Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:26 4.4.2022

FT: Европа берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр әзерли

Financial Times язуынча, Русиягә каршы яңа, бишенче чикләүләр пакетын кабул итү мәсьәләсе чәршәмбе көнне каралачак. Берлекнең кайбер әгъзалары анда Русия энергия чыганакларыннан баш тарту да булырга тиеш ди. Шулай ук өстәмә шәхси чикләүләр, яңа экспорт чикләүләре һәм Русия корабларына Европа портларына керүне тыю мәсьәләсе дә карала. Моннан тыш Европа берлеге Украинага һәм хөкүмәттән тыш оешмаларга Русия армиясенең Киев янындагы сугыш җинаятьләре турында дәлилләр җыярга ярдәм итәчәк.

22:56 3.4.2022

3 апрель киченә кыскача хәбәрләр:

  • Һуманитар коридордан 2,5 мең кешене эвакуацияләделәр.
  • Бүген Башкортстанда Украинада сугышта һәлак булган ике кешене җирләделәр. Чакмагыш районыннан 31 яшьлек Данил Вәлиев һәм Дүртөйледән 33 яшьлек Илфат Ахияров. Шулай ук бүген Башкортстанның Миякә районы Колтай-Каран авылыннан 36 яшьлек Айнур Янышевның сугышта һәлак булуы билгеле булды.
  • Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Русия хәрбиләренең Буча шәһәрендә тыныч халыкны үтерүне тикшерү өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсен Бучага чакырды. Русия саклану министрлыгы Бучада үтерелгән тыныч кешеләрнең фото һәм видеоларын чыгаруны Украинаның "чираттагы провокация"се дип атады һәм БМОның Иминлек шурасы утырышын җыярга булды.
  • Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова Русия хәрбиләреннән азат ителгән Киев өлкәсе территориясеннән үтерелгән тыныч халыкның 410 гәүдәсе табылуын белдерде.
  • Бүген Казанга Украинадан тагын 486 кеше килде. Алар вакытлыча тору урыннарына урнаштырылачак. Беренче төркем Казанга 2 апрельгә каршы төндә килгән иде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп китерде дип белдерде.
  • Молдова президенты Майя Санду күрше Украинага һөҗүм вакытында үтерелгән тыныч халык истәлегенә 4 апрельне матәм көне дип игълан итте.
  • КНИТУ-КХТИ җитәкчелеге студентлар өчен "Мәскәүдән Берлинга кадәр" дип аталган патриотик чарага 700 000 сум тотачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтындагы чыккан дип яза "Гроза" студентлар журналы телеграм каналы.
21:39 3.4.2022

Русия саклану министрлыгы Киев янындагы Бучада үтерелгән тыныч кешеләрнең фотосурәтләрен һәм видеоларын "тагын бер провокация" дип атады.

3 апрель иртәсендә журналистлар һәм Украина хакимияте Киевның төньяк-көнбатышындагы Буча шәһәре урамнарында дистәләгән кеше үлгәнен хәбәр итте. Мәетләрнең фотоларын Reuters, УНИАН, AFP бастырды.
Русиянең рәсми аңлатмасы кич белән генә күренде. Моңа кадәр Русия саклану министрлыгының "Война с фейками" Телеграм каналындагы язуны гына таратты. Анда Бучада Русия гаскәрләре чигенгәннән соң дистәләгән кешенең үле гәүдәләре табылуы турында хәбәрләр "планлаштырылган медиакампания" дип аталды.

Рәсми аңлатмада саклану министрлыгы шул пропаганда Телеграм каналында язылганнарны кабатлады диярлек.

"Бучадагы җинаятьләрнең дәлилләре дүртенче көнне [Русия гаскәрләре киткәннән соң], СБУ офицерлары һәм Украина телевидениесе вәкилләре шәһәргә килеп җиткәч кенә җәмәгатьчелеккә чыгуы гаҗәп түгел", диделәр министрлыкта.

Русия саклану министрлыгы әйтүенчә, "Киев режимының Көнбатыш медиасы өчен, Мариупольдә бала тудыру хастаханәсендә һәм башка шәһәрләрдәге кебек Бучадагы фотолар һәм видеоязмалар чираттагы бер күз буяу булуына дәлил."
Шулай ук Саклану министрлыгы сүзләренчә, "Буча шәһәре Русия хәрбиләре контролендә булган вакытта җирле халык шәһәр буйлап иркен йөреп, кәрәзле элемтә кулланган. Буча шәһәреннән чыгу тыелмаган. Барлык җирле халыкның да яшәү җиреннән төньякка, шул исәптән Беларуска, ирекле рәвештә китәргә мөмкинлеге булган".
Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Русия хәрбиләре кылганнарның барлык дәлилләрен Украина тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлектә туплау өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсен Бучага чакырды.

15:56 3.4.2022

БМОның Югославия һәм Руанда трибуналларының элеккеге прокуроры Карла дель Понте Русия президенты Владимир Путинны кулга алу өчен халыкара ордер бирергә чакырды.

“Путин – хәрби җинаятьче”, диде Карла дель Понте Швейцариянең Le Temps газетасына шимбә көнне басылган интервьюсында. Аның сүзләренчә, Украинада ачыктан-ачык хәрби җинаятьләр кылына.

"Слободан Милошевичка (Сербиянең элекке президенты) карата тикшерү башланганда, ул әле Сербия президенты иде. Бервакыт аны хөкем итәчәкләр дип кем уйлар иде? Беркем дә", диде ул.

15:48 3.4.2022

КНИТУ-КХТИ җитәкчелеге студентлар өчен "Мәскәүдән Берлинга кадәр" дип аталган патриотик чарага 700 000 сум тотачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтындагы чыккан дип яза "Гроза" студентлар журналы.

Уку йорты бу акчага корал макетлары һәм хәрби костюмнар сатып алырга җыена.

15:35 3.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Миякә районы Колтай-Каран авылыннан 36 яшьлек Айнур Янышев 2005 елдан бирле контракт нигезендә хезмәт иткән, взвод командиры урынбасары булган. Бу хакта район муниципаль бүлеге Вконтакте битендә хәбә ителә

13:23 3.4.2022


Украинаның Каховка шәһәрендә Русия басып алуына каршы протест белдереп митингка чыгучыларга Русия хәрбиләре ут ачты. Медиалар хәбәр итүенчә, хәрбиләр гранаталар кулланган. Корбаннар турында әлегә билгеле түгел.

12:51 3.4.2022

Башкортстаннан Украинадагы сугышта тагын бер кеше һәлак булды. Чакмагыш районыннан Данил Вәлиевны җирләүдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

дәвам

XS
SM
MD
LG