Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:39 15.4.2022

Киев өлкәсендә Русия армиясе коралыннан үлгән 900 кешенең җәсәде табылган. Аларның 350се - Бучада. Бу хакта Киев өлкәсе полициясе җитәкчесе Андрей Небитов хәбәр итте.

"Гәүдәләр күпләп күмелгән каберлекләр күп. Кешеләр башлыча ату коралыннан үлгән. Бучада ике зур туганнар каберлеге табылды, берседә 40 мәет, икенчесендә - 57. Беренче каберлектәге 40 кеше снайпер яки ату коралыннан үтерелгән", диде Небитов.

Әлеге саннарны бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.

19:31 15.4.2022

Башкортстаннан тагын бер егет Украинадагы сугышта һәлак булган.

Борис Николаев - Савлат шәһәреннән. Сугышка киткәнче "Газпром Нефтехим Салават" ширкәтендә эшләгән булган дип яза Newsbash. Хатыны кечкенә балалары калган.

Башкортстаннан Украинада кимендә 43 егет һәлак булган. Азатлык аларның исемлеген алып бара.

20:18 15.4.2022

Русия кораллы көчләре турында фейк тарату турында Башкортстанда беренче җинаять эше ачылган.

Тикшерү комитеты мәгълүматынча, Стәрлетамакта 61 яшьлек хатын-кыз 2-14 март арасында социаль челтәрләрдә Украинада "махсус операция барышында Русия кораллы көчләрен куллану" һәм федераль хөкүмәт эшчәнлеге турында ялган мәгълүмат тараткан. Хәзер аңа Җинаять кодексының 207.3 маддәсе нигезендә эш ачылган. Әлеге маддә нигезендә 700 мең сум штрафтан 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

"Коммерсантъ-Уфа" язуынча, ул Раиса Болдова булырга мөмкин.

08:37 16.4.2022

Зеленский сугышта 2,5-3 мең украина хәрбие һәлак булуын белдерде

CNN-га биргән әңгәмәсендә Украина президенты Владимир Зеленский армия югалтуларын атады. Аның сүзләренчә, сугышта 2500-3000 украин хәрбие һәлак булган. 10 меңгә якын гаскәри яраланган. Гади халык арасында һәлак булучыларны санап булмый, диде Зеленский.

Украина президенты Русия ягыннан 19-20 мең хәрби һәлак булган дип белдерде.

Русия армиясе соңгы тапкыр рәсми рәвештә югалтулары турында 25 март хәбәр иткән иде, 1352 хәрби һәлак булган диелгән иде. Украина ягыннан 14 мең хәрби һәлак булган, дип белдерде Русия саклану министрлыгы.

АКШның соңгы фаразына күрә, Русия армиясендә 10 мең хәрби һәлак булган. НАТО 7-15 мең хәрби үлемен фаразлый.

08:51 16.4.2022

16 апрельнең иртәнге хәбәрләре:

  • Владимир Зеленский сугышта Украинаның 2,5-3 мең хәрбие һәлак булган, 10 мең кеше яраланган дип белдерде.
  • Русия хөкүмәте Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштыру өчен төбәкләргә 439 миллион сум бүлеп бирәчәк. Иң күп акчаны Ростов, Воронеж һәм Курски өлкәләре алачак.
  • Харьков өлкәсе хакимияте шәһәргә атыш нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, 35 кеше зыян күргән дип хәбәр итте. Һәлак булучылар арасында җиде айлык бала бар диелә.
  • БМО: Украинада сугыш башыннан бирле 1982 кеше һәлак булган.
  • Киев өлкәсеннән Русия гаскәре киткәннән соң анда 900 гади халык мәетен тапканнар, дип белдерде төбәк полициясе башлыгы.
  • Акъярда (Севастополь) "Москва" крейсеры белән хушлашу чарасы узды.
10:35 16.4.2022

Түбән Тагил рәссамына сугышка каршы чуаш һәм татар телләрендәге акция өчен беркетмә төзелгән.

Түбән Тагилда рәссам Алиса Горшенинага карата Русия армиясен "диксредитацияләгән" өчен беркетмә төзегәннәр.

Беркетмә өчен сәбәп – "Кара киемле хатын-кызлар" акциясе, әлеге акцияне "Феминистларның сугышка каршылыгы" хәрәкәте башлап җибәргән. Кара кием кигән, кулына ак гөлчәчәк тоткан килеш, рәссам шәһәрдәге балаларга белем бирү оешмаларының берсе янына чыгып баскан. Чәчәккә "Эпир вӑрҫа хирӗҫ!" һәм "Кирәкми безгә сугыш!" дип язылган тасмалар беркетелгән, бу чуваш һәм татар теленнән тәрҗемә иткәндә «Мы против войны!» дигәнне аңлата. Рәссам сүзләренчә, полиция гөлчәчәкне "агитация материалы" дип тапкан. Горшенина аныклавынча, аны тоткарламаганнар, тик куәт оешмасы хезмәткәрләре ул булмаганда аның өенә килгән. Шуннан соң ул үзе, яклаучы табып, аның белән бергә полиция бүлегенә килгән, анда рәссамга карата беркетмә төзегәннәр. Русия төп канунының 51 маддәсенә таянып, ул үзенә каршы күрсәтмә бирүдән баш тарткан.

Горшенинага 50 мең сумга кадәр штраф яный, мәхкәмә утырышының датасы әлегә билгесез.

11:58 16.4.2022

YouTube "Башкортостан" дәүләт телерадиоширкәте каналын томалаган.

Украинада сугыш башланганнан соң YouTube-та Русия хакимияте финанслаган күп кенә матбугат чараларының каналлары томаланды. Алар башлыча федераль медиа иде. Соңгы вакытта YouTube ВГТРКның төбәк телеканалларын да томалый башлады. Томалауга "Ставпрополье", "Русия-Кубань" телерадиоширкәтләре эләкте.

Татарстанныкы әлегә эшли.

14:44 16.4.2022

Русия әсирлегендә 700ләп украина хәрбие һәм 1000нән артык тыныч халык тотыла, диде Украина вице-премьеры Ирина Верещук.

дәвам

XS
SM
MD
LG