Европа берлеге Русиягә карата нефть эмбаргосы әзерли
Ирландия тышкы эшләр министры Саймон Ковни, Мәскәүнең Украинага һөҗүменә җавап итеп, Европа комиссиясе Русиягә карата кертелергә мөмкин яңа чикләүләрнең бер өлеше буларак, нефть эмбаргосын да җентекләп өйрәнә диде. Аның сүзләренчә, әлегә тәгаен карар юк.
Зеленский: Мариупольдә дистәләрчә мең кеше һәлак булган
Украина президенты Владимир Зеленский Русия яулап алырга омтылган Мариуполь шәһәрендә сугыш дәвамында дистәләрчә мең кеше һәлак булуын белдерде. Русия яңа һөҗүм өчен тагын дистәләрчә мең хәрбине китертә, диде ул.
Русия гаскәре Мариупольне март башында камап алган. Март уртасында шәһәр хакимияте аның 80-90 процентка җимерелгәнен һәм һәлак булучылар санын меңнәрчә кеше дип әйткән иде.
Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләрнең алтынчы пакетын әзерли башлый
Яңа чикләүләр Русиянең Украинага һөҗүме сәбәпле кертелә. Яңа санкцияләр турында фикер алыша башлау турында Дания һәм Литва чит эшләр министрлыклары белдерде.
Литва чит эшләр министры Габриэлюс Ландсбергис бу санкцияләр "нефть опциясе" белән әзерләнә, "бу юлы килеп чыгачак дип өметләнәм" диде. Сугыш башланганнан бирле кайбер Европа илләре Русиядән нефть һәм газ сатып алуны туктатырга өнди.
VPN-хезмәтләр кулланучылар саны 53 тапкырга арткан
Русиядә ел башыннан бирле VPN-хезмәтләр кулланучылар саны 53,5 тапкыр арткан. Моның хакта Yota мобил операторы хәбәр итте.
Оператор мәгълүматына күрә VPN-хезмәтләр популярлыгы 21 февраль башланган атнада үсә башлаган (Русия Украинага һөҗүмне 24 февраль көнне башлады).
❗️ Хорватия Русиянең 18 дипломатын һәм 6 административ-техник хезмәткәрен илдән чыгара.
Европа берлеге Русиянең 20 һава ширкәтен имин түгел дип кара исемлеккә кертте
Әлеге исемлеккә Русиянең барлык эре ширкәтләре кергән, алар арасында Татарстаннан "ЮВТ Аэро" ширкәте дә бар. Исемлеккә "Аэрофлот", S7, "Победа", UTair, Nordwind Airlines, "Уральские авиалинии" һәм башка һава ширкәтләре кергән. Әлеге карар чираттагы санкция түгел, бары тик иминлек һәм техник регламентларга бәйле исемлек, дип хәбәр ителә.
Ширкәтләрне кара исемлеккә кертү Росавиациянең чит ил очкычларын сертификатсыз кулланырга рөхсәт итүенә бәйле, дип аңлатыла. "Бу халыкара иминлек стандартларын аңлы рәвештә бозу булып тора", дип саныйлар Европа берлегендә.
Бу ширкәт очкычларына Европа һавасында очу тыела.
Украинага француз жандармнары килгән
Алар сугыш вакытындагы хәрби җинаятьләрне тикшерәчәк, дип хәбәр итте Украинадагы Франция илчесе.
Die Welt алман газеты Беренче каналның элекке хезмәткәре Марина Овсянникованы эшкә алган
Овсянникова газетның һәм Die Welt хәбәрләр телеканалының хәбәрчесе булачак, дип хәбәр ителә. "Ул дәүләт репрессияләре куркынычына карамастан, журналистик этикасының иң мөһим принципларын яклады", диелә Welt Group баш мөхәррире хәбәрендә.
Марина Овсянникова "Беренче канал"ның хәбәрләр тапшыруы вакытында эфирга сугышка каршы плакат тотып танылды. Бу чарасы өчен ул 30 мең сум штрафка тартылды, 14 апрель көнне аны "Русия гаскәрен дискредитация өчен" административ маддә нигезендә мәхкәмә көтә.