Алинә Кабаеваны Швейцариядән куып чыгарырга чакырган петицияне 35 меңнән артык кеше имзалаган
Әлеге петицияне Беларус, Русия һәм Украинаның бер төркем ватандашы чыгарган. Алар хәзерге вакытта Швейцария яшәүче Алинә Кабаеваны "Украинага каршы сугыш башлаган диктаторның яраткан ханымы" дип атый һәм Швейцария хакимиятләрен аны илдән куып чыгарырга чакыра.
"Бер яктан сез Украинага каршы сугыш башлаган Путинга санкцияләр кертәсез, икенче яктан аңа якын кешеләрне үз илегездә сыендырасыз" диелә петициядә.
Петиция авторлары шулай ук Кабаеваның Швейцариядәге милеген дә тикшерергә чакыра.
Элегрәк медиа Русиянең танылган спортчысы Алинә Кабаева дүрт баласы белән Швейцариягә киткән дип хәбәр иткән иде.
Узган елның декабрендә Роскомнадзор Кабаева гаиләсенең күчемсез милеге турындагы мәгълүматны Русия сайтларыннан алырга таләп итте.
Русия Европа шурасына бу оешмадан чыгуын белдергән
Бу турыда Европа шурасы Парламент ассамблеясының элекке рәис урынбасары, Русия думасы депутаты Петр Толстой белдерде. Русия оешмадан чыгу процессын тәмамлаганнан соң Русия ватандашлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмаячак, ә Мәскәү үлем җәзасын куллану мораториен үтәү йөкләмәсеннән азат булачак.
Русия бу оешмага 1996 елда кушылды. Президент Путин Украинага каршы сугыш башлагач, бу елның февраль ахырында Европа Шурасы Русиянең андагы әгъзалыгын туктатып торырга булды. 14 мартта Парламент ассамблеясы Русияне Европа шурасыннан чыгаруны хуплап тавыш биргән иде. Бу Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларының Русиядә үтәлмәве белән аңлатылды.
Шул ук вакытта Европа шурасы, Русиянең әгъзалыгы туктатылса да, Русиядәге кеше хокукларын яклаучылар, демократик көчләр, ирекле медиа һәм сивил җәмгыять белән бәйләнешләрне саклап калу юллары турында да уйлый диелә.
БМО: Украинадан киткән качаклар саны 3 миллионга якынлаша
Русия 24 февральдә Украинага бәреп кергәннән бирле 14 март 13:00 сәгатькә кадәр 2 млн 950 меңнән артык кеше башка илгә сыенган. Бу турыда БМОның качаклар мәсьәләләре югары комиссары идарәсе хәбәр итә.
Идарә белдерүенчә, аларның 60 проценттан артыгы Польша чиге аша киткән. Польшага 1 млн 700 меңнән артык Украина ватандашы килгән. Романиягә 450 меңнән артык, Маҗарстанга 260 меңнән артык, Словакиягә 210 меңнән артык, Молдовага 90 меңгә якын украин качагы килгән. 140 меңнән артык Украина ватандашы Русиягә һәи бер меңнән бераз гына артыграк кеше Беларуска килгән.
Русиянең Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянниковага 30 мең сум штраф салганнар. Кичә ул Беренче канал эфирында сугышка каршы плакат күтәреп чыккан иде. Аңа кадәр сугышка каршы видео мөрәҗәгать яздырган иде. Акчалата штраф халыкны митингларга өндәгән шул видео мөрәҗәгать өчен диелә.
Bloomberg: Русиядә дефолт вакытын санау иртәгә, 16 мартта ук башланырга мөмкин
Русия хөкүмәте доллар облигацияләре өчен 16 мартта 117 млн доллар күләмендә процент акчалары түләргә тиеш. Bloomberg язуынча, Русия ул бурычын доллар белән түләүдән баш тартып рубль белән түләсә, бу илнең дефолт юлыннан китүе буларак бәяләнәчәк. Элегрәк Русия сугыш башлау сәбәпле кертелгән чикләүләр аркасында бурычын рубль белән түләргә җыенуын белдергән иде. Bloomberg Русиянең түләнмәгән тулай тышкы дәүләт һәм корпоратив бурычы 150 млрд долларга якын булуын да яза. Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә быел Русиядә дефолт булу мөмкинлеге 70ләп процент дип исәпләнә. Монда тулырак.
15 мартта Киевның Святошинский районында күпкатлы ике торак йорт, Подольский районында тагын бер торак йорт утка тотылган. Кимендә 4 кеше һәлак булган дип хәбәр ителә.
Украинадагы сугышта Түбән Кама районыннан Александр Осипов һәлак булган
Украинага каршы сугышта Татарстанның Түбән Кама районы Ялантау авылы егете Александр Осипов һәлак булган. Ул Татарстан кадетлар корпусын һәм Рязань югары һава-десант көчләре җитәкчеләре училищесын тәмамлаган.
Түбән Кама районы башкарма комитеты башлыгы Рамил Муллин, Түбән Кама шәһәр һәм район башкарма комитетлары, шулай ук шәһәр һәм район шуралары депутатлары Александр Осиповның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша дип хәбәр итә НТР медиаһолдингы.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле анда Татарстаннан инде кимендә 8 хәрбинең һәлак булуы рәсми хәбәр ителде.
Монда тулырак.
Мәскәүдә Анастасия Паршкова "Үтермә" дигән язу тотып чиркәү янына ялгыз пикетка баскан. Кызны полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Ә хәзер Русиядә нәрсә генә ярый соң дигән сорау тумыймы сездә?