Украинадагы сугышта Идел буе төбәкләреннәр барлыгы 507 кеше һәлак булган
Әлеге саннарны "Idel.Реалии" китерә. Үлемнәрне Русия хакимиятләре яки туганнары таныды.
Иң күп үлемнәр Оренбур өлкәсендә - 68 кеше.
Икенчедә Башкортстан - 57 кеше.
Өченчедә Татарстан - 46 кеше.
Би-би-синың урыс хезмәте Украинада һәлак булган 2120 русияле хәрбинең исемен раслаган.
Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.
Украина саклану министрлыгы рәсми сайтында Русия югалтулары 25 меңнән артык дип белдерә.
Бу саннарның берсе дә бәйсез чыганаклардан расланмаган.
Азатлык Башкортстан һәм Татарстаннан сугышка китеп үлүчеләр исемлеген барлый, алар турында мәгълүмат туплый.
Русия сугыш башлаганнан бирле Украинада 223 бала һәлак булган
Русия сугыш башлаганнан бирле Украинада 223 бала һәлак булган, 410 бала яраланган. Бу хакта Украина баш прокуроры офисы хәбәр итте.
Бу ахыргы саннар түгел, чөнки актив хәрби бәрелешләр барган урыннарда, оккупацияләнгән һәм азат ителгән җирләрдә саннарны ачыклау эшләре бара.
Балаларның иң күбе Донецки, Киев, Харков, Чернигов, Херсон, Николаев, Луһански, Запорожье, Сум өлкәләрендә һәлак булган.
7 май иртәсенә кыскача хәбәрләр
- АКШ президенты Джо Байден Украинага $150 млн күләмендә хәрби ярдәм бүлүне раслаган.
- Харков өлкәсендә ракет Григорий Сковорода милли музеен җимерән. Музей урнашкан бина XVIII гасырда төзелгән булган.
- Италия финанс министрлыгы "Шәһеризадә" яхтасын тоткарлау турында белдерде. Навальный такымы ул Владимир Путинга бәйле дип белдергән иде. Яхта Кайман утраулары флагы астында йөзә. Бәясе $ 700 млн дип бәяләнә.
Украинага сугыш башлагач Русиядә өч меңнән артык сайт томаланган
Мондый сайтлар арасында яңалыклар сайтлары, социаль челтәрләр, иҗтимагый оешмалар, сәүдә һәм IT-ширкәтләр бар. Күпчелек сайтлар Русия баш прокуратурасы таләбе белән томаланган.
Русиядә Азатлык Радиосы проектлары да томаланды. Ләкин без үз эшебезне дәвам итәбез. VPN ярдәмендә Азатлыкның төп сайты эшли, көн саен диярлек көзге сайтлар яңартылып тора. Моннан тыш, Телеграм, Инстаграм актив алып барыла. Азатлык үз миссиясенә тугры калып, хакимият томалаган хәбәрләрне укучыларына җиткерергә тырыша.
"ДНР"да Урыс урманы өчен Башкортстан орлыклары китерелгән.
Русиянең "Төнге бүреләр" мотоклубы президенты Александр Залдастанов (Хирург) фетнәчел Донецкий "халык республикасы"ның урман хуҗалыгы комитеты рәисенә Башкортстанда җыелган имән һәм нарат орлыклары тапшырган.
"ДНР онлайн" хәбәр итүенчә, әлеге орлыклар урман хуҗалыгы питомникларына утыртылачак һәм соңрак "Урыс дөньясының бер өлеше булган Урыс урманы өчен бөтен "ДНР"га таратылачак".
Русиянең Украинага бәреп керүен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров беренче көннәрдә үк яклап чыкты. Аның фетнәчел "ДНР" башлыгы Денис Пушилин белән дуслыгы бар.
Шул ук вакытта Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булучыларның саны 60ка җитеп килә. Бу Идел буе төбәгендә икенче урын.
Медиа: "Москва" крейсерында Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдат яраланган
"Можем объяснить" проекты баткан "Москва" крейсерында хезмәт иткән беренче матросның исемен белүен, аның "срочник" булуын һәм хәзер яраланып һоспитальдә ятуын язды. Солдатның исеме Булат Шакирҗанов, проектка аның турында матросның әнисе – Гөлназ Уразаева хәбәр иткән.
Әнисе әйтүенчә, Булат Шакирҗанов флотка Чаллыдан ноябрьдә чакыртып алынган. Хәзерге вакытта ул алган җәрәхәтләреннән Петербурдагы һоспитальдә дәвалана. Тикшерүчеләр аннан мәгълүматны таратмау турында имза алган диелә.
Егетнең әнисе бу мәгълүматны Азатлыкка да раслады, хәзерге вакытта ул улы янына һоспитальгә баруын әйтте.
БМО: Сугыш башыннан бирле Украинада кимендә 3280 сивил кеше һәлак булган
6 майда БМО белгечләре Мәскәүнең Украинага сугыш башлавыннан бирле сивил корбаннар турында хисап чыгарды: кимендә 3280 сивил кеше үтерелгән, 3451 кеше яраланган. Корбаннарның 231енә 18 яшь тулмаган булган. 73 баланың җәсәдләре аларның кайсы җенестән булуын да танымаслык хәлдә булган.
БМО шулай ук “ДНР” һәм “ЛНР” дип аталучы фетнәчел төбәкләрдәге корбаннар саны турында да аерым хисап чыгарды: анда 105 кеше үтерелгән, 417 кеше яраланган.
“Сивил кешеләр үлемнәренең теркәлгән очакларының күпчелеге зур мәйданга тәэсир итүче шартлаткычлар, шул исәптән авыр артиллерия, дәррәү ут ачу реактив системнары, ракета һөҗүмнәре һәм һавадан һөҗүмнәр белән бәйле диелә.
БМО чынлыкта корбаннар саны күпкә зуррак булу да мөмкин дип белдерә.
Медиа: "Москва" крейсерына АКШ күзләве биргән мәгълүматлар ярдәмендә һөҗүм иткәннәр
Русиянең Кара диңгез флоты флагманы булган "Москва" крейсерына АКШ күзләве Украинага тапшырган мәгълүматлар ярдәмендә һөҗүм иткәннәр диелә. Бу хакта АКШның берничә аноним түрәсенә сылтама белән Американың CNN һәм NBC телеканналары, шулай ук Washington Post һәм New York Times басмалары хәбәр итте. Шул ук вакытта чыганаклар, Киевның бу күзләү мәгълүматларын ничек кулланачагын АКШ төгәл белмәгән, дип искәртә. Пентагонда исә крейсер координаталарын тапшыру турындагы хәбәрләрне кире кагалар.