"Внуково" һава аланы эшчеләренә хезмәт хакын кыскарта
Мәскәүнең "Внуково" һава аланы хезмәткәрләре өчен "эшләми тору" режимын керткән. Аларга хезмәт хакының өчтән ике өлеше генә түләнәчәк. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәтенә сылтанып "Интерфакс" хәбәр итә.
"Внуково" һава аланы чыгымнарны кыскартырга мәҗбүр. Эшкә яңа хезмәткәрләрне алу ябылган, "эшләми тору" режимы ("простой") кертелгән, хезмәткәрләргә тулы булмаган эш көне режимы тәкъдим ителгән", диде һава аланы вәкиле.
Русия Украинада сугыш башлаганнан соң, АКШ, Канада, Британия, Европа берлеге һәм башка илләр һаваны Русия очкычлары өчен япты. Үз чиратында Росавиация дә бу илләргә Русия һавасында очуны тыйды. Әлеге вазгыять Русиянең һава бизнесына зур зыян салачак ди белгечләр.
Бөтен Луһански өлкәсе утсыз калган
Русия хәрбиләре Кременская станциясен сүндерү сәбәпле, Бөтен Луһански өлкәсе утсыз калган, дип белдерде өлкә идарәсе башлыгы Сергей Гайдай.
Аның сүзләренчә, бу өлкәдә бердәнбер электр чыганагы булып калган иде. Элегрәк Русия хәрбиләре Луһански җылылык электростанциясенең трансформаторларын да юкка чыгарган иде.
Гайдай белдергәнчә, Кременская станциясенең электр тоташтыру чыбыкларына хәрби вазгыять аркасында барып җитеп булмый. Шул ук вакытта энергетиклар альтернатив тоташтыру юлларын тапкан, ди ул.
Русия думасы, чит илдән финанслау булмаса да, ят агент дип танырга тәкъдим итә
Бүген, 25 апрельдә Русия думасына "ят агентлар" турында яңа канун өлгесе кертелергә мөмкин, документка ярашлы, әгәр эшчәнлекләре сәяси дип табылса, чит илдән финанслау алмасалар да, затларны һәм сәүдәгә корылган оешмаларны ят агент дип танырга тәкъдим ителә.
Бу хакта "Чит ил йогынтысы астындагы затларны күзәтү турындагы" канун өлгесенә сылтама белән РБК хәбәр итә.
Документта "ят агент" һәм "чит ил йогынтысы" дигән төшенчәләр бар. Чит ил йогынтысы – чит дәүләтнең, аның хакимият оешмаларының яки халыкара оешмаларның затка ярдәм итүе, аңа йогынты ясавы, шул исәптән мәҗбүриләп һәм ышандырып та диелә.
Авторлар "ярдәм алган һәм (яки) башка рәвештә чит ил йогынтысы астында булган" һәм сәяси эшчәнлек алып баручы затларны "ят агент" дип танырга тәкъдим итә.
Канун өлгесе текстына күрә, чит илдән финанслау алмасаң да, чит ил чыганагы "йогынтысы" нәтиҗәсендә дә бу исемлеккә кертергә мөмкиннәр.
Хәзерге вакытта канунда мондый норма бар инде, ул физик затларга карата гына кулланыла. Яңа документта исә аны ят агентларның барлык категорияләренә җәелдерергә тәкъдим ителә.
Русия "Азовсталь"дән сивил кешеләр чыга алсын өчен һуманитар коридор ачарга ышандырды
Русия саклану министрлыгы бүген, 25 апрель, "Азовсталь"дән сивил кешеләр чыга алсын өчен һуманитар коридор ачарга вәгъдә итте.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, коридор җирле вакыт белән 14:00 дән ачылачак. Элегрәк Украина ягы "Азовсталь"дә якынча мең кеше яшеренүен хәбәр иткән иде.
Мәхкәмә Башкортстан активистына 45 мең сум штраф түләтү карарын үз көчендә калдырды
Бүген Башкортстан югары мәхкәмәсе сугышка каршы стикерлар ябыштырган активист Олег Мамедовка 45 мең сум штраф түләтү карарын үз көчендә калдырды. Бу хакта “Уфа аgainst” телеграм каналы хәбәр итә.
— Әгәр ялгыз пикетка чыккан өчен тоткарлыйлар икән, ә митинглар җыеп булмый икән, димәк башка нәрсә сынап карарга кирәк дип уйладым, — дип аңлатты Мамедов стикерлар ябыштыруын. Бу интервьюны Азатлык сайтында укый аласыз. Төп бит ачылмаса, көзге-сайт.
Бүген Башкортстанда Украина сугышында һәлак булган Илья Корзников белән хушлаштылар
Украина сугышында Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булды. Дуван районы Ярославка авылыннан Илья Корзников белән бүген хушлаштылар.
Корзников Рязань югары һава-десант хәрби училищесын тәмамлаган. Кабарда-Балкарда хезмәт иткән һәм шуннан Украина сугышына киткән. Бу хакта Пруфы яза. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Бүген Башкортстан югары мәхкәмәсе 24 февраль көнне Украинадагы сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан Дарья Кучеренкога 10 мең сум штраф түләтү карарын үз көчендә калдырды.
Журналист Дарья Кучеренко "кораллы көчләрне дискредитацияләү" маддәсе белән килешмәвен, бу маддәнең ил Конституциясен бозуын белдергән иде.
"Хакимиятләрнең сәясәте белән килешмәвемне, Русия хәрби хезмәткәрләренең гамәлләре турында үз фикеремне белдерергә хакым бар, мин сугышка каршы. Плакаттагы сүзләремдә бернинди дискредитацияләү күрмим. Әгәр безнең хокук яклау оешмалары дөреслекне дискредитация дип саный икән, бу әлеге оешмаларның проблемы", диде Кучеренко.
Украина президентының Кырымдагы вәкиле итеп кырымтатар билгеләнде
Украина президентының Кырым автономияле республикасында даими вәкиле вазифасына кырымтатар Тамила Ташева билгеләнде. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ташева Кырым платформасының вәкиллеге һәм офисы командасында 2019 елдан бирле эшли, диелә.
"Шуңа күрә бу билгеләнү алдагы казанышларны саклап калуга һәм аларның мәгънәви үсешенә юнәлдерелгән" – дип аңлаттылар вәкиллектә.