ЮНИСЕФ: "Украинадагы балаларга ризык җитмәскә мөмкин"
ЮНИСЕФ оешмасының гадәттән тыш хәлләр програмы мөдире Мануэль Фонтейн Украина балаларының өчтән ике өлеше торган урыннарыннан күчерелде дип хәбәр итте. Сугыш балалар өчен коточкыч вакыйга булды, алар үз өйләрен, мәктәпләрен, туганнарын калдырырга мәҗбүр булды, диде ул.
Фонтейн сүзләренчә, БМО 142 бала үлемен раслый, тагын 229 бала яраланганы билгеле. Ләкин чын саннар күпкә күбрәк, дип саный ул.
3,2 миллион бала һаман үз өйләрендә калган, аларның яртысына ризык җитмәскә мөмкин, дип саный ЮНИСЕФ оешмасы.
Белгород мэриясе халыкка дружиналарга керергә тәкъдим итә
Дружина вәкиле вазифасына урамнарны кичке һәм төнге вакытта күзәтү, шулай ук полициягә тәртип тәэмин итүдә ярдәм итү керә, ди шәһәр хакимияте.
Белгород өлкәсе Украина белән чиктәш. Кичә өлкәнең кайбер районнарында "сары" (югары) куркыныч дәрәҗәсе кертелде.
Уфа журналистын сугышка каршы плакаты өчен "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү"дә гаеплиләр
Дүшәмбе кичендә Дарья Кучеренко активист буларак Үзәк базар янында сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан булган. Ул кулына "Сугыш – украиннарны көчләү һәм үтерү ул. Сугыш – Русиядә фәкыйрьлек һәм репрессияләр ул" дигән плакат тотып торган.
Журналист "кораллы көчләрне дискредитацияләү" маддәсе белән килешмәвен, бу маддәнең ил Конституциясен бозуын белдергән.
Тулырак монда укып була.
Лукашенко Бучада тыныч халыкны үтерүне "Британиянең психологик операциясе" дип атады
Беларус күзләү хезмәтләре бу операциядә катнашучыларның "адреслары, серсүзләре, машина номерлары"н ачыклау белән ярдәм итә ала, дип өстәде ул.
Татарстан икътисад министрлыгы: "сатып алуларның 21%ы "дустанә булмаган" илләргә туры килә"
Әлеге илләрдә 12 меңгә якын позиция сатып алынган. Бу хакта Дәүләт шурасы комитеты утырышында Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова белдерде.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта чит илләрдән алынган продукцияне эчке продуктка алыштыру эше актив бара. Моның өчен Республика маркетинг үзәге оештырылган, анда тауарлар каталогы булдырылган, ди Кондратова.
Татарстанда моңарчы планлаштырылган барлык зур чаралар үтәчәк
Бу хакта Татарстан туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов белдерде. Хәзерге вакыйглар (Украинадагы сугыш, икътисадның төшүе) аларга тәэсир итмәячәк, ди ул.
— Планлаштырылган барлык зур чаралар үтәчәк. Алабуга, Болгар, Зөя, Казанда планлаштырылган фестивальләр, иң зур Сабантуе, Идел буе Болгары тарафыннан исламны кабул итүнең 1100 еллыгы, барлык туристик чаралар графикта, алар барысы да узачак, — диде Иванов.
Владимир Путинның Лукашенко белән очрашудан соң кайбер белдерүләре:
- Украинада "хәрби операция" тулы тәмамлануга һәм баштан ук куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәк.
- Русия, Украина һәм Беларус — бердәм халык. Украинадагы хәлләр — фаҗига, ләкин Русиянең "башка юлы булмады".
- Киев Истанбулдагы килешүләрдән ераклаша һәм "чыга алмаслык вазгыятькә кайтты".
- Көнбатыш Русиягә каршы оештырган "санкцион блицкриг" килеп чыкмаган. Икътисад һәм финанс систем ныклап тора. Ләкин озын перспективада куркынычлар арта.
- Хәзерге вазгыятьтә Русия белән Беларус интеграциясен ныгытырга кирәк.
Соңгы атнада ачык чыганакларда документлаштырылган мәгълүматларга караганда, Украина икътисадына сивил һәм хәрби инфраструктураны җимерелүләр нәтиҗәсендә килгән зыян 12,2 млрд долларга арткан. Бу сан “Русия туләячәк” проекты кысаларында Киев икътисад мәктәбе (KSE) аналитик бүлеге һәм партнер оешмалар волонтерлары уздырган анализ нәтиҗәләренә нигезләнә.
Украина икътисад министрлыгы һәм KSE исәпләүләренә караганда, сугыш нәтиҗәсендә турыдан-туры һәм сугыш тәэсире буларак килгән башка зыян (тулай җитештерү күләме кимү, инвестицияләр тукталу, эшче көчләрнең китүе, саклану һәм социаль ярдәм чыгымнарының артуы) илнең икътисадына 564-600 млрд доллар зыян китергән.