Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:54 4.5.2022

Европа берлеге русияләргә күчемсез милек сатуны тыярга тәкъдим итә

Европа берлеге Мәскәүгә каршы яңа чикләүләр пакеты кысаларында Русия ватандашларына берлек илләрендә күчемсез милек сатуны тыярга тәкъдим итә. Мондый чикләү юридик затларга да кагылырга мөмкин. Bloomberg-тагы документ текстына караганда, Европа берлеге илләре һәм Швейцария ватандашлыгына ия булган яки ул илләрдә яшәү хокукы булган русияләргә бу чикләүләр кагылмаячак.

18:02 4.5.2022

Татарстанның Яңа Чишмә район үзәге егете Владислав Курбатов Украинага каршы сугышта һәлак булган. 23 яшьлек Курбатов сугышта кече сержант вазифасында катнашкан. Аның нинди шартларда һәлак булуы хәбәр ителми.

19:53 4.5.2022

Мариуполь: сугышка кадәр һәм хәзер

Украинаның Мариуполь шәһәре Русия һөҗүменә кадәр чәчәк аткан сәнәгать шәһәре иде. Элек аның нинди булганын һәм хәзер нинди хәлдә калганын безнең галереяда чагыштырып карый аласыз.

Мариуполь: Русия һөҗүменә кадәр һәм хәзер

Previous slide
Next slide

10:41 5.5.2022

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматларына караганда, Украинада барган сугыш Русия халкын берләштергән. Сораштыруда катнашкан 61 процент халык шулай дип җавап биргән. Бары тик 20 процент кына моңа капма-каршы фикер белдергән.

Шулай ук 61 процент халык Русия җәмгыяте көнбатышныкыннан гаделрәк дип белдергән, 17 процент моның белән килешмәгән.

Тулырак монда укый аласыз.

10:44 5.5.2022

"Дом" һәм UA телеканаллары журналисты Александр Махов Изюм шәһәре тирәсендәге атышлар вакытында һәлак булды, дип хәбәр итә "Радiо Свобода" журналисты Марьян Кушнир.

Махов Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге сугыш зонасында эшләгән, шулай ук "Военкор" подкастын алып барган. Ул Русия бәреп керү белән фронтка киткән.

11:21 5.5.2022

Украиннарга Русия генералларын юк итәргә АКШ күзләү мәгълүматлары ярдәм иткән

Украина хәрбиләре Русиянең Киевка каршы сугышта катнашучы берничә генералын һәм офицерын Кушма штатлар биргән күзләү мәгълүматлары ярдәмендә юк иткән. Бу турыда, АКШ администрациясенең югары түрәләре сүзләренә нигезләнеп, New York Times хәбәр итә.

Басма чыганаклары әйтүенчә, Украина хәрбиләре аларның кайда булуы турында АКШтан алган мәгълүматны үзләрендәге мәгълүматлар белән берләштереп, шул юнәлештә ут ачкан һәм илгә һөҗүм итүчеләрнең җитәкчеләрен үтергән.

Бу мәгълүматлар Русиянең берничә генералын үтерергә ярдәм иткән диелә. Элегрәк Украина рәсмиләре Русия кораллы көчләренең 12 генералы үтерелүен белдергән иде.
NYT язуынча, Русия хәрби җитәкчеләренең кайда булуы турында мәгълүмат чыганакларының берсе буларак җир иярчене фотолары хезмәт итә.

12:44 5.5.2022

"Автотор" заводы, "авыр икътисади вазгыятьтә" эшчеләренә бакчачылык өчен җир кишәрлекләре биргән

Калининградның BMW, Kia һәм Hyundai машиналарын җыю белән шөгыльләнә торган "Автотор" заводы, "авыр икътисади вазгыять" аркасында, үз хезмәткәрләренә бакча өчен җир кишәрлекләре бүлеп биргән.

"Оешма эшчеләренә өстәмә социаль ярдәм бирү максатында, Автотор акционерлары һәм җитәкчелеге, барлык теләк белдерүчеләргә бакча ясау өчен бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирергә булды", диелгән оешма хәбәрендә.

1000 дүрткел метрлы кишәрлекләр Люблино һәм Холмогоровка бистәләрендә урнашкан. Моның өчен ширкәт үз исемендәге 300 һектар җирне бүлеп биргән.

Тулырак монда укый аласыз.

14:12 5.5.2022

Украинадагы сугыш сәбәпле Татарстанда хәрби-патриотик эшкә үзгәрешләр кертеләчәк

Бу хакта 5 майда республиканың премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

Фазлыева сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр Русиянең "Украинада алып барылучы "махсус операция" белән бәйле.

Аерым алганда, патриотик чараларга яшьләрне күбрәк җәлеп итү, аларны эзләү эшләрендә катнаштыру, студентларның хезмәт отрядларын республика икътисадына бәйләп эшләтү карала.

Шулай ук мәктәпләрдә һәм укытучылар белән эшләү көчәячәк, методик үзгәрешләр кертеләчәк.

Фазлыева сүзләренчә, Татарстанда хәрби-патриотик клуб вәкилләрен җәйге аланнарга әйдаман итеп җибәрәчәкләр. Моннан тыш, тәртипләре өчен балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торган балалар да аларга беркетеләчәк.

Казанда 9 май бәйрәме, 2019 ел
Казанда 9 май бәйрәме, 2019 ел

дәвам

XS
SM
MD
LG