Русиядә "Новая газета. Европа" басмасы томаланган
Роскомнадзор Русиядә "Новая газета. Европа" басмасы сайтын томалаган. Бу Баш прокуратураның 26 апрельдәге таләбеннән соң ясалды, дип аңлатты оешма.
28 мартта "Новая газета" "Украина җирләрендә махсус операция тәмамланганчы" интернетта һәм кәгазьдә чыгуын туктатып торуын игълан иткәннән соң, аның кайбер журналистлары "Новая газета. Европа" исемле яңа басма ачкан. Аны Русиядән күчеп китәргә мәҗбүр булган журналистлар оештырган.
BBC Украинадагы сугышта һәлак булган 1899 Русия хәрбие үлемен раслады
BBC медиасының урыс хезмәте Украинадагы сугышта үлеме рәсми расланган Русия хәрбиләре исемлеген төзүен дәвам итә. Хәзерге вакытта исемлектә 1899 кеше бар.
Элек тә игътибар ителгән тенденцияләр саклана, ди алар:
- расланган үлемнәр арасында 19% – төрле дәрәҗәдәге офицерлар (кече лейтенанттан башлап генералга кадәр),
- һәлак булучыларның 20%-ы – һава десанты гаскәрендә хезмәт иткән,
- һәлак булучыларның күпчелеге – Русиянең "депрессив" яки "ярым-депрессив" төбәкләреннән,
- иң күп үлем Дагыстанда раслана (кимендә 130 хәрби), икенче урында Бурятия (кимендә 90 хәрби),
- кайбер очракларда һәлак булучыларның туганнары аларга җирле идарә тарафыннан басым булуын әйтә (алардан күмелгән хәрбиләр турында мәгълүматны чыгармаска таләп итәләр).
Сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан һәлак булучылар исемлеген Азатлык та алып бара. Анда расланган очраклар гына керә, чынлыкта үлемнәр саны күпкә күбрәк булуы ихтимал. Хәзерге вакытта исемлектә Татарстаннан 39, Башкортстаннан 53 исем бар.
Киевта Азатлык радиосының украин хезмәте хәбәрчесе һәлак булган
28 апрель кичендә Киевка ясалган ракет һөҗүмендә Азатлык радиосының украин хезмәте хәбәрчесе Вера Гирич һәлак булган. Ул ракет һөҗүменең бердәнбер корбаны булган, ракет журналистның өенә эләккән.
Гирич Азатлыкның Киев бюросында 2018 елның 1 февраленнән эшли башлаган. Аңарчы ул украин телеканалларында эшләгән.
Украина журналистларының милли берлегенең соңгы мәгълүматына күрә, Русия Украинага һөҗүм башлаганнан бирле илдә 20 журналист һәлак булган.
"Аэрофлот" Төркиягә оча башлый
"Аэрофлот" 6 майдан Төркиянең Анталия һәм Истанбул һава аланнарына очышлар башлый.
Очышлар көненә якынча ике тапкыр Airbus A330 лайнерларында башкарылачак. Алар Шереметьево һава аланыннан очачак.
Үзәк банк Русиядә инфляциянең 23 процентка җитүен фаразлый
Үзәк банк Русиядә инфляциянең 23 процентка җитүен фаразлый. Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русия Үзәк банкы беренче тапкыр 2022 елга инфляция фаразын ясады.
Фаразга ярашлы, 2022 елда бәяләр 18-23 процентка күтәреләчәк, 2023 елда – 5-7 процентка, 2024 – 4 процентка җитәчәк
Яшел Үзәндә автобус тукталышында Татарстаннан Украинада һәлак булучылар исемлеген элгәннәр.
Азатлык та Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Украинага каршы сугыш башлаган Русия хакимиятенә теләктәшлек белдерүче татар артистлары халыктан акча да җыя башлады. Алар бу сугышны аңлап бетермәүләрен, ярдәм итәргә теләп кенә җырлауларын әйтә.
Тулырак монда укый аласыз.
Польша Украинага 200дән артык Т-72 танкы биргән
Польша Украинага 200дән артык Т-72 танкы һәм берничә дистә хәрби машина җибәргән. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Польша Киевка бер ярым млрд евролык хәрби техника һәм җиһазлар биргән.
Тулырак монда укый аласыз.