"Москва" крейсерында яраланган Чаллы егетенең әнисе: "Хәрби җитәкчелек дәшми"
"Москва" крейсерындаг яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗанов та бар. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан хәлен белеште. Ул улының ничек флотка эләгүен һәм крейсердагы янгында алган яралары турында сөйләде.
— Әгәр Татарстанның хәрби җитәкчелеге тарафыннан кемдер җавап бирсә, бик шат булыр идем. Кара диңгез флоты җитәкчелеге әлегә дәшми. Һәм гомумән барысы да сүзсез уза. Мин хәтта хәрби хезмәттән соң егетләр бу фаҗигага каршы ялгызлары гына калачак дип күзаллыйм. Гомерлек яра белән.
Әлбәттә, сугыш бара. Һоспитальдә бик күп егетләр, коточкыч яралылар бар, барысы да яшь, мин шундый хәлләр күрдем, коточкыч. Улым белән булган вакыйгадан соң телевизор да карамыйм, тоташ ялган. Аларны җир ничек кенә йөртәдер, безнең улларыбызны ачыктан ачык батырлар дип тә әйтә алмыйлар. Һәрвакыт Украина суларында йөзеп тордылар, - дип сөйләде Гөлназ ханым.
Әңгәмә тулысынча Азатлыкның төп сайтында.
Украина Русия корабын юк итү турында белдерә
Украинаның Bayraktar TB2 пилотсыз очкычы Русия оккупацияләгән Змеиный утравы ярларында Русиянең "Серна" тибындагы десант корабын юк иткән. Бу хакта Украина саклану министрлыгы хәбәр итте һәм һөҗүмнең видеосын чыгарды. Һөҗүмнең кайчан булганы әйтелми.
Одесса өлкәсе рәсмиләре шәһәргә ракетлар һөҗүме турында хәбәр итә.
"Дүрт ракет инфраструктура объектларына төште. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана. Ике ракет Одесса аэропортының элек җимерелгән очып китү юлына эләккән", дип язды Одесса өлкә хәрби хакимияте спикеры Сергей Братчук.
Мариупольдә "Азовсталь" заводыннан бөтен хатын-кызлар, балалар һәм картлар эвакуацияләнгән
Мариупольдә "Азовсталь" заводыннан бөтен хатын-кызлар, балалар һәм картлар эвакуацияләнгән дип белдерде Украина вице-премьеры Ирина Верещук.
6 майда Украина президенты Офисы завод җирлегеннән 500 кешенең чыгарылуы турында хәбәр иткән иде. Соңрак Ирина Верещук тагын 50 кешенең чыгуы турында белдерде.
"Азовсталь"дә сивил халыктан тыш, "Азов" полкы сугышчылары да бар. Бу Русия гаскәре уратып алган шәһәрдә Украина көчләре калган соңгы урын. Русия хакимиятләре аларны әсирлеккә төшәргә чакырды, алай иткәндә исән калдырачакбыз дип вәгъдә бирде, ләкин Украина хәрбиләре моннан баш тартты.
8 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Белогоровка авылындагы мәктәпкә бомба ташлаган, анда якынча 90 кеше яшеренгән булган. 30 кешене өемнәр астыннан чыгара алганнар, коткару чарасы дәвам итә, дип яза өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Сергей Гайдай.
- Украина кораллы көчләренең "Юг" оператив хәрби идарәсе Русия тарафыннан Одессага ракет һөҗүме ясалуы турында хәбәр итә. Ракетлар җиһаз җитештерүче шәхси ширкәткә, һава аланындагы күптән түгел генә җимерелгән очыш юлларына һәм очышлар белән идарә итү пунктына эләккән. Шартлаудан күпкатлы йортлар да зыян күргән.
- "Азовсталь"дан соңгы эвакуация вакытында өч хәрби үтерелде, тагын алты кеше яраланды, диде Украина кораллы көчләре хәрби-диңгез флотының 36нчы бригадасы командиры Серхий Волынский ("Волын").
- Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозин шимбә көнне Казакъстандагы Байконур космодромында Британия ватандашы Бенджамин Рич һәм Беларус ватандашы Алина Зелупаның тоткарлануы турында хәбәр итте. Матбугат чаралары билгеләп үткәнчә, Бенджамин Рич - "Лысый и обанкротившийся" каналын алып баручы танылган британ блогеры. Бу каналга 3 миллионнан артык кеше язылган, ә караулар саны 450 миллионнан арта. Рич күп вакытын Беларуста уздырган һәм анда берничә дистә видеоролик төшергән, дип яза Азатлык радиосының беларус хезмәте.
- Австриянең Raiffeisenbank International (RBI) төркеме үзендә корреспондент хисаплары ачкан берничә Русия банкы белән элемтәләрне өзде.
Украинадагы сугышка теләктәшлек билгесе булган Z тамгасы белән Казан урамындагы рекламның чираттагысы.
Z хәрефе Русиянең Украинага бәреп керү символына әйләнде. Социаль челтәрләрдә аны яңа свастика дип тә атыйлар.
Луһанскида мәктәп бинасына эләккән бомба нәтиҗәсендә 60 кеше үлгән булуы мөмкин
Луһанскида мәктәп бинасына эләккән бомба нәтиҗәсендә 60 кеше үлгән булуы мөмкин. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Сергей Гайдай хәбәр итә.
Бомбаның бинага эләгүе нәтиҗәсендә янгын чыга. Аны бары дүрт сәгатьтән соң гына сүндерә алалар. Өемнәр астыннан ике кеше мәете табыла, 30 кеше эвакуацияләнә, 60 кеше әле дә җимерекләр астында кала. Мәктәптә барлыгы авылдан эвакуацияләнергә җитешмәгән 90 кеше яшеренгән була.
Икенче дөнья сугышында җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Путин Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Абхазия, Көньяк Осетия, “ДНР” һәм “ЛНР” лидерлары һәм ватандашларына, шулай ук Грузия һәм Украина халкына котлау сүзләре җибәрде, дип хәбәр ителә Кремль сәхифәсендә.
“ДНР” һәм “ЛНР” лидерлары һәм ватандашларына котлауда:
"Бүген, безнең хәрбиләр, ата-бабалары кебек үк, туган якларын нацист пычраклыгыннан азат итү өчен иңгә-иң куеп көрәшә. 1945 елдагы кебек үк җиңү безнеке булачагына ышана", диелә котлауда.