Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:23 9.5.2022

Javelin ракетларын җитештерү ике мәртәбә артачак

Javelin ракеты
Javelin ракеты

Lockheed Martin ширкәте җитәкчесе Джеймс Мартин CBS телевидениесенә интервью танкларга каршы кулланыла торган Javelin ракетларына ихтыяҗ арту сәбәпле, аларны җитештерү ике мәртәбә диярлек артачагын белдерде. Аның әйтүенчә, хәзер елына 2100 ракет чыгарылса, киләчәктә ул 4 мең булачак.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач Көнбатыш илләре Киевка биргән Javelin ракет комплексы агрессор танкларына һәм башка хәрби техникасына каршы бик тә нәтиҗәле корал булуын күрсәтте. Украинада ул шул кадәр абруй казанды ки, яңа туган балаларга да аның исемен бирә башладылар.

10:32 9.5.2022

Владимир Зеленский: “Тиздән Украинаның ике җиңү көне булачак”

Украина президенты Владимир Зеленский 9 майда халыкка видеомөрәҗәгатендә: “Без балаларыбызның иреге өчен сугышабыз, димәк җиңәчәкбез. Ата-бабаларыбызның Икенче дөнья сугышындагы гамәлләрен беркайчан да онытмаячакбыз, ул чакта 8 млн украин һәлак булган иде. Һәм бик тиздән Украинаның ике җиңү көне булачак. Кемнеңдер берсе дә калмаячак. Ул чакта җиңдек, хәзер дә җиңәчәкбез”, дип белдерде.

11:10 9.5.2022

Украина баш хәрби штабы Русиянең ике юнәлештә һөҗүмгә әзерләнү ихтималы турында кисәтте

Украинаның барлык җирләрендә дә Русия тарафыннан ракет һөҗүмнәре ясау куркынычы дәвам итә. Бу хакта 9 май иртәсендә Украина кораллы көчләре баш штабында белдерделәр.

Хәбәргә күрә, Донецки һәм Луһански өлкәләрендә һәм бу җирләр белән оккупацияләнгән Кырым арасындагы җир коридорында тулы контроль урнаштыру максаты белән, урыс гаскәрләре көнчыгышта һөҗүмнәрен дәвам итә.

Русия гаскәрләренең иң зур активлыгы Слобожански һәм Донецки юнәлешләрендә күзәтелә, дип искәртәләр баш штабта.

Украина хәрби җитәкчелеге әйтүенчә, Русия гаскәрләре Изюм һәм Донецки юнәлешләрендә һөҗүмнәргә әзерләнә.

Тулырак монда укый аласыз.

12:10 9.5.2022

Мәскәү парадында Путин "Русия тыеп калу һөҗүме ясады" дип белдерде

Украинага каршы сугыш башлап, Русия Көнбатышны "тыеп калды" һәм бу "бердәнбер дөрес карар" иде дип белдерде Русия президенты Владимир Путин Кызыл мәйдандагы парадта.

"Хәрби операция" башлануның сәбәбе дип Путин АКШ һәм НАТО илләренең гамәлләрен атады, аның сүзләренчә, алар Русиянең иминлек гарантияләре таләпләрен кабул итмәгән һәм Украинаны Русиянең "тарихи җирләренә", шул исәптән Кырымга да һөҗүм итәргә әзерләнгән.

Җиңү көне алдыннан Британия һәм Американың кайбер мәгълүмат чаралары күзләү чыганакларына сылтама белән, урыс гаскәренең "чагыштырмача уңышсызлыклары" аркасында Путин Украинага сугышны рәсми игълан итәргә, яки мобилизация турында белдерергә мөмкин, дип язган иде. Путин мондый белдерүләр ясамады.

Тулырак монда укый аласыз.

13:25 9.5.2022

Аксубай районында Украинада һәлак булган Илшат Хәмидрәхимовны җирләделәр.

Илшат Хәмидрәхимов
Илшат Хәмидрәхимов

Татарстанның Аксубай районында Украинага каршы сугышта һәлак булган Илшат Хәмидрәхимовны җирләделәр. Бу турыда "Сельская новь" район газеты хәбәр итә. Өлкән лейтенант граната атучылар взводында хезмәт иткән.

Илшат Хәмидрәхимов Мәскәү хәрби җитәкчелек югары училищесын тәмамлап Приморье краенда хезмәт иткән, Сүриядә дә сугышкан.

Аның ничек һәлак булуы хәбәр ителми, бары 14 апрельдә үлүе генә белдерелә.

26 яшьлек офицер белән хушалашу җыены ул укыган Иске Мукшы авылы урта мәктәбендә узган. 19 майда аңа 27 яшь туласы булган диелә.

Узган шимбәдә Татарстан президенты Украинага каршы сугышта Татарстаннан рәсмән 62 хәрбинең үлүен белдергән иде. Бу исемлектә Хәмидрәхимов булу-булмаы билгеле түгел.

14:23 9.5.2022

Уфадагы паркта килешү нигезендә гаскәргә алу пункты оештырылган

Уфада килешү нигезендә гаскәргә алу пункты
Уфада килешү нигезендә гаскәргә алу пункты

Җиңү көнендә Уфаның кеше иң күп йөри торган урынында ватандашларны килешү нигезендә хәрби хезмәткә алу пункты ачылган.

Ул бүген иртәнге сәгать 8дән Рус драма театры каршында эшләгән. Монда бүген Җиңү көненә багышланган чаралар уза, концерт мәйданы, сәүдә павильоннары урнаштырылган, хәрби техника узган. Сәгать 14.00дә пунктны сүткәннәр.

Оештыручылар сүзенчә, "килешү нигезендә хезмәт итү белән 18 кеше кызыксынган, ике кеше килешү төзегән, 16 кеше уйлап карарбыз дигән.

Килешү төзүчеләрне "Украинага гына түгел, әмма анда да" җибәрәчәкләр", дип белдергәннәр "Idel.Реалии" журналистына хәрби хезмәткә чакыру пунктында.

15:56 9.5.2022

Казанда сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан егет тоткарланган

Казанның Бауман урамында Искәндәр Украинадагы сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан. Аның документларын тикшерергә алты полиция вәкиле килгән, дип яза Birds телеграм каналы. Соңрак Искәндәр тоткарланган.

17:39 9.5.2022

Фирдүс Тямаев Украинада сугышкан Русия хәрбиләренә финанс ярдәм җыюда катнаша

Җырчы Фирдүс Тямаев Украинада сугышкан Русия хәрбиләренә финанс ярдәм җыюда катнаша. Бу хакта ул Инстаграмдагы сәхифәсендә язып чыкты.

"Безнең ил өчен көрәшкән, алгы сафларда барган, 26 отрядта хезмәт итүче спецназ егетләребезгә хәйрия концерты уздырачакбыз" дип игълан итте Тямаев.

Моннан тыш, ул концертларында махсус фондка хәрбиләр өчен акча җыелуы турында да әйтә.

Украна саклану министрлыгы элегрәк тыныч халыкка каршы чарада катнашуда гаепләп, 26нчы отрядтагы (“Барс”) хәрбиләрне сугыш җинаятьчеләре буларак исемлеген чыгарган иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG