Кудрин: Русиядә тулай җитештерү күләме быел 10 процентка кимиячәк
Русиянең элекке финанс министры, хәзерге Хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә Русиядә икътисады 10лап процентка төшәчәк дип белдерде.
Дөнья банкы Русия тулай җитештерү күләменең 11,2 процентка төшәчәк дип фаразлаган иде. Башка Көнбатыш аналитиклары Русиядә тулай җитештерү күләме 12 процентка төшәр, инфляция 23 процент булыр дип фаразлый.
Финляндиянең Nokia ширкәте Русия базарыннан китү турында белдерде.
"Украинага һөҗүмнең беренче көннәреннән, Nokia-га Русиядә башка кала алмаячагы билгеле иде. Соңгы атналарда без тәэмин итүләрне, яңа бизнесыбызны туктаттык һәм чикләнгән фәнни-тикшеренү эшчәнлегебезне Русиядән читкә күчерәбез. Хәзер без Русия базарыннан китүебез турында игълан итә алабыз", диелә ширкәт белдерүендә.
Шул ук вакытта Nokia алга таба да Русиядәге телекоммуникация челтәрләренең эшкә сәләтлелеген тәэмин итәргә ниятли һәм санкцияләр шартларында моның өчен кирәкле лицензияләрне алуга гариза бирәчәк.
Телекоммуникация җиһазлары белән глобаль тәэмин итүчеләрнең беренче өчлегенә Nokia һәм Кытайның Huawei-ыннан тыш, швед ширкәте Ericsson да керә, кичә, 11 апрельдә швед ширкәте дә Русиядә эшчәнлеген туктатуын игълан иткән иде.
Сугыш йогынтысы. "Мунчалар бер, йортлар ике миллионга артты"
Русиядә бер ай эчендә төзелеш материалларына, шуңа бәйле рәвештә торакка бәяләр котырып үсте.
Төзелеш чыгымнары күпмегә үскән? Бер йорт салу хәзер ничә сумга чыга? Агач йортлар төзү белән шөгыльләнүче ширкәт башлыгы Алмаз Галәветдинов Азатлык сорауларына җавап бирде.
2 апрель иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- Япония тышкы эшләре министрлыгы Украинадагы сугышка бәйле Русиянең 398 ватандашына һәм 28 оешмасына чикләүләр кертте. Исемлектә, аерым алганда, депутатлар, кайбер министрлар, гаскәр башлыклары, Сбербанк һәм Альфа-банк бар.
- Украина белән чиктәш Белгород өлкәсенең Шебекинский районында тимер юллар җимерелгән дип хәбәр итте төбәк губернаторы Вячелав Гладков. Сәбәпләре турында соңрак әйтербез дигән. Кичә Русиянең көньяк төбәкләрендә террор куркынычының югары дәрәҗәсе кертелде.
- Русия көньягында һава аланнарына очышларны чикләү 2022 елның 19 апреленә кадәр озайтылган.
- Русия сугыш башлаганнан бирле Украинада 186 бала һәлак булган, 344 бала яраланган дип хәбәр итә илнең Баш прокурор офисы.
Көнгә нәтиҗә ясыйбыз, бүгенге төп 5 хәбәр:
Бүген Русия президенты Владимир Путин белән Австрия канцлеры Карл Нехаммер белән очрашып сөйләште. Cәгать ярым сөйләшүгә Русия ачыклык кертмәде.
Нехаммер исә журналистларга яклар арасында ачык һәм кырыс сөйләшү булды дип әйтте. Аның аңлатуынча, канцлер Путинга сугыш тәмамланырга тиеш, чөнки ике як та оттыра дигән фикерне җиткергән. Шулай ук очрашуда Русия гаскәриләренең җинаятьләре турында да сөйләшенгән.
Новосибирскиның хәрби зиратында Украинада һәлак булган 21 яшьлек татар егете Камил Хәбибназаров җирләнде. Ул татар яшьләр оешмасының активисты иде.
Күбрәк хәбәрләр безнең Telegram каналында, язылыгыз:
Канада Русиягә каршы өстәмә санкцияләр кертте
Яңа чикләүләр Русия саклану секторының 33 оешмасына кагыла. Алар арасында Мәскәү физик-техник институт (МФТИ), "Вымпел" кораблар төзү заводы, "Звезда", "Исток" оешмалары һәм башкалар бар.