ФСБ Украина иминлек хезмәте кушуы белән Соловьёвны үтерергә ниятләгән кешеләрнең тоткарлавын хәбәр итте
Русия президенты Владимир Путин Баш прокуратура хезмәткәрләре каршында чыгыш ясап, Федераль иминлек хезмәте Русиянең танылган тележурналистын үтерергә ниятләгән "террорчы төркемнең эшчәнлеген булдырмый калды" дип белдерде.
Ул журналистның исемен атамады. Соңрак ФСБга сылтама белән РИА Новости, сүз ВГТРКның Кремль карашларын яклаучы иң танылган алып баручысы- Владимир Соловьёв турында бара, дип хәбәр итте.
Украин ягы Мәскәүнең бу гаепләүләрен кире какты. ФСБның мондый белдерүләренә бәйсез экспертлар да шикләнеп карый.
Тулырак монда укый аласыз.
26 апрель иртәсенең хәбәрләре:
- БМО мәгълүматына күрә, Украинада сугыш башыннан бирле кимендә 2665 сивил кеше һәлак булган.
- Мариупольдә гади халык күпләп җирләнгән өченче зур кабер табылды.
- Украина хакимияте хәбәр иткәнчә, Русия хәрбиләре басып алган Кременная шәһәрендә мэрия һәм полиция бүлегендә газ шартлаган.
- Белгород өлкәсе башлыгы янә Украина ягыннан атышлар турында хәбәр итте.
Белгечләр: Русия икътисадына тергезелү өчен 10 ел кирәк, Украина икътисадына – 5 ел
"S&P Global Market Intelligence" аналитик ширкәте хисабына күрә, санкцияләрдән соң Русия икътисадына 2021 елгы дәрәҗәгә кайту өчен 10 ел кирәк булачак. 2022 елда Русиянең тулаем эчке продукты 11,1%ка төшәчәк дип көтелә, дип фаразлый белгечләр.
Украина тулаем эчке продукты бу елда 45,7%ка төшәчәк ди алар. Ләкин тергезелү процессы Украинада тизрәк барыр, сугышка кадәр дәрәҗәгә кире кайту өчен ил икътисадына 5 ел җитәчәк.
Луһански өлкәсендә гади халык булган җирләргә 17 тапкыр һөҗүм ясалган
Русия хәрбиләре соңгы тәүлектә Луһански өлкәсендә гади халык булган җирләргә 17 тапкыр һөҗүм ясаган, дип белдерде өлкә идарәсе башлыгы Сергей Гайдай.
Иң күп зыян күргән торак урыннар арасында – Попасная, Лисичанск, Горная община. Ихтимал корбаннар һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат җыела.
Volvo һәм Land Rover Jaguar Русиядәге төп хезмәткәрләрен кыскарта
Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.
Бер атна элек Русиядән тулысынча General Motors (GM) автоконцерны китүе билгеле булды. Сугыш аркасында Русиядән инде 750дән артык чит ил ширкәте китүен яки эшен вакытлыча туктатуын игълан итте.
Мәскәүнең Красносельский муниципаль депутатлар шурасында тентү узды
Бу хакта муниципаль депутат Илья Яшин хәбәр итте. Моннан тыш тентү муниципаль депутат Алексей Гориновта үтте, аны хәзер Тикшерү комитетына алып баралар.
Красносельский муниципаль депутатлар шурасында күпчелек урынны хакимияттән бәйсез сәясәтчеләр алып тора. Бу шура Украинадагы сугышка каршы белдерү ясаган иде.
Британия Русиягә кайбер тауар һәм технологияләр экспортын тыйды
Тыю "Украинаның каһарман халкына каршы репрессияләр" өчен куллана алган тауарлар һәм технологияләргә кагыла.
"Тыю таралган продукция үз эченә яшерен тыңлау һәм күзәтү җиһазларын кертә ала. Бу тыю барлык мөмкинлекләрне ябачак, Русия бу тауарларны Британиядә сатып ала алмаячак", диелә хөкүмәт сайтындагы белдерүдә.
Польша КАМАЗны санкцияләр исемлегенә кертте
Польша Русиянең 50 ширкәте һәм бизнесменына каршы санкцияләр кертте, алар арасында Татарстаннан КАМАЗ ширкәте дә бар. Моннан тыш исемлеккә Wildberries, "Газпром", "Новатэк", "Касперский лабораториясе", "ФосАгро" һәм башкалар да кергән.