Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:12 1.4.2022

Украина Югары Радасы русиялеләрнең һәм Русиянең "махсус хәрби операциясен" хуплаучыларның милеген дәүләтләштерү турында канун кабул итте.

17:46 1.4.2022

Казакъстан Украинаның территориаль бөтенлеген ихтирам итә һәм Русиягә көнбатыш санкцияләрен үтәргә ярдәм итмәячәк

Казакъстан президенты идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Euractiv басмасына әңгәмәдә шулай дип белдерде.

"Бездә әйберне үз исеме белән атау проблемы юк. Русия "сугыш" сүзен тыйды. Алар моны махсус хәрби операция дип атый. Әмма Казакъстанда без моны ничек бар, шулай әйтәбез.

Әлбәттә, Русия безнең алар ягында булуыбызны теләде. Әмма Казакъстан Украинаның территориаль бөтенлеген ихтирам итә. Без Кырымны да, Донбассны да танымадык һәм танымыйбыз, чөнки аларны БМО да танымый. Без БМО дәрәҗәсендә кабул ителгән карарларны гына таныячакбыз" диде ул.

17:20 1.4.2022

Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Башкортстанның Ярмәкәй районы Спартак авылы егете Сергей Прокофьев. 25 яшь, лейтенант, 25нче гвардия укчы бригадасы взводы командиры. 1 апрельдә туган авылында җирләнде. Тол хатыны калган. Русия президенты карары белән Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

17:05 1.4.2022

Белгородтагы шартлаулар өчен Украина җаваплылыкны үз өстенә алмый

"Украина үз җирендә Руссия агрессиясеннән саклана һәм Русиядәге вакыйгалар өчен җавап тотарга тиеш түгел", - дип белдерде Украина саклану министрлыгының рәсми вәкиле Александр Мотузяник.

Җомга иртән Белгородта "Роснефть" базасында янгын чыкты. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков, нефть базасына ике боралактан һөҗүм ясалаган, алар түбән биеклектә Украина ягыннан очып килгән, дип белдергән иде.

16:45 1.4.2022

Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Башкортстанның Калтасы районы Бабасала авылы егете Иван Изиметов. 24 яшь. 19 мартта һәлак булган. Бүген узган җеназада республика башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Иван үлеменнән соң генерал Шәймуратов орден белән бүләкләнгән дип хәбәр ителә.

16:08 1.4.2022

62 яшьлек пенсионер Рәисә Мөслимова Киев өлкәсендә яши. Заманында Үзбәкстаннан – Кырымга, ә Русия Кырымны басып алгач, Киевка күчкән. Бүген ул янә чемодан өстендә утыра.

Рәисә Мөслимова
Рәисә Мөслимова

"АКШтагы кызым үзе янына чакыра да бит, улымны калдырып китәсем килми, ә ир кешеләрне сугыш сәбәпле Украинадан чыгармыйлар. Бер көнлек тормыш белән яшибез", ди ул.

Сугыш башлаганнан соң аның Русиядәге туганнары белән дә аралары суынган.

"Русия Украинага басып кергәч, Путин сәясәтен хуплаган Чиләбе, Башкортстандагы туганнарыма да боларны сөйләп, аңлатып карыйм, әмма һич мәгънә юк, алар зомби кебек" ди ул.

Рәисә ханым белән әңгәмәне монда укый аласыз.

14:38 1.4.2022

Медведев: Көнбатышны азык-төлек белән тәэмин итмәячәкбез, "кичке ашны дошманга бирмибез"

Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев (архив фотосы)
Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев (архив фотосы)

Русиянең элеккеге президенты, хәзерге Иминлек шурасы башлыгы урынбасары Дмитрий Медведев, Русия "дус булмаган илләрне", ягъни Украинага һөҗүм итүе аркасында Русиягә каршы чикләүләр керткән дәүләтләрне (барлыгы 50-ләп ил) азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы культурасы белән тәэмин итүдән тулысынча туктаячак, дип белдерде.

Медведев Telegram-да язганча, азык-төлек ул – Русиянең "тыныч коралы", чөнки күп илләрнең азык-төлек иминлеге Русиянең тәэмин итүенә бәйле.

Медведев сүзләренчә, Русиянең эчке ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен продуктлары җитешле. Шул ук вакытта ул "бәяләрне контрольдә тоту" турында да язган. Аның сүзләренчә, Русия азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы культураларын "дусларына" гына бирәчәк.

"Безнең белән дус булмаучыларны азык-төлегебез һәм авыл хуҗалыгы продукциябез белән тәэмин итмәячәкбез. Һәм алардан берни сатып алмаячакбыз", дип яза Медведев.
Аның искәртүенчә, 2014 елдан Көнбатыш илләреннән азык-төлек кертүгә чикләүләр гамәлдә, әмма алар киңәергә дә мөмкин. "Кичке ашыбызны дошманга бирмибез", дип язган Медведев күпсанлы эмодзилар куеп. Сугыш башланганнан бирле Русия азык-төлек кибетләрендә бәяләр бик нык күтәрелде, шикәр юкка чыкты.

13:57 1.4.2022

Пензада мәктәп укучылары үзара сөйләшкән вакытта Украинадагы сугыш турында фикерен әйткән укытучы өстеннән әләкләп язган. Бу хакта "7×7" басмасы хәбәр итә.

Сигезенче класста укучы кызлар инглиз теле укытучысы белән сөйләшүне смартфонга яздырып алган, анда укытучы Русиянең гамәлләрен һәм Украина җирләрендә ни кылуын тасвирлаган. Нәтиҗәдә бу язма тәртип саклау оешмаларына барып эләккән.

Baza әлеге әңгәмәнең язмасын чыгарды. "Пензаинформ" мәгълүматына күрә, сөйләшү Олимпия резервы училищесы укытучысы Ирина Ген һәм сигезенче сыйныфта укучы ике кыз арасында булган, ул аларга Европадагы ярышка ни өчен бара алмаулары турында аңлаткан.

30 мартта Ирина Генга Русия Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Украинага сугыш башланганнан соң Русия Җинаять кодексында барлыкка килгән яңа маддә биш миллион сумга кадәр штраф салуны һәм ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Җинаять эше ачылган укытучыга 55 яшь, ул мәктәптә егерме елдан артык эшли диелә.

дәвам

XS
SM
MD
LG