Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:34 28.4.2022

Башкортстан Украинадан күчеп килүчеләргә ярдәм күләмен билгеләде

Башкортстан хакимияте "ДНР" һәм "ЛНР"дан килүчеләрне урнаштыру тәртибен раслады. Документ нигезендә, алар вакытлыча тору пунктларына урнаштырыла, анда алар өчен туклану, коммуналь-көнкүреш хезмәтләре, транспорт һәм элемтә белән тәэмин итү каралган. Тәүлеккә бер күченүчегә 1 450 сум бүлеп бирелә, шуларның 450 сумы туклануга тотыла. Акчалар республика бюджетыннан бүленә.

18:51 28.4.2022

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Николай Петрушин Лениногорски политехник көллиятен тәмамлаган. Аның үлеме турында да уку йортының “Вконтакте” битендә хәбәр ителә.

Петрушин 2020 елда хәрби хезмәткә алына. Контракт нигезендә хезмәт итә. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккәтуплап бара.

08:59 29.4.2022

29 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Киевка 5 ракет очыртылган булган, 10 кеше зыян күргән. Ракет һөҗүме шәһәрдә БМО генераль сәркатибе Антониу Гуттериш булган вакытта ясалган.
  • Америка Вәкилләр пулаты Украинага ленд-лиз белән корал тапшыру турында канун өлгесен хуплады. Бу Украинага АКШтан хәрби ярдәмне гадиләштерелгән һәм тизәйтелгән тәртиптә алырга мөмкинлек бирәчәк.
  • Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) хәрби җинаятьләрдә гаепләнгән русияләргә трибунал булдырырга тәкъдим итте. Бу Русиянең сәяси һәм хәрби җитәкчелегенә дә карый.
  • АКШ, Израил, Германия һәм тагын берничә ил үз ватандашларына Молдованың фетнәчел Днестр буе төбәгеннән чыгып китәргә киңәш итте.
  • Русиядә Украинага һөҗүм сәбәпле кертелгән санкцияләр аркасында тәүлеккә нефть җитештерү якынча 9%ка кимегән, дип яза "Коммерсант".
09:35 29.4.2022

Чаллыда активист Раушан Вәлиуллин фатирында тентү

Вәлиуллин үзе твиттерында ишек артында күп кеше булуын язып чыккан. Тентү "Русия армиясе турында фейклар тарату" җинаять эше кысаларында бара, дип хәбәр итә "Сетевые свободы".

10:05 29.4.2022

"Татарстан" дәүләт телерадиосының YouTube каналы томаланган

Медиа ширкәте хәбәр иткәнчә, томалау бүген төнлә булган, ширкәт аны "нигезсез" дип атаган. Моңарчы YouTube-та ВГТРК каналының башка төбәк бүлекчәләре каналлары да томаланган булган.

"Татарстан" каналы тапшыруларын элеккечә аның сайтында карап була диелә.

10:17 29.4.2022

Думада Татарстан депутаты Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырды

Әлеге тәкъдим белән Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган депутат, мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская чыкты.

"Чит ил йогынтысында булучы кешеләр реестрга кертелергә тиеш. Минемчә, бу исемлеккә ике ватандашлыгы булган, даими рәвештә башка илдә яшәгән, митингларда чыгыш ясаган кешеләрне кертергә мөмкин. Мин аларга безнең илдә иҗат белән шөгыльләнүне тыяр идем", дигән ул.

Тулырак монда укыгыз.

10:49 29.4.2022

2023 елгы Универсиада Екатеринбургтан күчерелгән, дип хәбәр итте оештыручылар.

11:34 29.4.2022

ОБСЕ Украинадагы миссиясен тулысынча туктата

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) рәисе Збигнев Рау белдергәнчә, миссия эшен дәвам итү өчен барлык вариантлар кулланылган, ләкин "Русия позициясе миссияне ябудан тыш башка мөмкинлек калдырмаган".

Украинада ОБСЕ миссиясе 2014 елда, Донбасста хәрби гамәлләр башланганнан соң эшли башлады. Бу низагны күзәткән бердәнбер халыкара оешма булган.

дәвам

XS
SM
MD
LG