Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:06 21.3.2022

Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстаннан 22 яшьлек Илнур Гайфетдиновны 20 мартта Кукмара районының Яңа Комар авылында җирләгәннәр, бу хакта “Хезмәт даны” газетасы хәбәр итә.

Гайфетдинов Саба районының Иштуган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Киров медицина көллиятендә укыган. 2020 елның 11 ноябрендә хәрби хезмәткә алынган. 2021 елның 12 февраленнән килешү нигезендә Луга шәһәренең 29760нчы хәрби бүлегендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән.

Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләре турында тулырак безнең сәхифәдә укый аласыз.

22:19 20.3.2022

20 март киченә кыскача хәбәрләр:

  • Украинадагы хәрби хәл тәртибе 25 апрельгә кадәр озайтылды. Бу фәрманны Украина президенты Владимир Зеленский имзалады. Киев өлкәсендә 20 марттан 21 мартка кадәр комендант сәгате кертелә. Украина саклану министрлыгы һәм Украина хәрби көчләренең баш штабы, бүген Русия гаскәрләренең Киевка һөҗүм итүләре мөмкин дип хәбәр итте.
  • Казан активисты Андрей Бояршиновны Telegramда ике пост өчен террорчылыкны аклауда гаеплиләр. Мәхкәмә аны өй сагына җибәрде. Җинаять эше ачылган карарда әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-кналында администратор исеменнән хәбәр калдырган.
  • Бүген Башкорстанның Добасска җибәрелгән һуманитар ярдәме килеп җитте. Аны тапшыруда Донбасска килгән республика башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Соңрак Радий Хәбиров һәм "ДНР" җитәкчесе Денис Пушилин хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
  • Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булган Илмир Гыймалетдинов һәм Владимир Лосевны җирләделәр.
  • 20 мартта Украинаның Херсон һәм Каховка шәһәрләрендә яшәүчеләр Русия басып алуына каршы протест белдереп мәйданнарга чыкты. Каховкада яшәүчеләр шулай ук "Бердәм, ирекле Украина!" дигән шигар кычкырып урам буйлап йөреш уздырды. Ике шәһәрне дә хәзерге вакытта Русия хәрбиләре контрольдә тота.
  • Украина президенты Владимир Зеленский Мариуполь белән булган вакыйгаларны сугыш җинаятьләре тарихына керәчәк террор дип атады. Бер атна эчендә чолгап алынган Мариупольдан үз көчләре белән якынча 39 мең кеше киткән.
  • 20 мартта Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары ялгыз пикетларга чыгып Татарстан референдумына 30 ел тулуны билгеләп үтте.

    Русия хакимиятләре Азатлык сайтын томалады. Әмма без эшебезне дәвам итәбез. Безне көзге сайтта укый һәм карый аласыз.

19:36 20.3.2022
Андрей Бояршинов
Андрей Бояршинов

19 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе активист Андрей Бояршиновны өй сагына җибәрде. Ул Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсе 2 бүлеге – террорчылык эшчәнлек кылырга чакыруда, террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда гаепләнә.

Җинаять эше ачылган карарда ("Idel.Реалии"да карарның нөсхәсе бар) әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-кналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. 18 мартта үткәрелгән лингвистик тикшеренү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау күренешләрен ачыклаган.

Нинди хәбәрләр турында сүз барганы әйтелми. Җинаять эшен ФСБның Татарстан идарәсе ачкан.

17:45 20.3.2022

Украинадагы сугыш нәтиҗәсендә 115 бала һәлак булган, тагын 140 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә Украина баш прокуратурасы.

17:43 20.3.2022

Австралия корал ясау өчен мөһим компонент булган глинозем, алюминий рудалары һәм бокситны Русиягә җибәрүне тыйды.

17:34 20.3.2022

Омски мөселманнары "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясенә кушылган. Бу хакта БК55 хәбәр итә. Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй Шакирҗанов район имамнары да теләктәшлек күрсәтүен белдергән.

"Без Владимир Путинны, Русия халкын хуплап баннер элдек. Безнең президент фашизм оясыннан азат итәргә ярдәм итә", дип сөйләгән ул.

Себер Җәмигъ мәчетенә Украинадагы сугышны һәм Владимир Путин сәясәтен хуплап, Русия агрессиясе символы булган Z тамгасы күрсәтелгән баннер да эленгән. Мондый карарны мәчет хезмәткәрләре бер тавыштан хуплавын да әйткән мөфти. Ул район имамнары да Путинның сугыш башлавын хуплый дигән.

17:28 20.3.2022
Наталья Синдеева
Наталья Синдеева

Русиядә томаланган "Дождь" телеканалын булдыручы һәм аның баш мөдире Наталья Синдеева Русия пропагандачылары Маргарита Симоньян һәм Тина Канделакига, шулай ук Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захаровага ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

Синдеева хатында һәр адресат белән шәхси танышлыгына һәм аларга балаларның аналары буларак мөрәҗәгать итә:

"Мин синең белән булачак балалар турында сөйләшүебезне хәтерлим, Марго. Һәм синең белән мәктәпләр турында фикер алышканны, Тина. Без балаларыбызның ничек үсүен күзәттек, алар өчен борчылдык һәм киләчәкләре өчен тырыштык. Өметләре һәм планнары юк ителгән меңләгән украин аналары кебек үк.

Украинада балалар үлә. Бөтенләй кечкенә, бер яшьлек һәм ике яшьлек, мәктәп укучылары һәм бакча яшендәге балалар үлә. Кызлар һәм малайлар үлә. Бомбалар астында үләләр, яшеренеп үләләр, качып котылырга теләп чыгып киткән юлларда үләләр.

Украина аналары үз балаларын кечкенә табутларда күмә. Мин бу турыда һәрвакыт уйлыйм, мин бу хис белән ничек яшәргә икәнен белмим. Без, аналар, ул аналарга нәрсә әйтербез? Без аларның күзләренә ничек карарбыз?

Әйе, без сезнең белән - ике төрле якта, әмма бүген бу тормыш ягы һәм үлем ягы. Сез сәхнәгә чыгасыз, "Zа Россию" дип чыгыш ясыйсыз. Сез чыннан да шуны телисезмени? Бу сорауга миңа атап җавап бирмәгез, ләкин, зинһар, аңа үзегез өчен җавап бирегез. Сез аларның үлемен телисезме? Әгәр бу сезнең балаларыгыз булса?"

Маргарита Симоньян Russia Today-ның җитәкчесе һәм "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгы мөхәррире, Тина Канделаки телевидениеда алып баручы булып эшли һәм ТНТ күңел ачу каналын җитәкли. Симоньян да, Канделаки да, Захарова да Русиянең Украинага бәреп керүен хуплады һәм Лужникида Русия армиясенең Украинадагы гамәлләрен данлаган митингта чыгыш ясады (Русия хакимияте вакыйгаларны "денацификация" дип атый).

14:51 20.3.2022

2016 елда "Евровидение" җыр бәйгесендә кырымтатар милләтенең сөрген фаҗигасе турында "1944" җыры белән җиңгән Җамала күптән түгел Германиядә чыгыш ясап, Украинага ярдәмгә 67 миллион евро җыйды. Русия Украинада сугыш башлагач ул балаларын алып илдән китәргә мәҗбүр булган. Җырчы балалары белән ничек Украинадан китүе һәм хәзер илдә булмавы өчен көн саен гаеп хисе белән уянуы турында сөйләде.

дәвам

XS
SM
MD
LG