Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

07:55 24.3.2022

24 март иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Renault Мәскәүдә эшчәнлеген туктата. Бу Русиядә сәнәгатен дәвам иткән соңгы эре чит ил автоконцерны иде.
  • Роскомнадзор Google хәбәр хезмәтен һәм Google Play кушымталар кибете сайтын томалады. Моннан тыш оешма кабат "Настоящее время", "Медуза", "BBC" һәм берничә дистә башка медиа чарасын томалады.
  • Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүдәге АКШ илчелегенә Русиядән чыгарылган дипломатлар исемлеген тоттырды. Бу АКШтан 12 Русия дипломатын чыгаруга җавап диелә.
  • АКШ Украинага кергән Русия гаскәрләренең хәрби җинаять кылуын белдерде. Моны АКШ беренче тапкыр рәсми белдерде.
  • БМО Иминлек шурасы Русиянең Украинадагы вазгыять турында резолюция өлгесен хупламады. Хуплап тавышларны Русия белән Кытай бирде, башка 13 ил тавыш бирүдән тотылып калды.
07:44 24.3.2022

CNN: Пентагон мәгълүматына күрә Украина хәрбиләре Русия көчләрен Киевтан 25 чакрымга ераграк куган

Киев янындагы Ирпен шәһәре
Киев янындагы Ирпен шәһәре

Пентагонның югары рәсмие CNN-га хәбәр иткәнчә, Русия гаскәре Киев үзәгеннән көнчыгышта 55 чакрым ераклыкта урнашкан. Бер көн элек алар башкалага 25-35 чакрым якынрак булган.

Киевтан төньяк-көнбатышка исә Русия хәрбиләре "окоплар әзерли һәм саклану позицияләрен төзи", дип әйтә Пентагон вәкиле. Әлеге юнәлештә алар Киев үзәгенә якынлашмаган һәм 15-20 чакрым ераклыкта урнаша.

Шул ук вакытта Русия көчләре Донбасста "күпкә күбрәк көч куйган", ди CNN әңгәмәдәше.

07:26 24.3.2022

Сугыш башлануга 1 ай

Нәкъ бер ай элек, 24 февраль көнне Русия президенты Владимир Путин Украина территориясендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте, Русия гаскәре Украинага һөҗүмен башлады. Русия рәсмиләре "хәрби операция" (Русиядә сугыш дип әйтү тыела) "план нигезендә бара" дип белдерсә дә, бәйсез белгечләр Русия Киевны тиз алыр дип көткән иде, украиннарның ныклап каршы торуын фаразламаган иде дип белдерә.

Бер айда Татарстан һәм Башкортстанда дистәләрчә егетнең һәлак булуы рәсми билгеле. Чынбарлыкта корбаннар саны күпкә күбрәк булуына охшаган. Русия рәсмиләре корбаннар санын бер тапкыр гына атаган – 498 гаскәри (2 март көнне). Украина ягы исә Русия армиясендә инде 15 меңнән артык кеше һәлак булган дип белдерә. НАТО мәгълүматына күрә Русия ягыннан үлемнәр саны 7-15 мең кеше тирәсендә.

22:04 23.3.2022

⚡️ Роскомнадзор Русиядә Google хәбәрләр хезмәтен томалаган.

22:02 23.3.2022

Киевта The Insider хәбәрчесе Оксана Баулина һәлак булган

Бу хакта басма үзе хәбәр итте. Хәбәрче Киевта редакция биремен үтәгән булган.

"Баулина Киевның Подольский районында Русия гаскәренең ут ачуы нәтиҗәләрен төшергән һәм яңа ракет һөҗүменә эләккән. Аның белән бергә тагын бер кеше һәлак булган, аның белән булган тагын ике кеше яраланган", дип яза The Insider.

19:50 23.3.2022

Казаннан активист Алинә Латыйпованы җиде ел элек үтерелгән Русия оппозицион сәясәтче Борис Немцов чыгышын кычкыртып тыңлаганы өчен Бауман урамында тоткарлаганнар. Кулга алу вакытында активист 353 маддә (сугыш әзерләү һәм алып бару җаваплылыгы) турында шигарь кычкырган һәм Путинны халыкара трибунал көтә дип белдергән, дип яза ПротестнаяКазань – Нет войне Телеграм каналы.

19:35 23.3.2022

Дмитрий Киселев
Дмитрий Киселев

Украинада Русия дәүләт телеканалларында тапшырулар алып баручы һәм төп пропагандистлар Ольга Скабеева һәм Дмитрий Киселевка карата Украинаның ил бөтенлеген бозуга чакыру өчен җинаять эше ачылды.

19:11 23.3.2022

Казанда "Метроэлектротранс" оешмасы хезмәткәрләре Русия агрессиясе билгесе булган "Z" хәрефе рәвешендә тезелешеп басканнар.

"Катнашырга теләгән 100 дән артык кеше бар иде, ләкин бу чара уздырылган мәйдан һәркемне сыйдыра алмады. Метро керемнәрен җыю һәм юл хәрәкәте идарәсе хезмәткәрләре электр депо йөртүчеләре белән бергә Аметьево метро станциясендә "Z"– “За Победу! (Җиңү өчен!) рәвешендә тезелешеп торды, – диелә оешманың Телеграм каналында.

дәвам

XS
SM
MD
LG