бу очрашу Русиянең Украинага каршы акланмаган һәм рәхимсез сугышы контекстында, шулай ук Кытайның дөньядагы тәртип турындагы үз күзаллауларын алга сөрүе өчен Русия белән берләшүенә бәйле уза”, дип яза Politico үз чыганагына сылтама белән.

10:08 14.3.2022
Maxar Technologies ширкәтенең иярчен фотосында Мариуполь шәһәренең сәнәгать зонасы утка тотылуы күренә. 12 март 2022
Maxar Technologies ширкәтенең иярчен фотосында Мариуполь шәһәренең сәнәгать зонасы утка тотылуы күренә. 12 март 2022

Русия гаскәрләре чолгап алган Мариупольдә сугыш башланганнан бирле 2187 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте 13 мартта шәһәр шурасы.

“Мариуполь һәр көн һава һөҗүменнән зыян күрә. Соңгы 24 сәгать эчендә тыныч шәһәр ким дигәндә 22 мәртәбә бомбага тотылды”, диләр шурада. Җирле хакимиятләр искәртүенчә шәһәрдә 400 мең кеше чолганышта калган.

Якшәмбе көнне Рим папасы Франциск Ватиканда гыйбадәт кылганда Мариупольне “Газап чигүчеләр шәһәре” дип атады.

09:48 14.3.2022

14 март иртәсенә кыскача хәбәрләр

  • Русиядә Instagram рәсмән томаланды - GlobalCheck
  • Colgate-Palmolive Русиягә тауар китерүне чикләде
  • eBay Россиядән сатучыларга хезмәт күрсәтүне туктата
  • Бүгеннән Русиядә McDonald's эшен туктатырга тиеш
  • PayPal русиялеләрдән акчаларын 18 мартка кадәр системадан чыгаруны сорады
  • Sony Pictures һәм Vans кием ширкәте дә Русиядә эшчәнлеген туктата
  • Татарстанда Covid–19га каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды

дәвам

XS
SM
MD
LG