23 апрель иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- Сугыш башланганнан бирле Украинада 208 бала һәлак булган, 387 яраланган - Украина баш прокуратурасы.
- Украина ягы хәбәр итүенчә, Луһански, Харьков һәм Донецки өлкәләрендә каты сугышлар бара. Украина хәрби көчләренең баш штабы әйтүенчә, Русия гаскәрләре Славянски юнәлешендә алга барырга тырыша.
- АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд Украинадагы сугыш вакытында Владимир Путин "куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин төрле төрдәге коралларны", шул исәптән атом коралын куллануга боерык бирә ала, диде. Нуланд моны Украинаның "Европейская правда" басмасына биргән интервьюсында әйтте.
- 23 апрельдә Мариупольдән һуманитар коридор ачылырга мөмкин. Бу хакта үз Facebook битендә Украина вице-премьеры Ирина Верещук язды.
- Молдова Русиянең Украинадагы сугышы максатының икенче этабы булып Украина көньягында тулы контроль булдыру һәм Молдова чикләренә чыгу турындагы мәгълүматка тирән борчылу белдерде.
Киевта Рамазан аенда кырымтатарлар мөселманнарга күчтәнәчләр тараткан
Киевта кырымтатарлар мөселманнарга ифтарга күчтәнәчләр тараткан. Бу хакта тумышы белән Татарстаннан булган һәм инде 46 ел Украинада яшәгән Зөлфирә Бойко хәбәр итте.
"Кырымтатарлар бик ярдәмчел, бик актив", ди Зөлфирә ханым.
Рамзан Кадыров Украина сугышына Чечнядан бер төркем ихтыярилар китүен әйтте
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Украинага "хәрби операциядә" катнашу өчен тагын бер ихтыярилар төркемен җибәрү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар Гудерместагы Русия махсус көчләре университетында укыту курсын тәмамлаган.
Тарафлар юк ителгән хәрби техника турында:
Русия саклану министрлыгы армия узган тәүлек эчендә Украинаның 66 хәрби объектын юкка чыгарды, дип белдерә. Харьков өлкәсендә Украинаның Су-25 ВВС истребителе һәм 15 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде, дип хәбәр ителә.
Украина хәрби көчләренең баш штабы үз чиратында соңгы тәүлек эчендә аеруча каты сугышлар барган Донецки һәм Луһански өлкәләрендә генә дә Русиянең 9 танкын, 18 берәмлек башка бронетехникасын, 13 автомобилен һәм өч артиллерия системын юк итү турында хәбәр итә.
Бучада 412 һәлак булучының шәхесе расланган
Буча мэры Анатолий Федорук Русия гаскәрләре шәһәрне оккупацияләгән вакытта һәлак булганнарның гәүдәләрен ачыклауның тәмамлануы турында хәбәр итте. Әлегә 412 һәлак булучының шәхесе расланган, тик бу ахыргы мәгълүматлар түгел. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат җыю һаман да дәвам итә.
Федорук шулай ук Бучада Андрей Первозванный чиркәве янындагы туганнар каберлегеннән 117 һәлак булучының, шул исәптән 30 хатын-кыз һәм 2 бала гәүдәсе чыгарылды, дип сөйләде. Бу туганнар каберендә, берничә украин хәрбие һәм җирле хастаханәдә ятучылар күмелгән булган, чөнки мэр сүзләренчә, "24 февральдән соң аларны җирли алмадылар, русияләр ритуаль хезмәтләрне зиратка кертмәделәр".
9 майга Русия шәһәрләрендә планлаштырылган "Үлемсез полк" чарасы авторлары акциядән читләшкән
9 майга Русия шәһәрләрендә планлаштырылган "Үлемсез полк" чарасы авторлары акциядән читләшкән. "Кызганычка каршы, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерделәр акция булдыручылар.
Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев кичә "Үлемсез полк" йөрешенә Украинадагы сугышта катнашучыларның портретларын алып килергә чакырды, аларны "нацизмга каршы көрәшнең заманча каһарманнары" дип атады.
Артист Чулпан Хаматова Ригадагы митингта: «Бу кешелексез сугышны Владимир Путин башлады».
Элегрәк актриса үзенең Латвиягә күченүе турында сөйләде, Русиягә кайта калса, ике юл бар дип белдерде: «Бу сугыш һәм фаҗига, дип әйтүдән туктарга, <…> үз-үзеңә ялганларга, бөтен дөньяга ялганларга, дөрес яшәмәскә. Бу әле иң яхшы очракта, кара нәрсәне ак дип атарга мәҗбүр итмәсәләр".
Одессаны утка тоту нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган
Одессаны утка тоту нәтиҗәсендә бер снаряд торак йортка эләккән, дип хәбәр итә "Украина Сейчас". Украина эчке эшләр министры киңәшчесе хәбәр итүенчә, бер кеше үлгән.
Сугыш шартларында мәгълүматны тиз арада тикшерү мөмкин түгел.