Башкортстаннан тагын бер ир Украинадагы сугышта һәлак булган
Башкортстаннан Айнур Раянов Украинадагы сугышта һәлак булган. Бу хакта Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев хәбәр итте.
Раянов Яңа Бирде авылында туган, Башкорт аграр университетын тәмамлаган. 2014 елның сентябреннән Пензадагы хәрби бүлектә контракт нигезендә хезмәт иткән. Хатыны һәм ике баласы калган.
Украинадагы сугышның 66нчы көне, 30 апрельгә иртәнге хәбәрләр:
- БМО мәгълүматыча, Украинадагы сугышта 2899 гади кеше һәлак булган, 3235 кеше яраланган.
- Американың нефть-газ җиһазлары җитештерүче NOV ширкәте Русиягә инвестицияләрне туктаткан.
- Владимир Зеленский сүзләренчә, Русия белән тыныч килешүләр туктарга мөмкин. Моның куркынычы зур дип белдергән Украина президенты Польша матбугат чараларына.
- Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия һәм Украина арасында килешү проекты турында сөйләшүләре видеоэлемтә аша көн саен диярлек бара дигән. "Сөйләшүләр көн тәртибендә шулай ук денафикация, яңа геосәясәт чынбарлыгын тану, санкцияләрне бетерү, урыс теле статусы һәм башкалар", дип белдергән Лавров Кытайның "Синьхуа" басмасына.
- ОВД-Инфо мәгълүматынча, Русия армиясен дискредитацияләү турында полиция барыгы 1500дән артык беркетмә төзегән.
АКШ Русия белгечләренә Америка эш визасы бирүне гадиләштермәкче
АКШ Русия белгечләренә Америка эш визасы бирүне гадиләштермәкче дип яза Bloomberg.
Шулай итеп Ак йорт Русияне фән, технологияләр, инженерия һәм математика өлкәсендә яхшы белгечләрсез калдырырга тели.
Русия Украинаның гади кешеләрен Русия хәрби әсирләренә алыштырырга омтылган. Бу Женева конвенциясенә каршы килә
Украина вице-премьеры "Би-Би-Си"га белдергәнчә, әлеге украиннар Русиягә көчләп чыгарылган, һәм Русия ягы аларны алмашу өчен тотык итеп кулланырга теләгән. Ләкин Украина баш тарткан һәм Русиядән Украинаның сивил затларын кайтаруны таләп иткән.
"Анда меңнән артык тотык, шул исәптән 500ләп хатын-кыз барлыгын беләбез. Алар Курски, Брянски, Рязань һәм Ростов төрмәләрендә һәм тикшерү изоляторларында икәнен беләбез", ди Верещук.
Җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Элмира Кәлимуллина Казанда "Za Россию" концертында катнашачак
1 майда Җиңү паркында "Za Россию" дип аталган марафон кысаларында "патриотик концерт" узачак. Анда җырчылар Фирдүс Тямаев белән Элмира Кәлимуллина да катнашачак.
Украинага каршы сугыш башлаган Русия хакимиятенә теләктәшлек белдерүче татар артистларының саны арта.
Донецки өлкәсендә атышларда дүрт гади кеше, шул исәптәп бер бала үлгән
Донецки өлкәсе полициясе Русия гаскәре атышлары нәтиҗәсендә тәүлек эчендә дүрт кешенең һәлак булуын белдерә. Алар арасында бер бала да бар диелә. Полиция шулай ук сигез кешенең яралануын да хәбәр итте. Алар арасында да балалар бар. Һөҗүмгә 12 авыл һәм шәһәр эләккән, барлыгы 36 объект, шул исәптән мәктәп, хастаханә һәм торак йортларга зыян килгән.
Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Камышеваха авылына һөҗүм иткән
30 апрель көндез Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Камышеваха авылына һөҗүм иткән. Бер снаряд мәктәпкә эләккән.
Өлкә хакимияте башлыгы Сергей Гайдау сүзләренчә, авыл советы бинасы да җимерелгән. Моннан тыш, ике катлы йортка зыян килгән. Һөҗүм вакытында йортта ике кеше булган. Корбаннар турында мәгълүмат соңрак ачыкланачак диелә.
Украина Киевщинада "адашкан" Татарстан хәрбие турында хәбәр итте
Украина президенты Офисы башлыгы киңәшчесе, сәясәтче Алексей Арестович Киевщинада "адашкан" Татарстан хәрбиен табулары турында сөйләде.
21 яшьлек пулеметчы адашкан, Русия армиясе аны ташлап киткән дип хәбәр итә Украина полициясе. Егет Гостролучье авылында табылган. Оккупант Украина иминлек хезмәтенең төбәк идарәсенә тапшырылган диелә. Егетнең исеме әйтелми.