Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

12:09 27.4.2022

Белгород янында сугыш кирәк-яраклары саклагычында янгын чыккан

Белгород өлкәсенең Старая Нелидовка авылы янындагы янгынны сүндергәннәр, яраланучылар юк. Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Потапов хәбәр итте. Элегрәк Telegram-да губернатор Вячеслав Гладков, беренче мәгълүматларга күрә, авылда сугыш кирәк-яраклары саклый торган урынның яна башлавы турында язган иде. Аңа кадәр губернатор шартлау тавышлары турында сөйләде. Интернетта видеолар чыкты, алардан һавада ут һәм төтен күренә.

27 апрельгә каршы төндә Курскида яшәүчеләр "шартлаулар" ишеткән дип хәбәр итте Курски өлкәсе губернаторы Роман Старовойт. Беренче мәгълүматларга күрә һава һөҗүменә каршы систем эшли башлаган. Корбаннар, җимереклекләр юк, дип белдерде губернатор һәм тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәргә сүз бирде.

Тулырак монда укый аласыз.

12:38 27.4.2022

"Газпром" Польша һәм Болгарстанга газ җибәрүне туктатты

"Газпром" Болгарстанның "Булгаргаз" һәм Польшаның PGNiG газ ширкәтләренә газ җибәрүне тулысынча туктатты. "Газпром" моны аларның газ өчен рубль белән түләмәвенә бәйләп аңлата.

Бу хәбәрләрдән соң Европада газ бәяләре 21 процентка артты һәм 1000 шакмак метр газ бәясе 1350 долларга җитте. "Газпром" шулай ук Болгарстан һәм Польша, газ транзиты илләре буларак, газ торбасыннан үзләренә газ алса, газ үткәргечкә газ җибәрү шул ук күләмдә киметеләчәк дип тә кисәтте.

26 апрельдә Польша хөкүмәтенең стратегик энергия инфраструктурасы вәкиле Пётр Наимской Варшауның газ өчен Мәскәүгә рубль белән түләргә җыенмавын белдерде. Болгарстан икътисад министрлыгы белдерүенчә, Русия газ өчен килешү шартларын бозып түләүне таләп итә.

Тулырак монда укый аласыз.

14:04 27.4.2022

Казанда куәт оешмасы вәкилләре фәнни-агарту һәм мәдәни проектлар продюсеры Александр Грегоровичка фатирын тентергә килгән. Грегорович әйтүенчә, тентү иртәнге 6:50 сәгатьтә башланган. Тентү киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру (Русия җинаять кодексының 212.1 маддәсе, 1.1 өлеше) турында ачылган җинаять эше кысаларында узган. Тулырак монда укый аласыз.

14:38 27.4.2022

Русиянең Украинага каршы сугышы нәтиҗәсендә русофобия арту башка халыклар телләренә игътибарны арттырырга мөмкин

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында дөньяда русофобия күренеше барлыкка килде. Урыс теле, урыс булу, русияле булу да Русиянең сугышына бәйләнде. Бу вазгыятьттә урыс булмау, башка милләт вәкиле булу, урысча түгел, туган телеңдә сөйләшү хәерлерәк дигән фикерләр дә таралды. Азатлык чит илләргә китеп татарлыгын эзләүчеләр, татар телен тирәнтен өйрәнә башлаучылар, белгечләр белән аралашты.

15:38 27.4.2022

РБК: Кремльдә “ДНР” һәм “ЛНР” белән эшләүче куратор алышынд

Сергей Кириенко
Сергей Кириенко

"Куратор" дип формаль булмаган рәвештә Кремльнең югары дәрәҗәле түрәсен атыйлар, алар теге яки бу эш юнәлеше өчен җавап бирә. Әле күптән түгел генә "ДНР" һәм "ЛНР" белән эшләү өчен төп җаваплы булып Кремльдә чик буе хезмәттәшлеге идарәсен җитәкләүче президент администрациясе башлыгы урынбасары Дмитрий Козак торды. Хәзер бу юнәлеш өчен Сергей Кириенко җавап бирәчәк, бу турыда РБК үзенең биш чыганагына таянып яза. Кириенко президент администрациясе башлыгының беренче урынбасары вазифасында эчке сәясәт өлкәсе белән идарә итә.

Басма чыганаклары белдерүенчә, Козак "Мински килешүләрен" гамәлгә ашыру өчен җавап биргән, бу инде актуаль түгел. Ә кураторның алмашынуы "республикалар" белән багланышларның аерым тәртибенә һәм "бердәм эчке сәяси киңлек булдыру" максатына, максимум буларак, "республика"ларның Русия составына керү мөмкинлеге сценарие каралуга ишарә итә. Узган атнада Русия яклы телеграм-каналлар Кириенконың Донецкида булуын хәбәр итте.

16:32 27.4.2022

Уфада ялгыз пикетка чыккан Айсылу Галина 15 мең сум штрафка тартылган

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 31 яшьлек Айсылу Галинага 15 мең сум штраф түләтү карарын чыгарган. Бу хакта Уфа against хәбәр итә.

18 апрельдә Галина Уфаның үзәк базары янына "Нет войне" (“Бетсен сугыш”) дигән шигарь тотып ялгыз пикетка чыккан иде.
Дискредитация маддәсе нигезендә минималь штраф 30 мең сум, әмма ниндидер “гадәттән тыш хәлләр” очрагында аны киметү мөмкин һәм хөкемдар Галинаның кечкенә баласы барлыгын исәпкә алып, аңа штрафны киметкән.

19:37 27.4.2022

Швейцария Русиягә һәм Беларуска каршы яңа санкцияләр кертте

Яңа чаралар күмер, агач, цемент, диңгез азык-төлеге, уылдыкны импортлауга кагыла. Шулай ук санкцияләр "Русиянең сәнәгать мөмкинлеген ныгытуга ярдәм итәргә мөмкин" дип саналган тауарларны (сәнәгать роботлары яки химик эшләнмәләр) экспортлауны тыюны үз эченә ала.

"Швейцариядә Русия ватандашларына яки Русиядә яшәүче физик, юридик затлар өчен трастларны теркәргә ярамый. Мондый трастлар өчен каралган төрле хезмәтләр күрсәтү дә тыелачак", диелә Конфедерация хөкүмәте сайтындагы хәбәрдә.

09:40 28.4.2022

Европа берлеге Украинага пошлина түләмәү мөмкинлеге бирергә ниятли

Европа комиссиясе Европа берлегенә кертелгән украин продукциясенә барлык пошлиналарны һәм квоталарны вакытлыча гамәлдән чыгаруны хуплады. "Бу чаралар сәүдәгә этәргеч булачак һәм Украина икътисадына яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу сугышта җиңү һәм сугыштан соң тернәкләнү өчен бик мөһим. Бу – Европа берлегенең авыр вакытта Украинага ярдәм итәргә ниятләвен күрсәтә", дип язды Европа комиссиясе башлыгы урынбасары Валдис Домбровскис.

Тулырак монда укый аласыз.

дәвам

XS
SM
MD
LG