Сишәмбе көнне һуманитар коридорлар ачылмаячак
Бу хакта Украина вице-премьеры Ирина Верещук белдерде. Коридорлар инде өченче көн рәттә ябык, Украина хакимияте Русия кешеләрне һуманитар коридорлардан имин үткәрергә бирми дип белдерә.
АКШ Русияне "терроризм иганәчесе иле" булып тану мәсьәләсен карый
"Без игътибар белән фактларны өйрәнәбез. Без игътибар белән канунны укыйбыз. Канун нигезендә бу мөмкин булса, һәм бу нәтиҗәле һәм урынлы булса, без аны кулланырбыз", дип белдерде Нед Прайс.
The New York Times: Донбасска хәзерге һөҗүм әле әзерлек кенә була ала
Басма аналитиклары фикеренчә, хәзерге вазгыять тагы да зуррак көрәшкә әзерлек кенә булырга мөмкин. Һөҗүмнәрнең бер өлеше украин хәрбиләренә Харьков һәм башка шәһәрләрдән чыгарга, Донбасстагы украин хәрбиләренә ярдәмгә кушылмас өчен ясала, ди алар.
Русия көчләрне туплауны дәвам итә, дүшәмбе күренгән хәрәкәтләр "көтелгән зур күләмле һөҗүмгә туры килми", дип белдерде басмага югары вазифасы Украина хәрбие.
19 апрель иртәсенә хәбәрләр:
- Украина президенты Зеленский Русия гаскәре Донбасс өчен актив көрәш башлаганын белдерде. Президент офисы сугышның "икенче фазасы" башланды дип хәбәр итте.
- Пентагон да Русиянең һөҗүмне активлашуын белдерә. Пентагона вәкиле Джон Кирби сүзләренчә, Русия хәрбиләре Украина көньягы һәм көнчыгышында ут ачу һәм авиаһөҗүмнәр очракларын күбәйтте.
- Русиянең Белгород өлкәсе башлыгы Украина тарафыннан һөҗүм булуын хәбәр итте, янәсе Головчино авылына һөҗүм ясалды.
- Яңа Зеландия Украинадагы сугыш аркасында Русиянең иң зур банклары һәм финанс оешмаларына карата чикләүләр кабул итә.
- "Медуза" чыганакларына күрә, "Москва" крейсерында кимендә 37 хәрби һәлак булган, 100гә якын кеше яраланган.
Украина президенты Владимир Зеленский үзенең видео мөрәҗәгатендә Донбасс өчен көрәш башланганын раслады.
"Без үзебезне яклаячакбыз. Без көрәшәчәкбез. Без Украинаның бернәрсәсен дә бирмәячәкбез, һәм безгә дә башкаларның бернәрсәсе дә кирәкми..." диде ул.
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. 20 яшьлек Гаян Муллаҗанов контрактны имзалаганга әле бер ел да узмаган. Бу хакта Муллаҗанов укыган Бөгелмә машина төзелеше техникумының Вконтакте битендә язалар.
Гаян Муллаҗанов 19 апрельдә туган ягы Азнакай районы Зур Сукаеш авылында җирләнәчәк.
Азатлык Украинада һәлак булучы Татарстан-Башкортстан хәрбиләренең исемлеген барлый.
18 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрергә кушты, дип яза Mkset басмасы.
13 апрельдә Русия хөкүмәте илдәге барлык мәктәпләрне дәүләт символикасы, төгәл әйткәндә байраклар белән тәэмин итәргә ниятләве турында белдергән иде. Бу хактагы карарны Русия хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Русия мәгариф министры Сергей Кравцов моның белән бәйле, "тәрбиянең мөһим элементы" буларак, атнага бер мәртәбә Русия гимны астында дәүләт байрагын күтәрергә тәкъдим итте.
Президент киңәшчесе Владимир Мединский һәр уку көнен "байракка табынудан" башларга тәкъдим итте.
Русия мәгариф министрлыгының бу тәкъдимен илнең кайбер төбәкләрендә тормышка ашыра башладылар инде.
"Бу - безнең беренчел бурыч, сезгә бер атна вакыт бирелә. Байракны һәр атна уза торган линейкалар яки башка чараларда күтәрергә була. Безгә укучыларыбызны, балаларыбызны дәүләт символларын хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк, бу нормаль, ныклы илдә булырга тиешле әйбер", дип белдергән Хәбиров.
Басма хәбәрендә әйтелгәнчә, май бәйрәмнәреннән соң Башкортстан мәктәпләре дәүләт символикасы белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Мәгариф министрлыгының тәкъдиме дә май бәйрәмнәреннән соң ук тормышка ашырыла башлаячак диелә.
Яшел Үзән шәһәрендә "Украина" сәүдә үзәгеннән Украина сүзе алынган, дип яза Республика телеграм каналы.