Украина президенты Владимир Зеленский үзенең видео мөрәҗәгатендә Донбасс өчен көрәш башланганын раслады.
"Без үзебезне яклаячакбыз. Без көрәшәчәкбез. Без Украинаның бернәрсәсен дә бирмәячәкбез, һәм безгә дә башкаларның бернәрсәсе дә кирәкми..." диде ул.
19 апрель иртәсенә хәбәрләр:
- Украина президенты Зеленский Русия гаскәре Донбасс өчен актив көрәш башлаганын белдерде. Президент офисы сугышның "икенче фазасы" башланды дип хәбәр итте.
- Пентагон да Русиянең һөҗүмне активлашуын белдерә. Пентагона вәкиле Джон Кирби сүзләренчә, Русия хәрбиләре Украина көньягы һәм көнчыгышында ут ачу һәм авиаһөҗүмнәр очракларын күбәйтте.
- Русиянең Белгород өлкәсе башлыгы Украина тарафыннан һөҗүм булуын хәбәр итте, янәсе Головчино авылына һөҗүм ясалды.
- Яңа Зеландия Украинадагы сугыш аркасында Русиянең иң зур банклары һәм финанс оешмаларына карата чикләүләр кабул итә.
- "Медуза" чыганакларына күрә, "Москва" крейсерында кимендә 37 хәрби һәлак булган, 100гә якын кеше яраланган.
The New York Times: Донбасска хәзерге һөҗүм әле әзерлек кенә була ала
Басма аналитиклары фикеренчә, хәзерге вазгыять тагы да зуррак көрәшкә әзерлек кенә булырга мөмкин. Һөҗүмнәрнең бер өлеше украин хәрбиләренә Харьков һәм башка шәһәрләрдән чыгарга, Донбасстагы украин хәрбиләренә ярдәмгә кушылмас өчен ясала, ди алар.
Русия көчләрне туплауны дәвам итә, дүшәмбе күренгән хәрәкәтләр "көтелгән зур күләмле һөҗүмгә туры килми", дип белдерде басмага югары вазифасы Украина хәрбие.
АКШ Русияне "терроризм иганәчесе иле" булып тану мәсьәләсен карый
"Без игътибар белән фактларны өйрәнәбез. Без игътибар белән канунны укыйбыз. Канун нигезендә бу мөмкин булса, һәм бу нәтиҗәле һәм урынлы булса, без аны кулланырбыз", дип белдерде Нед Прайс.
Сишәмбе көнне һуманитар коридорлар ачылмаячак
Бу хакта Украина вице-премьеры Ирина Верещук белдерде. Коридорлар инде өченче көн рәттә ябык, Украина хакимияте Русия кешеләрне һуманитар коридорлардан имин үткәрергә бирми дип белдерә.
Русияләрнең күпләп күчүе белән төрле илләрдә аренда бәясе ничек арткан?
- Төркия. Хәзерге вакытта Төркиядә яшәү урыны арендасы 2022 елның феврале белән чагыштырганда 3-4 тапкыр күбрәк. Аеруча зур үсеш Анталья һәм Аланьяда күзәтелә.
- Грузия. Соңгы айларда арендага ихтыяҗ 1,5 тапкыр арткан. Февраль азагында Тифлистә уртача айлык арендасы $300 булса, хәзер уртача бәяләр $450-500гә кадәр җиткән. Кыйбатлану Батуми, Кутаиси һәм Руставида да сизелә.
- Үзбәкстан. Ташкентта торакка аренда бәясе уртача 15%-ка арткан. Җирле риелторлар сүзләренчә, әлегә арендалы фатирларга дефицит юк, ләкин кешеләрнең күпләп килүе дәвам итсә, ул тиз башланырга мөмкин.
Күзәтү "РБК-Недвижимость" мәкаләсе нигезендә ясалды.
Татмедиа: KazanExpress сатучылары Z һәм V символикасы белән тауарларны сата алмауга зарлана
KazanExpress хезмәте сатучыларының чатында платформада Z һәм V символикасы булган тауаларны сатуга тыю булуына зарланалар, дип хәбәр итә Татмедиа телеграм-каналы. Сайт кагыйдәләрендә KazanExpress-та сәяси символикалы тауарларны сатуга тыю бар икән.
Тик сатучылар әлеге "патриотик" плакатлар һәм символлар Русиянең күп шәһәрләрендә таралган һәм дәүләт оешмалары тарафыннан кулланылган килеш, алар белән тауарларны сатарга ярамаганына "аптырый", дип хәбәр ителә.
Z һәм V хәрефләре – Русиянең Украинага сугыш белән бәреп керүен хуплау символлары. Кайбер интернет-кулланучылар аларны фашистик символлар дип атый.
❗️ БМО: Украинадагы сугышта 2 меңнән артык тыныч халык үлгән
Оешманың югары комиссариаты мәгълүматына күрә, 24 февральдән бирле 2072 кеше һәлак булган, алар арасында 169 бала булган. Гади халык арасында иң күп үлү очраклары Донбасста теркәлгән (653 - Украина контроль иткән җирләрдә, 79 - фетнәче ДНР һәм ЛНР җирләрендә).
БМО искәртүенчә, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә күбрәк, сугыш дәвам итү сәбәпле бу очракларны тикшерү һәм раслау катлаулы.