Олег Тиньков банктагы үз өлешен Кремль басымы астында "өч процент бәягә" сатуын белдерде
"Тинькофф Банк"ка нигез салучы, эшкуар Олег Тиньков The New York Times-ка банктагы үз өлешен сугышка каршы язган сүзләреннән соң сатарга мәҗбүр итүләре турында сөйләгән. Тиньков сүзләренчә, 19 апрельдә Instagram-да Русиянең Украинадагы сугышына каршы пост чыгарганнан соң, икенче көнне аның хезмәткәрләре белән Русия президенты хакимиятеннән элемтәгә чыкканнар һәм, әгәр ширкәт Тиньков белән элемтәләрен өзмәсә, банкны дәүләткә тартып алу белән янаганнар. Узган атнада эшкуар "Тинькофф банк"ның үзенеке булган 35 процент хиссәләрен Владимир Потанинга сатты. Тиньков әйтүенчә, аңа үз өлешен "чын бәясенең өч процентына" саттырганнар. "Мин бәя турында сүз әйтә алмадым, тотык хәлендә булган шикелле – нәрсә бирәләр, шуны аласың", дигән эшкуар басмага.
Тулырак монда укый аласыз.
Украина соңгы көннәрдә Русиянең хәрби югалтулары зур булуын белдерә
Украина кораллы көчләре соңгы көннәрдә Русия хәрбиләренең зур югалтуларга дучар булуын белдерә. ”Узган тәүлектә һава һөҗүменә каршы көрәш хәрби бүлекчәләре ун "Орлан-10" дронын бәреп төшерде. Дошманның югалтулары шактый, аеруча җирдә һәм артиллериядә. Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге җирләрдә генә дә узган тәүлектә урыс оккупантларының ун һөҗүме кире кайтарылды, дошманның ике танкы, 17 артиллерия системы, 38 ныгытылган хәрби техникасы һәм 10 хәрби машинасы юк ителде", дип белдерде Украина кораллы көчләре баш штабында.
Тулырак монда укый аласыз.
Украина кораллы көчләренең баш штабы мөселманнарны Ураза бәйрәме уңаеннан котлады
“Корбан бәйрәме уңаеннан котлыйбыз һәм Украина бердәмлеген, Кырымны азат итүне, барлык качакларның өйләренә кайтуын, урыс агрессиясе аркасында аерылган гаиләләрнең берләшүен, уз халкын һәм туган җирен нык яраткан өчен кулга алынганнарның азат ителүен сорап кылган догаларыгызны Аллаһның ишетүен телибез” диелә баш штаб котлавында.
Украинага каршы сугышта Башкортстанның Борай районыннан Валерий Фаршатов һәлак булган. Аңа 52 яшь булган. Ике кызы ятим калган.
4 апрельдә ул үзе теләк белдереп, фетнәчел “Луһански халык республикасы”на киткән һәм 22 апрельдә һәлак булган диелә.
Башкортстанда ел башыннан азык-төлек бәяләре 11,7 процентка үскән
2022 ел башыннан Башкортстанда азык-төлеккә бәяләр уртача 11,7 процентка арткан, дип яза "Башинформ" республиканың сәүдә министры Алексей Гусевка сылтама белән. Министр аңлатуынча, бәяләр "тышкы санкцияләр аркасында логистик һәм җитештерү чылбыры өзелү, читтән тауарлар кертү кимү, шулай ук рубльнең арзанаюы һәм аерым бер тауарларга кулланучылар ихтыяҗы арту" сәбәпле арткан. Моннан тыш, бәяләр артуга былтыр корылык аркасында уңыш булмау да йогынты ясаган.
Тулырак монда укый аласыз.
Украина портларында якынча дүрт ярым миллион тонна ашлык блокланган, диде БМО Бөтендөнья азык-төлек програмы вәкиле Мартин Фрик. Русия сугышы вазгыятендә диңгез юллары ябык булу сәбәпле азык-төлекне җибәреп булмый.
Сугышка кадәр Украина дөньяда иң күп бодай җибәрүче һәм кукуруз җитештерүче иде. БМО билгеләп үткәнчә, күп илләрнең украин бодаена ихтыяҗы зур.
"Ачлык корал булырга тиеш түгел", диде Фрик. Ул глобаль азык-төлек кризисын йомшарту өчен, башка илләргә Украинадан азык-төлек җибәрүне яңадан торгызырга өндәде
"Мьянмага гаделлек" төркеме Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде
"Мьянмага гаделлек" ("Justice For Myanmar") иҗтимагый төркеме "Мьянма хәрби хунтасы белән хезмәттәшлек" иткән өчен Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде. Бу хакта оешма тараткан пресс-релизда язылган.
"Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе Мьянмада хәрби хунта белән очрашкан. Анда Сергей Когогин да катнашкан. Камаз Мьянмада йөк машиналарын җитештерү корылмасын ачарга планлаштыра, дип белдерә "Мьянмага гаделлек" төркеме.
Иҗтимагый төркем КамАЗ һәм Татарстанның башка ширкәтләренең Азиядә эшчәнлек җәелдерергә тырышуын белдерә. Моның сәбәбе —Русиянең Украинага каршы сугышы аркасында илгә каршы кертелгән санцияләр, диелә белдерүдә. Тулырак монда укый аласыз.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан Андрей Ромащенков һәлак булган
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Ново Иглино Вконтакте битендә язуларынча, 21 яшьлек Андрей Ромащенковны 3 майда Иглин районы Олы Карамалы авылында җирләячәкләр.
Ромащенков мәктәптән соң Уфа төзелеш көллиятендә белем ала, шуннан соң армиягә китә һәм контракт нигезендә хезмәт итәргә кала.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара .