Краматорскида төнге атыш нәтиҗәсендә 25 кеше яраланган
4 майдан 5 майга каршы төндә һава һәм ракет һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, Украинаның Донецки өлкәсендәге Краматорски шәһәрендә кимендә 25 кеше яраланган. Бу хакта Telegram-да өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Павел Кириленко хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, алты кешегә табиб ярдәме кирәк. Кириленко мәгълүматына күрә, тугыз торак йорт, мәктәп һәм сивил инфраструктураның башка күп объектларына зыян килгән.
Бер көн алдан Краматорски хакимияте, шәһәрдә атышлар сәбәпле 21 кеше һәлак булды дип белдергән иде, моны 8 апрельдә вокзалга ясалган һөҗүмнән соң, бер көн эчендә иң күп сивил үлгән очрак дип атады.
Хәбәрне тулысынча монда укырга мөмкин.
Уфа мәхкәмәсе фатиры тәрәзәсенә сугышка каршы плакат ябыштырган хатынга штраф салган
Уфада фатиры тәрәзәсенә сугышка каршы плакат ябыштырган Регина Ибраһимовага 15 мең сум штраф салынган.
Ул Украина байрагы ясалган сугышка каршы плакатларны коммуналь фатирдагы бүлмәсенең тәрәзәсенә ябыштырган булган, моны күршесе күреп полициягә әйткән.
Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фетнәчел Луһански "халык республикасы"на килде
Анда "Донбассның традицион диннәре экстремизм һәм неонацизмга каршы" дигән конференция узды.
Шәйхрәзиев конференциядә катнашучыларны Татарстан президенты исеменнән сәламләгән, Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында сөйләгән.
- Украинаның Луһански төбәге 2014 елдан бирле Русия хакимиятен хуплаган фетнәчеләр контролендә.
- 24 февральдә Путин фәрманы белән урыс гаскәрләре Украинага һөҗүм иткәч, Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырган иде
- Украинада яшәүче башка татарлар да Путин сәясәтен яклаучы Русия татарларын хөкем итеп чыкты
- 2014 елда Кырымны аннексияләгән вакытта да Мәскәү Татарстан вәкилләрен кырымтатарларын Русия ягына аудару максатында кулланган иде.
Британ күзләү хезмәтләре: "Азовсталь"не яулау Русиягә зур югалтулар китерә һәм Донбассның көньягындагы планнарын тоткарлый
Британия саклану министрлыгы күзләү мәгъламатларына нигезләнгән көндәлек хисабын чыгарды. Бу юлы ул “Азовсталь”дәге вазгыятькә багышланган. Русия заводны “блоклавын” гына белдерсә дә, Украина ягы әйтүенчә, Русия көчләре инде ике көн буе аны яулап алырга тырыша. Британия күзләү хезмәтләре белдерүенчә, “Азовсталь”не яулап алу омтылышы 9 май бәйрәме алдыннан Путинның Мариупольне яулап алуны тәмамлау һәм шуның белән символик уңыш күрсәтү теләгенә бәйле булырга мөмкин.
Әмма бу омтылыш әлегә Русиягә хәрбиләрнең үлемен, техника һәм сугыш кирәк-яракларының юк ителүен генә китерә. Украиннарның каршылыгы бу югалтуларны арттыра һәм Русиянең көньяк Донбасстагы планнарын тоткарлый, диелә күзләү хезмәтләре хисабында.
Европа берлеге Русия нефтенә тулы эмбаргоны 9 айдан кертәчәк
Моны Европа берлегенең икътисад мәсьәләләре комиссары Паоло Джентилони белдерде. Әмма бу әлегә карала торган проект кына булырга һәм әлеге мәгълүмат үзгәрергә мөмкин.
Медиа: "Москва" крейсерына АКШ күзләве биргән мәгълүматлар ярдәмендә һөҗүм иткәннәр
Русиянең Кара диңгез флоты флагманы булган "Москва" крейсерына АКШ күзләве Украинага тапшырган мәгълүматлар ярдәмендә һөҗүм иткәннәр диелә. Бу хакта АКШның берничә аноним түрәсенә сылтама белән Американың CNN һәм NBC телеканналары, шулай ук Washington Post һәм New York Times басмалары хәбәр итте. Шул ук вакытта чыганаклар, Киевның бу күзләү мәгълүматларын ничек кулланачагын АКШ төгәл белмәгән, дип искәртә. Пентагонда исә крейсер координаталарын тапшыру турындагы хәбәрләрне кире кагалар.
БМО: Сугыш башыннан бирле Украинада кимендә 3280 сивил кеше һәлак булган
6 майда БМО белгечләре Мәскәүнең Украинага сугыш башлавыннан бирле сивил корбаннар турында хисап чыгарды: кимендә 3280 сивил кеше үтерелгән, 3451 кеше яраланган. Корбаннарның 231енә 18 яшь тулмаган булган. 73 баланың җәсәдләре аларның кайсы җенестән булуын да танымаслык хәлдә булган.
БМО шулай ук “ДНР” һәм “ЛНР” дип аталучы фетнәчел төбәкләрдәге корбаннар саны турында да аерым хисап чыгарды: анда 105 кеше үтерелгән, 417 кеше яраланган.
“Сивил кешеләр үлемнәренең теркәлгән очакларының күпчелеге зур мәйданга тәэсир итүче шартлаткычлар, шул исәптән авыр артиллерия, дәррәү ут ачу реактив системнары, ракета һөҗүмнәре һәм һавадан һөҗүмнәр белән бәйле диелә.
БМО чынлыкта корбаннар саны күпкә зуррак булу да мөмкин дип белдерә.
Медиа: "Москва" крейсерында Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдат яраланган
"Можем объяснить" проекты баткан "Москва" крейсерында хезмәт иткән беренче матросның исемен белүен, аның "срочник" булуын һәм хәзер яраланып һоспитальдә ятуын язды. Солдатның исеме Булат Шакирҗанов, проектка аның турында матросның әнисе – Гөлназ Уразаева хәбәр иткән.
Әнисе әйтүенчә, Булат Шакирҗанов флотка Чаллыдан ноябрьдә чакыртып алынган. Хәзерге вакытта ул алган җәрәхәтләреннән Петербурдагы һоспитальдә дәвалана. Тикшерүчеләр аннан мәгълүматны таратмау турында имза алган диелә.
Егетнең әнисе бу мәгълүматны Азатлыкка да раслады, хәзерге вакытта ул улы янына һоспитальгә баруын әйтте.