Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:44 22.3.2022

Медиа өлкәсендә яңа томалаулар һәм чикләүләр

  • Роскомнадзор Euronews cайтын томалаган. Кайбер операторлар Euronews каналын да сүндерә башлаган. Моны Баш прокуратура таләп иткән. Сайтта Русия гаскәрләре турында ялган мәгълүмат таралган диелә.
  • Русия матбугат чаралары Meta Platforms INC оешмасының һәм аңа караган Facebook һәм Instagram логотипларын күрсәтергә тиеш түгел дип кисәтте Роскомнадзор. Кичә мәхкәмә Meta ширкәтен Русиядә тыю карары чыгарган иде.
21:07 21.3.2022

Русия тышкы эшләр министрлыгы Япония санкцияләренә җавап итеп, Токио белән солых сөйләшүләрен туңдыруын белдерде. Бу ике илнең формаль рәвештә үзара сугыш хәлендә булуны дәвам итәчәген аңлата. Мәскәү шулай ук Япония ватандашларына Курил утрауларына визасыз гына бару мөмкинлеге бирүче програмны туктатып торуын һәм бу утрауларда бергәләп хуҗалык эшләрен җайга салу сөйләшүләрен туктатуын белдерде. Монда тулырак.

19:09 21.3.2022

Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр. Биредә 300 меңләп кеше чолганышта калды. Алар утсыз, сусыз, газсыз, даими бомбаланучы шәһәрдә көн күрә. Русия хәрбиләре украиннарга шәһәргә азык-төлек кертү мөмкинлеге бирми. Мәскәүнең ультиматумына җавап буларак, Украина премьер-министры урынбасараф Ирина Верещук шәһәрнең "бирелүе турында сүз дә була алмый" диде. Мариуполь күренешләре Азатлык фотогалереясендә.

Чолганыштагы Мариуполь Русиягә бирелергә җыенмый

Кешеләр Мариупольдән җәяү качарга тырыша
1/17 Кешеләр Мариупольдән җәяү качарга тырыша
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
2/17
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Шәһәрдә мәетләрне кая туры килсә, шунда җирлиләр
3/17 Шәһәрдә мәетләрне кая туры килсә, шунда җирлиләр
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Русия һөҗүменә дучар булган сәүдә үзәге
4/17 Русия һөҗүменә дучар булган сәүдә үзәге
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Һөҗүмнән гараж артына качкан кеше
5/17 Һөҗүмнән гараж артына качкан кеше
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Мариупольдә юл буенда утыручы кеше
6/17 Мариупольдә юл буенда утыручы кеше
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Качарга җыенучы кешеләр
7/17 Качарга җыенучы кешеләр
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Русия яклы, тамгасыз хәрби киемдәге кешеләр Мариупольгә 19 мартта керде
8/17 Русия яклы, тамгасыз хәрби киемдәге кешеләр Мариупольгә 19 мартта керде
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Кешеләр ашарга урамда учак ягып пешерә. Су булмау сәбәпле, кайберәүләр карны эретеп эчә.
9/17 Кешеләр ашарга урамда учак ягып пешерә. Су булмау сәбәпле, кайберәүләр карны эретеп эчә.
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Шәһәрдән качучылар
10/17 Шәһәрдән качучылар
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Утка тотылган урам
11/17 Утка тотылган урам
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Шәһәрдән чыгучы машиналар иярченнән төшерелгән фотола, 18 март 2022
12/17 Шәһәрдән чыгучы машиналар иярченнән төшерелгән фотола, 18 март 2022
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Утка тотылган биналар
13/17 Утка тотылган биналар
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Утка тотылган биналар
14/17 Утка тотылган биналар
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Мариуполь урамында ятучы мәет
15/17 Мариуполь урамында ятучы мәет
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Шәһәрдән читлектәге кошы белән качучы хатын
16/17 Шәһәрдән читлектәге кошы белән качучы хатын
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Бомбалаулар вакытында кешеләр базга кереп кача
17/17 Бомбалаулар вакытында кешеләр базга кереп кача
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр.
Previous slide
Next slide

18:39 21.3.2022
Мариупольдәге йорт
Мариупольдәге йорт

Украинаның Мариуполь шәһәрен саклаучы “Азов” полкы башлыгы Денис Прокопенко CNN телевидениесе белән әңгәмәдә Русия һөҗүмнәреннән шәһәрдә өч меңнән артык кешенең һәлак булуын белдергән.

“Тыныч халык арасында корбаннар саны көннән көн арта, әлегә ул өч меңнән артып китте. Әмма күпме кеше үлгәнен беркем дә төгәл әйтә алмый, чөнки исемнәре дә билгесез кешеләрне күмәк каберләрдә җирлиләр. Күп кенә җәсәдләр җирләнмичә урамнарда ята. Кайберәүләр хәрабәләр астында тереләй җирләнгән”, ди Прокопенко.

Аның әйтүенчә, Украина армиясе кешеләргә су һәм азык-төлек белән ярдәм итәргә тырыша, әмма ул җитәрлек түгел. Мариупольдәге биналарның 80 проценттан артыгы җимерелгән дип хәбәр ителә.

17:54 21.3.2022

Чехия башкаласында Русия илчелеге урнашкан урамның исемен Украина хөрмәтенә үзгәртергә җыеналар. Бу тәкъдимне Прага мэры Зденек Гржиб хуплап чыкты. Илчелек урнашкан “Korunovační” (“Таҗ кию”) урамын “Ukrajinských hrdinů” (“Украина каһарманнары”) урамы дип үзгәртү мәсьәләсе карала.

17:46 21.3.2022

Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе Facebook, Instagram һәм WhatsApp хуҗасы булган Meta ширкәтенең Русиядә эшчәнлеген тыю турында карар чыгарды. Хөкемдар бу карарның WhatsApp-ка кагылмавын белдерде. Русиядә Facebook 4 мартта, Instagram 14 мартта ук томаланган иде.

17:25 21.3.2022

Социаль челтәрләрдә таралучы бу видео Харьковның Салтовка районындагы кибеткә артиллерия һөҗүме вакытында төшерелгән диелә.

17:06 21.3.2022

Киев янындагы Ирпень шәһәрендә яшәгән Сергей Перебейнис Русиянең Украинага каршы сугышында бар гаиләсен югалткан. Аның хатыны һәм ике баласы шәһәрдән качканда Русия артиллериясе утына эләккән. Русия президенты Владимир Путин Украинада тыныч халык үтерелмәвен әйтә. Чынлыкта йөзләгән бала үтерелде.

"Безне ничек үтерүләрен бар дөнья белсен иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:20 0:00

дәвам

XS
SM
MD
LG