Мәскәүдә Большой театр Кирилл Серебренниковның "Нуриев" балетын һәм Тимофей Кулябинның "Дон Паскуале" операсын репертуарыннан алып ташлаган. Ике режиссер да сугышка каршы чыгыш ясаган иде.
Тимофей Кулябинның "Дон Паскуале" операсы май бәйрәмнәренә планлаштырылган иде. Театр телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, "Дон Паскуале" урынына "Севильский цирюльник" операсы күрсәтеләчәк, "Нуриев" урынына – "Спартак" балеты. Театр спектакльләрне алыштыру сәбәпләрен җиткерми. Алдан алынган билетлар үз көчендә кала бирә.
29 мартта Кирилл Серебренниковның Русиядән китүе билгеле булды. Аның китәренә бер көн кала Мәскәүнең Хамовники раойны мәхкәмәсе "Җиденче студия" эше буенча режиссерга карата чыгарылган гаепләүне гамәлдән чыгарды.
Тимофей Кулябин берничә тапкыр инстаграмдагы аккаунтында сугышка каршы постлар чыгарды. Март ахырында Кулябин Русиядән китте.
Мариуполь хакимиятләре: Русия гаскәрләре һәлак булучыларның җәсәдләрен "һуманитар ярдәм" машиналарында чыгара
Русия гаскәре Русиянең "һуманитар ярдәм" йөк машиналарын кулланып Мариупольдә һәлак булучыларның җәсәдләрен алып чыга. Бу хакта Мариуполь мэры киңәшчесе Пётр Андрющенко хәбәр итте.
"Мариупольгә "һуманитар сәдакалар" алып килгән йөк машиналарына кире киткәндә һәлак булучыларның мәетләре төялә. Бер бинада күпләп җыелып торган булсалар, йөк машиналарын йорт янына ук китереп куялар. Күп булмаса, куркыныч йөкне "Метро" янындагы азык-төлек складларында төйиләр, монда һәлак булучыларның җәсәдләрен төрү дә башкарыла", дип ышандыра ул.
Андрющенконың беренчел мәгълүматына күрә, бу мәетләрне Харцызск шәһәрендәге мобиль крематорий урнашкан урынга алып китәләр, әмма бу факт әлегә ачыклана дип искәртте ул.
Әлеге белешмәләрне башка чыганаклар аша тикшерү мөмкин түгел.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Мишкә районы Тынбай авылыннан Денис Яметовка 24 яшь булган. Бу хакта район башлыгы Павел Трапезников вконтакте битендә язды.
"Азовсталь"дән эвакуацияләнүчеләрнең күбесе "ДНР"да калырга теләмәгән
2 май, дүшәмбе иртәсендә Мариупольдән тыныч халыкны эвакуацияләү бара, дип хәбәр итте шәһәр мэры киңәшчесе Пётр Андрющенко.
Социаль челтәрләрдә эвакуация автобуслары төшерелгән видеолар чыкты. Колонна Мариупольдән Бердянскига таба, аннан соң Украина хакимиятләре контролендәге Запорожьега бара.
Сүз урыс гаскәрләре контролендәге районнарда булган һәм Запорожьега китәргә теләгән кешеләрне эвакуацияләү турында бара. Шәһәрдән ничә кеше чыгып китүе әлегә билгеле түгел. Тулырак монда.
Сугыш уразасы: Украина татарлары Рамазанны ничек уздырды
Татар һәм башкортлар ифтарларны мул өстәлләр белән уздырганда, Русия сугыш башлаган Украинада, комендант сәгате булу сәбәпле, мөселманнарның күбесе быел мәчетләргә тәрәвихларга җыела алмады. Азатлык Украинада ураза тоткан кайбер татарлар белән сөйләште.
Шул турыда язманы монда укый аласыз.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан Андрей Ромащенков һәлак булган
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Ново Иглино Вконтакте битендә язуларынча, 21 яшьлек Андрей Ромащенковны 3 майда Иглин районы Олы Карамалы авылында җирләячәкләр.
Ромащенков мәктәптән соң Уфа төзелеш көллиятендә белем ала, шуннан соң армиягә китә һәм контракт нигезендә хезмәт итәргә кала.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара .
"Мьянмага гаделлек" төркеме Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде
"Мьянмага гаделлек" ("Justice For Myanmar") иҗтимагый төркеме "Мьянма хәрби хунтасы белән хезмәттәшлек" иткән өчен Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде. Бу хакта оешма тараткан пресс-релизда язылган.
"Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе Мьянмада хәрби хунта белән очрашкан. Анда Сергей Когогин да катнашкан. Камаз Мьянмада йөк машиналарын җитештерү корылмасын ачарга планлаштыра, дип белдерә "Мьянмага гаделлек" төркеме.
Иҗтимагый төркем КамАЗ һәм Татарстанның башка ширкәтләренең Азиядә эшчәнлек җәелдерергә тырышуын белдерә. Моның сәбәбе —Русиянең Украинага каршы сугышы аркасында илгә каршы кертелгән санцияләр, диелә белдерүдә. Тулырак монда укый аласыз.
Украина портларында якынча дүрт ярым миллион тонна ашлык блокланган, диде БМО Бөтендөнья азык-төлек програмы вәкиле Мартин Фрик. Русия сугышы вазгыятендә диңгез юллары ябык булу сәбәпле азык-төлекне җибәреп булмый.
Сугышка кадәр Украина дөньяда иң күп бодай җибәрүче һәм кукуруз җитештерүче иде. БМО билгеләп үткәнчә, күп илләрнең украин бодаена ихтыяҗы зур.
"Ачлык корал булырга тиеш түгел", диде Фрик. Ул глобаль азык-төлек кризисын йомшарту өчен, башка илләргә Украинадан азык-төлек җибәрүне яңадан торгызырга өндәде