Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

15:59 11.4.2022

Казанда Украина сугышында һәлак булган Дамир Исламовка шундый рәсем барлыкка килде.

Сугыш һәм аның йогынтысына бәйле фото-видеоларны безнең телеграмга (@azatliqradio адресына) җибәрә аласыз.

16:04 11.4.2022

Украинада тыныч кешеләрне үтерү – Русиянең максатчан стратегиясеме? Сугыш Башкортстанга ничек тәэсир итәр? Хәзерге шартларда татар-башкорт мәсьәләсе ничек үзгәрә ала? Бүген Азатлыкта сәясәт белгече Руслан Айсин белән әңгәмә чыкты.

Кайбер кызыклы тезислар:

  • "Соңрак милли темага тагын һөҗүм булырга мөмкин. Русиягә эчке дошман кирәк булачак".
  • "Украинада гади кешеләргә, шәһәрләргә күбрәк зыян салырга телиләр дигән хис кала".
  • "Соңгы елларда татар-башкорт мөнәсәбәте бозылды. Җәмәгатьчелек ничек тә булса ике халыкны дуслаштыру хәрәкәтен башлап җибәрергә тиеш".
  • "Хәбиров сәяси яссылыкта үзенә зур һәм мөһим вазифа эзли. Аңа гади төбәк җитәкчесе булу гына җитми".

Әңгәмәне тулысынча безнең сайтта укый аласыз. Сылтама эшләмәсә, көзге сайтны ачыгыз.

16:18 11.4.2022

❗️ Ново-Огаревода Русия президенты Владимир Путин һәм Австрия канцлеры Карл Нехаммер сөйләшүләре башланды.

16:43 11.4.2022

Роскомнадзор Google-дан русияләргә карата янауларны бетерергә таләп итте

Русия оешмасы белдергәнчә, алар Google.Translate эшендә экстремистик гамәлләргә тап булган. Янәсе, әлеге хезмәттә "dear Russians" (кадерле русияләр) гыйбарәсен язганда, сайт аны "dead Russians" (үле русияләр) язуына алыштырырга тәкъдим иткән. Башка ил ватандашлары атамасында мондый күренеш күзәтелмәде, дип хәбәр итә Роскомнадзор.

Азатлык та әлеге гыйбарәне Google.Translate-ка кертеп карады, ләкин Роскомнадзор белдергән сүзтезмә чыкмады, сайт проблемсыз "dear Russians"-ны "кадерле русияләр" дип тәрҗемә итте.

16:50 11.4.2022

Русия думасында дәүләт хезмәткәрләренә илдән чыгуны вакытлыча тыярга тәкъдим итәләр

Әгәр сәфәр дәүләт мәсьәләләренә кагылышлы булмаса, дәүләт хезмәткәрләре хәзерге шартларда Русиядән чыгарга тиеш түгел, дип саный Русия думасы депутаты Солтан Хамзаев. Дәүләт хезмәткәре бүген үз халкы белән булырга, эчке мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиеш, диде ул.

Тулырак биредә укып була.

16:58 11.4.2022

Канада Русиягә каршы өстәмә санкцияләр кертте

Яңа чикләүләр Русия саклану секторының 33 оешмасына кагыла. Алар арасында Мәскәү физик-техник институт (МФТИ), "Вымпел" кораблар төзү заводы, "Звезда", "Исток" оешмалары һәм башкалар бар.

17:04 11.4.2022

Новосибирскиның хәрби зиратында Украинада һәлак булган 21 яшьлек татар егете Камил Хәбибназаров җирләнде. Ул татар яшьләр оешмасының активисты иде.

Күбрәк хәбәрләр безнең Telegram каналында, язылыгыз:

19:11 11.4.2022

Бүген Русия президенты Владимир Путин белән Австрия канцлеры Карл Нехаммер белән очрашып сөйләште. Cәгать ярым сөйләшүгә Русия ачыклык кертмәде.

Нехаммер исә журналистларга яклар арасында ачык һәм кырыс сөйләшү булды дип әйтте. Аның аңлатуынча, канцлер Путинга сугыш тәмамланырга тиеш, чөнки ике як та оттыра дигән фикерне җиткергән. Шулай ук очрашуда Русия гаскәриләренең җинаятьләре турында да сөйләшенгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG