Русия Одесса өлкәсендәге мөһим күпергә ракет һөҗүме ясады
26 апрельдә Русия гаскәрләре Украинаның Одесса өлкәсенә ракет һөҗүме ясаган. Җирле хакимият белдерүенчә, Затока тирәсендә Днестровски лиманы аша салынган күпер зарарланган. Күпер транспорт хәрәкәте өчен ябылган. Җимерелүләр масштабы турында төгәл мәгълүмат юк. Яраланучылар турында да хәбәр ителми.
Күпер стратегик әһәмияткә ия. Ул Одесса өлкәсенең көньяк өлешен Украинаның калган өлеше белән бәйли. Аның аша Романиядән, аерым алганда Гөстәнҗә портыннан килүче юл уза. Күпер җимерелсә, коры җирдән үтү мөмкинлеге бары тик Молдова аша гына булачак. Тулырак сайтта, ачылмаса көзге-сайт.
Казанда шигърият бәйрәмендә дә Украинадагы сугышка теләктәшлек күрсәтеп Z билгесе белән чыгыш ясаучылар булды. Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның түшендә Z билгесе ябыштырылган. Ул курайда уйнап, “Тәфтиләү” җырын көйләде.
Z хәрефе Русиянең Украинага бәреп керү символына әйләнде. Социаль челтәрләрдә аны яңа свастика дип тә атыйлар.
БМО генераль секретаре Мәскәүдә Лавров белән Мариуполь турында сөйләште
Бүген БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән күрешеп сөйләште. Шуннан соң узган матбугат очрашуында ул, БМО үзенең бөтен көчен Мариупольдәге кешеләр гомерен коткаруга юнәлтергә әзер, дип белдерде. Ике ай Русия гаскәрләре чолганышында булган шәһәр тулысынча диярлек җимерелеп беткән.
Гутерриш, Кызыл хач комитеты белән берлектә, Мариупольдәге "Азовсталь" заводыннан һуманитар коридор эшчәнлеген тәэмин итәргә әзер булуын белдерде, "Азовсталь" территориясендә атышулар дәвам итә һәм анда йөзләгән сивил кеше кала бирә.
БМО генераль секретаре Украинадагы сугыш җинаятьләре турында хәбәрләрне бәйсез тикшерерү уздырырга чакырды.
Гутерриш Русия президенты Владимир Путин белән дә күрешер дип көтелә. БМО баш секретаре Мәскәүдән Киевка юнәләчәк. Сәфәрнең маршрутын Украина президенты Владимир Зеленский тәнкыйтьләде. Ул генераль секретарьгә башта Украинага килеп, җимереклекләрне күрергә, шуннан соң гына Мәскәүгә барырга кирәк иде, диде.
Тулырак монда укый аласыз.
Киевта Украина һәм Русия "халыклары дуслыгы" хөрмәтенә куелган монументны җимерделәр
Киев үзәгендә "Халыклар дуслыгы" аркасы астында Украина һәм Русия "халыклары дуслыгын" символлаштыручы монументны җимерделәр. Русия Украинага каршы сугыш алып барган вазгыятьтә, шәһәр хакимияте шундый күрсәтмә биргән.
Социаль челтәрләрдә 1981 елда куелган ике эшченең бронза сынын җимерүләре төшерелгән фото һәм видео чыкты.
Халыклар дуслыгы аркасы 1981 елның ноябрендә, Киевның 1500 еллыгы һәм Совет берлеге оешуның 60 еллыгы уңаеннан куелган. Арка астында "Украина белән Русиянең кушылуын" символлаштыручы украин һәм урыс эшчесенең ике сыны урнашкан.
Тулырак монда укый аласыз.
Навальный көрәштәшләре 6000 "сугыш чыгаручы" исемлеген төзегән
Русиядәге оппозия сәясәтчесе, төрмәдә утыручы Алексей Навальный көрәштәшләре Русиянең алты меңләп эшлеклесеннән торган исемлек чыгарды, алар бу исемлектәгеләрне "коррупционерлар һәм сугыш чыгаручылар" дип атый. Исемлектә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бар.
Исемлек Коррупциягә каршы көрәш халыкара фондының күптән түгел эшли башлаган сайтында чыккан. Навальный көрәштәшләре президент Владимир Путин даирәсендәге мөмкин кадәр күбрәк затның чикләүләр исемлекләренә кертергә чакыра.
Тулырак монда укый аласыз.
Нидерланд русияләргә турист визалары бирүне туктата
Нидерландның Русиядәге илчелеге 27 апрельдән русияләргә кыска вакытлы, шул исәптән туристик визалар да бирүне туктатуын белдерде.
Бу консуллыкта хезмәткәрләр саны кимү белән аңлатыла. 19 апрельдә Русия тышкы эшләр министрлыгы Нидерландның 15 дипломатын илдән мәҗбүри чыгарып җибәрүен игълан иткән иде. Бу март ахырында Нидерландның 17 Русия дипломатын чыгарып җибәрүенә җавап булды.
Нидерланд илчелеге хәзер Русиядә бары һуманитар визалар һәм вакытлы яшәү визалары гына биреләчәген белдерде.
Путин БМОның Мариупольдәге "Азовсталь"дән тыныч халыкны эвакуацияләүдә катнашуына ризалашты
БМО баш секретаре Антониу Гутерриш белән очрашканнан соң Русия президенты Владимир Путин Мариупольдәге "Азовсталь" заводыннан тыныч халыкны эвакуацияләүгә ризалашкан.
"Йөз йөзгә очрашкач, баш секретарь БМОның Украина мәсьәләсенә карашын кабатлады һәм алар (Гутерриш һәм Путин – ред.) һуманитар ярдәм һәм низаг зонасыннан сивилләрне эвакуацияләү тәкъдимнәре, төгәлрәк әйткәндә — Мариупольдәге вазгыять турында фикер алышты", диелә БМО матбугат хезмәте хәбәрендә.
Оешма искәртүенчә, алга таба сөйләшүләр БМОның һуманитар мәсьәләләр координациясе офисы һәм Русия саклану министрлыгы арасында дәвам итәчәк.
Тулырак монда укый аласыз.
Европа шурасы партнер оешмалары Русиянең Азат Европа/Азатлык Радиосына басымын һәм "ят агентлар" канунын хөкем итте
Европа шурасы платформының журналистиканы һәм журналистларның иминлеген яклауга ярдәм итү партнер оешмалары еллык хисабын чыгарды. Ул 2021 елны, шулай ук 2022 елның февралендә Украинага сугыш башланган чорны колачлый.
Хисапны мәгълүмат чаралары иреге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче, хөкүмәтнеке булмаган 15 партнер оешма әзерләгән.84 битлек документта, бу хисап Европа шурасы карашын чагылдырмый дип искәртелә. Аерым алганда, хисапта Русиянең Азат Европа/Азатлык Радиосына басым ясавына, аның журналистларын эзәрлекләвенә зур игътибар бирелгән.
"2021 ел — журналистларга һәм мәгълүмат чараларына каршы аерым эшләр артуы белән билгеле булды, илдә калган матбугат ирегенең хәле нык начарайды", диелә документта. Анда шул исәптән Азат Европа/Азатлык Радиосының, "Медуза" һәм "Дождь"ның басымга дучар булуы искәртелә.
Тулырак монда укый аласыз.