NYT: Сугышта җиде меңнән артык Русия хәрбие үлгән
Украинага каршы сугышта Русиянең җиде меңнән артык хәрбие һәлак булган, дип хәбәр итә The New York Times Америка күзләү хезмәтләренең "консерватив бәяләмәләренә" нигезләнеп.
NYT мәгълүматына күрә, 14 меңнән 21 меңгә кадәр Русия хәрбие яраланган.
NYT-ның Пентагондагы аноним чыганаклары фикеренчә, югалтулар санының артуы Русия гаскәренең сугышчан рухына йогынты ясарга мөмкин. Монда тулырак.
Испания хакимиятләре "Crescent" ("Ярымай") яхтасын тоткарлаган, фаразларга күрә ул Европа берлеге, АКШ һәм Британиянең чикләүләр исемлегенә кертелгән "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинныкы. 135 метр озынлыктагы Яхта Кайман утраулары байрагы астында йөзә һәм Испаниягә 2021 елның ноябрендә Италиядән килгән. Аның якынча бәясе – 600 миллион доллар тирәсе. Испания хакимиятләре яхтаның кемнеке булуын һәм аның хуҗасы Европа берлеге санкцияләренә эләгү-эләкмәвен ачыклаганчы яхтаны тоткарлап торачагын белдерде. "Роснефть" башлыгы чикләүләр исемлегенә 28 февральдә кертелде. Элегрәк Франциядә "Aморе Веро" яхтасын тоткарлау хәбәр ителгән иде, аны да Сечин белән бәйлиләр. Монда тулырак.
Украинага каршы сугышта Чаллыдан 21 яшьлек Артур Шәрәфиев һәлак булган. Бу турыда шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Артур Шәрәфиев Чаллыда туып үскән, шәһәрнең политехник көллиятендә укыган, 2021 елның августыннан Русия армиясендә килешү нигезендә хезмәт иткән.
Шәрәфиев бу сугышта үлеме республика хакимиятләре тарафыннан рәсми расланган хәрбиләрнең кимендә 11нчесе. Монда тулырак.
Русия хакимиятләре илнең югары уку йортлары студентларын Украинага каршы сугышны һәм Кырымны аннексияләү көнен хуплау митингларына җыя, бу хакта студентларның DOXA басмасы хәбәр итә. Чаралар 18 мартта Русиянең берничә шәһәрендә узачак.
Студентлардан килгән хатларга сылтама белән, DOXA редакциясе Мәскәү политехник университеты, Русия хөкүмәте каршындагы финанс университеты, Мәскәү азык-төлек җитештерү дәүләт университеты, Идарә дәүләт университеты һәм Көньяк федераль университеты җитәкчелегенә митингларга чакырулар җибәрелгән, дип хәбәр итә.
Алардан чараларда кимендә йөз студент катнаштыруны таләп итәләр. Митингка чыккан өчен студентларга ял һәм "чарада катнашкан бөтен кешене телгә алып, рәхмәт хатлары" бирергә вәгъдә итәләр. Монда тулырак.
Украинага каршы сугышта Башкортстан егете Илмир Гыймалетдинов һәлак булган. Бу турыда Бүздәк районы башлыгы Илнур Игдиев үзенең социаль челтәр битендә язды.
Аның сүзләренчә, Гыймалетдинов 2014 елдан бирле Чиләбе өлкәсендә килешү нигезендә сержант вазифасында хезмәт иткән.
— Взвод командиры урынбасары, хәрби машина командиры булган һәм Украинага хәрби йөкләмәләрне үтәргә җибәрелгән. Аның белән хәрби хезмәт урынында яшәүче хатыны һәм һәм өч баласы һәм Бүздәктә яшәүче әти-әнисе калган, — дип яза район башлыгы.
Кичә шулай ук Украинага каршы сугышта Башкортстанның Белорет районы егете, 27 яшьлек Денис Сафинның үлеме хәбәр ителгән иде.
16 мартта АКШ президенты Джо Байден, журналистларның соравына җавап биреп, Русия президенты Владимир Путинны "хәрби җинаятьче" дип санавын әйтте. Reuters агентлыгы искәртүенчә, Русия гаскәрләренең Украина җирләренә бәреп керүе контекстында Байден беренче тапкыр Путинга карата мондый риторика куллана. Узган ел Байден, Путинны “үтерүче” дип саныйсызмы дигән сорауга, “әйе” дип җавап биргән иде. Монда тулырак.
Һаагадагы БМО халыкара мәхкәмәсе Русия Украинага каршы сугышны кичекмәстән туктатырга тиеш дигән карар чыгарды. Киев Мәскәүнең Украинаны геноцидта гаепләве нигезсез дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Киев белдерүенчә, геноцид турында конвенцияне нигезсез сылтау буларак кулланып Украинага сугыш башлаган Русия аннан чыгарга тиеш. Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донбасс төбәгендә 2014 елдан алып хәзерге сугыш башланганчыга кадәр булган хәлләр турында сөйләгәндә “геноцид” сүзен күп тапкыр кулланды. Мәхкәмә Украинаның үз җирләрендә геноцид кылуын раслаучы дәлилләр юк дигән карарга килде. Монда тулырак.