"ДНР"да Урыс урманы өчен Башкортстан орлыклары китерелгән.
Русиянең "Төнге бүреләр" мотоклубы президенты Александр Залдастанов (Хирург) фетнәчел Донецкий "халык республикасы"ның урман хуҗалыгы комитеты рәисенә Башкортстанда җыелган имән һәм нарат орлыклары тапшырган.
"ДНР онлайн" хәбәр итүенчә, әлеге орлыклар урман хуҗалыгы питомникларына утыртылачак һәм соңрак "Урыс дөньясының бер өлеше булган Урыс урманы өчен бөтен "ДНР"га таратылачак".
Русиянең Украинага бәреп керүен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров беренче көннәрдә үк яклап чыкты. Аның фетнәчел "ДНР" башлыгы Денис Пушилин белән дуслыгы бар.
Шул ук вакытта Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булучыларның саны 60ка җитеп килә. Бу Идел буе төбәгендә икенче урын.
Украинага сугыш башлагач Русиядә өч меңнән артык сайт томаланган
Мондый сайтлар арасында яңалыклар сайтлары, социаль челтәрләр, иҗтимагый оешмалар, сәүдә һәм IT-ширкәтләр бар. Күпчелек сайтлар Русия баш прокуратурасы таләбе белән томаланган.
Русиядә Азатлык Радиосы проектлары да томаланды. Ләкин без үз эшебезне дәвам итәбез. VPN ярдәмендә Азатлыкның төп сайты эшли, көн саен диярлек көзге сайтлар яңартылып тора. Моннан тыш, Телеграм, Инстаграм актив алып барыла. Азатлык үз миссиясенә тугры калып, хакимият томалаган хәбәрләрне укучыларына җиткерергә тырыша.
7 май иртәсенә кыскача хәбәрләр
- АКШ президенты Джо Байден Украинага $150 млн күләмендә хәрби ярдәм бүлүне раслаган.
- Харков өлкәсендә ракет Григорий Сковорода милли музеен җимерән. Музей урнашкан бина XVIII гасырда төзелгән булган.
- Италия финанс министрлыгы "Шәһеризадә" яхтасын тоткарлау турында белдерде. Навальный такымы ул Владимир Путинга бәйле дип белдергән иде. Яхта Кайман утраулары флагы астында йөзә. Бәясе $ 700 млн дип бәяләнә.
Русия сугыш башлаганнан бирле Украинада 223 бала һәлак булган
Русия сугыш башлаганнан бирле Украинада 223 бала һәлак булган, 410 бала яраланган. Бу хакта Украина баш прокуроры офисы хәбәр итте.
Бу ахыргы саннар түгел, чөнки актив хәрби бәрелешләр барган урыннарда, оккупацияләнгән һәм азат ителгән җирләрдә саннарны ачыклау эшләре бара.
Балаларның иң күбе Донецки, Киев, Харков, Чернигов, Херсон, Николаев, Луһански, Запорожье, Сум өлкәләрендә һәлак булган.
Украинадагы сугышта Идел буе төбәкләреннәр барлыгы 507 кеше һәлак булган
Әлеге саннарны "Idel.Реалии" китерә. Үлемнәрне Русия хакимиятләре яки туганнары таныды.
Иң күп үлемнәр Оренбур өлкәсендә - 68 кеше.
Икенчедә Башкортстан - 57 кеше.
Өченчедә Татарстан - 46 кеше.
Би-би-синың урыс хезмәте Украинада һәлак булган 2120 русияле хәрбинең исемен раслаган.
Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.
Украина саклану министрлыгы рәсми сайтында Русия югалтулары 25 меңнән артык дип белдерә.
Бу саннарның берсе дә бәйсез чыганаклардан расланмаган.
Азатлык Башкортстан һәм Татарстаннан сугышка китеп үлүчеләр исемлеген барлый, алар турында мәгълүмат туплый.
Донецки өлкәсе Константиновка шәһәренә ракет һөҗүме
Украинаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте Донецки өлкәсе Константиновка шәһәренә ракет һөҗүменнән соң фотолар чыгарды.
Һөҗүм нәтиҗәсендә Константиновка һөнәри төзелеш лицеенда янгын чыккан. Җимерекләрне чистартканда ике кешенең җәсады табылган. Тугыз кеше яраланган.
Русия Украинага каршы сугыш алып барган мәлдә Казанда НАТО "рәхимсезлекләре" турында күргәзмә ачылды
Бу федераль проект. Ул Русия православ чиркәвенең митрополит Тихон (Шевкунов) рәислегендәге Патриарх мәдәният шурасы һәм Русия тарих институты берлектә әзерләнгән.
Күргәзмәгә керү бушлай, аңа, нигездә, мәктәп укучылары һәм студентлар килә. НАТОның "рәхимсезлеге" турындагы күргәзмә Икенче дөнья сугышы турындагы күргәзмә белән бергә бара, тик Икенче дөнья сугышы темасына бер залның бер өлеше генә бирелгән.
Шул ук вакытта 6 майда Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы урыс гаскәрләренең Киев янында кылган хәрби җинаятьләре турында яңа хисап чыгарды. Документта Бучада сивил затларны үтерүнең 22 расланган очрагына һәм Бородянкага һава һөҗүме ясаганда 40тан артык кешенең үлүенә дәлилләр бар.
Русия хәрбиләренең Украинадагы рәхимсезлекләрен язарга тырышучы медиа томаланды.
Миңнеханов Украинадагы сугышта Татарстаннан 62 кешенең һәлак булуын таныды
Татарстан рәсмиләре моңа кадәр аерым хәрбиләрнең үлемен социаль челтәрләрдәге аккаунтларында яки район газетлары аша гына хәбәр итә иде.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы башлаган сугышны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. 21 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасы Путинның Украинага каршы сугышын хуплады.
Сугыш барган вакытта рәсмиләр китергән саннарны бәйсез рәвештә раслау мөмкин түгел.