Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

17:33 16.4.2022

Шәймиев Путинның сугыш вакытындагы сәясәтен яклап чыкты

"Русия – җир һәм мөмкинлекләре ягыннан иң зур ил. Ул һәрвакыт җәлеп итәрлек. Шуңа да без горурлык белән аның көчле, үз җирен, халкын, гореф-гадәтләрен, кыйммәтләрен яклый алырлык булырга тиеш дип әйтәбез. Русиянең көчсез булырга хакы юк. Көчле Русия – безнең уртак максатыбыз, иптәшләр", диде ул.

Шәймиев шулай Көнбатыш Русия мәдәниятен кире кагарга омтыла диде һәм моны тәнкыйтьләп чыкты.

Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

19:57 16.4.2022

Львовтагы мәхкәмә дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән Виктор Медведчукны тикшерү изоляторына җибәргән.

Путинның дусты дип саналган Медведчук Киевта йорт сагында утыра иде. Февраль ахырында качып китте, 12 апрельдә тоткарланды.

20:17 16.4.2022

Бүген Татарстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган тагын бер егет җирләнде.

Руслан Садыйков - Аксубай районында туган, 20 яшь. 2021 елда урман техникумы көллиятен тәмамлаган, дипломны Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырган булган. Ул озату мәрәсимендә катнашкан. "Киләчәк планнары турында сорагач, башта хезмәт итеп кайтам дигән иде", дип искә алган Кузюров.

Руслан 12 апрельдә Мариупольдә һәлак булган.

10:02 17.4.2022

17 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Сугыш башыннан бирле Украинада кимендә 202 бала һәлак булган, 361 бала яраланган — Украина прокуратурасы.
  • Азатлык радиосының урыс хезмәте "Москва" крейсерында кимендә бер хәрби үлүен раслады (мичман Иван Вахрушин). Русия диңгез армиясе җитәкчелеге крейсер экипажы белән очрашты, анда 100ләп диңгезче булды (крейсерда 500ләп кеше хезмәт иткән дип белдерелә).
  • Украина президенты Владимир Зеленский Мариупольдәге украин хәрбиләрен үтерү Русия белән сөйләшүләргә нокта куячак дип белдерде. Андагы хәрбиләргә ярдәм итү өчен "төрле дәрәҗәдәге" сөйләшүләр алып барыла, ди ул.
  • Русия саклану министрлыгы сугышта 23 меңнән артык Украина хәрбие һәлак булуын белдерде. Зеленский 2,5-3 мең һәлак булган гаскәри турында сөйләгән иде.
  • Львов мәхкәмәсе Виктор Медведчукны сак астына алу карарын чыгарды. Берничә көн элек ул Украина күзләү хезмәте тарафыннан кулга алынган иде.
10:29 17.4.2022

Европа берлеге Украинадагы сугыш аркасында Русиягә каршы алтынчы санкцияләр җыелмасын эшли. Бу хакта Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен Bild am Sonntagка биргән интервьюсында әйтте.

Аның сүзләренчә, бу чаралар банк секторы чикләүләре белән бәйле булачак. "Бигрәк тә тармакның 37% тәшкил иткән Сбербанкны өйрәнәбез", диде ул.

11:40 17.4.2022

Бровары мэры Игорь Сапожко әйтүенчә, 17 апрель иртәсендә Русия армиясе Броварыга ракета һөҗүме ясады. Аның сүзләренчә, кайбер корылмалар җимерелгән, үлгәннәр һәм җәрәхәт алучылар турында мәгълүмат юк.

Луһански өлкәсенең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Гайдай шулай ук Северодонецкида атышлар турында әйтте. Нәтиҗәдә төнлә дүрт күпкатлы йорт яна башлаган. Новодружескида бер йорт җимерелгән.

Луһански өлкәсендә сугыш башланганнан бирле 155 кеше һәлак булган.

11:42 17.4.2022

Рэпер Моргенштерн үзенә карата административ эш ачкан Чаллы полициясе хезмәткәреннән рухи компенсация таләп итә. Суммасы – 666 сум. Бу хакта рэперның адвокаты Сергей Жорин белдерде. Яклаучы үз ягының дәгъваларын китерде:

– Имеш, Моргенштерн текстларында наркотиклар пропагандалый дигән гариза язылган. Административ эш ачкан майор Богданов инде бөтен илгә танылды. Лингвистик экспертизалар бернинди дә наркотик пропагандасы булмавын исбатлады. Ләкин, бу административ тикшерүне канун кушканча туктатырга теләмичә, майор Алишерның татуировкаларына ботаник экспертиза билгеләде, – дип сөйләгән адвокат 5-tv.ru интервьюсында. Һәм бөтен ил һәм әйдәп баручы медиалар мыскыллаган әлеге экспертиза, янәсе, татуировкаларның берсе ниндидер үсемлеккә охшаш дип тапкан. Майор аның нәтиҗәләрен материал нигезенә салган да мәхкәмәгә җибәргән. Без бу гамәлләрне канунга каршы килә дип саныйбыз. Якын арада прокуратурага да, мәхкәмәгә дә шикаять биреләчәк. Алишер рухи зыянны кайтаруны таләп итәргә ниятли, ул аны 666 сумга бәяли.

14:40 17.4.2022

Уфада Айнур Шәяхмәтов тоткарланган. Бу турыда ОВД-Инфо хәбәр итә. Шәяхмәтов башта Салават Юлаев һәйкәле янында ялгыз пикетта басып торган, аннары Башкортстан Дәүләт концертлар залы бинасы янына күчкән.

Ул тоткан платкатта "They have money for WAR but can't feed for the POOR" (Сугыш өчен акчалары бар, ләкин фәкыйрьләрне тукландыра алмыйлар). Бу Америка рэперы Тупак җырыннан алынган юллар.

Хәзерге вакытта Шәяхмәтов 9нчы полиция бүлегендә тотыла.

дәвам

XS
SM
MD
LG