Русия думасы Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләрен ветераннар дип тану турында канун кабул итте.
Ветеран статусы айлык түләүләр, салым түләгәндә ташламалар, электричкада бушлай йөрү, чират тормый гына медицина хезмәте алу һәм шифаханәләргә йөрү, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүдә ташламалар һәм социаль яклауның башка чараларыннан куллану хокукы бирә.
Укринада Русия башлаган сугышта Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән Сергей Балабанов һәлак булган. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итте. Егеткә 22 яшь иде.
Азатлык Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара.
Думаның "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы рөхсәтеннән башка Русиядән китү тыелган
Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип яза "Холод" журналы Васильев боерыгына сылтама белән.
Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, Васильевка барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген әйтергә тиеш. Үз чиратында фракция башлыгы чит илгә чыгуны йә рөхсәт итәчәк, йә юк.
Сугышның 28нче көненә Украинада 121 бала һәлак булган. 167 бала төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.
Моның хакта Украина баш прокуратурасы белдерде.
Русия Баш прокуроры Игорь Краснов Халыкара прокурорлар берләшмәсенә хат юллап, Русия прокуратурасының оешмадан чыгуын белдерде.
Хатта ул ассоциацияне битарафлыкта гаепләде, дөньяда "урыс телле кешеләрне мыскыллау һәм эзләрлекләү" баруын язды.
Британия саклану министрлыгы 23 мартка Украинадагы хәрби вазгыять турында:
- Украина төньягында хәрби вазгыять үзгәрмәгән диярлек. Русия гаскәрендә, һөҗүм башлаганчы, мөгаен, оештыру үзгәрешләре бара.
- Русия гаскәре Харьков һәм Мариуполь якларыннан барып, илнең көнчыгышында Украина көчләрен камап алырга тырыша.
- Русия хәрби көчләре Николаев шәһәрен урап узып, элеккечә көнбатышка, Одесса ягына юл тотырга ниятли.
Пекин Кытай бизнесменнарын Русия базарындагы "бушлыкны тутырырга" чакырды
Кытайның Русиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй Кытай бизнесы вәкилләрен вакытны югалтмаска һәм санкцияләр һәм көнбатыш ширкәтләренең китүе аркасында Русия базарында барлыкка килгән "бушлыкны тутырырга" чакырды.
Эшмәкәрләр белән очрашуда дипломат Кытай хакимиятенең хәзер логистикага һәм "яңа вазгыятькә" яраклашу белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүенә игътибар итте.
"Агымдагы халыкара вазгыять катлаулы. Эре ширкәтләр җитди авырлыклар, хәтта түләүләр һәм тауар китерү чылбырлары белән өзеклекләр кичерә. Бу - кече һәм урта бизнесның мөһим роль уйный ала торган вакыт", дигән Чжан Ханьхуэй.
Maxar Technologies ширкәте Мариупольнең иярченнән төшерелгән яңа сурәтләрен чыгарды.