Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

03:02 15.5.2022

Украина Евровидение 2022 җыр бәйгесендә җиңү яулады

Kalush Orchestra төркеме
Kalush Orchestra төркеме

"Stefania" җыры белән чыгыш ясаган Kalush Orchestra музыкаль төркеме 631 балл җыйды. Җыр төркем фронтмены Олег Псюкның әнисенә һәм сугыш афәтеннән балаларын саклаган барлык хатын-кызларга багышланган.

Төркем җиңүне "Слава Україні!" шигаре белән каршы алды.

10:40 15.5.2022

15 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:

  • G7 илләренең тышкы эшләр министрлары Германиядәге очрашуда Русиягә икътисадый һәм сәяси басымны көчәйтергә һәм Украинага ярдәм күрсәтергә сүз бирделәр. Белдерүдә шулай ук Русиянең агрессиясе һәм Украинаның авыл хуҗалыгы экспортын чикләү гамәлләре глобаль азык-төлек куркынычсызлыгына яный диелә.
  • Украина Югары Радасы сәхифәсе сайты хәбәр итүенчә, президент Влдаимир Зеленский Русия яклы сәяси партияләрне тыю турындагы канун имзалады.
  • Быелның март аеннан Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә кимендә ике мең административ эш ачылган. Мондый саннарны мәхкәмә сайтларына, эчке эшләр министрлыгы пресс-релизларына, кеше хокукларын яклау проектларына нигезләнеп ОВД-ИНФО хәбәр итә. Чынлыкта ачылган эшләрнең саны күбрәк тә булырга мөмкин.
  • Украина Евровидение 2022 җыр бәйгесендә җиңү яулады.
10:50 15.5.2022

Британия Русия Донбасстагы һөҗүмен бер айдан да иртәрәк торгызмаячак дип саный

Британия саклану министрлыгының Русия-Украина сугышында тарафларның хәрби потенциалына карата чираттагы бәяләмәсендә Русия Донбасстагы һөҗүмен бер айдан да иртәрәк торгызмаячак диелә.

"Русиянең февральдә туплаган җир өсте хәрби куәтенең өчтән берен югалткан булуы ихтимал" дип саный Британия саклану министрлыгы.

11:34 15.5.2022

Мариуполь мэры киңәшчесе Петр Андрющенко «Азовсталь»гә тыелган фосфорлы бомбалар ташлануын хәбәр итә.

13:19 15.5.2022

Финляндия рәсми рәвештә НАТОга кушылырга карар итте. Бу хакта ил хөкүмәте хәбәр итә.

14:58 15.5.2022

Украинадагы сугышта Азнакай егете һәлак булган

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Руслан Сәйфулинны кичә Азнакайның Күктәкә авылында җирләгәннәр. Бу хакта район газеты сайты хәбәр итә.

2004-2006 елларда армиядә хезмәт иткәннән соң, ул гаиләсе белән Казанда яши. Украинада сугыш башлангач, хәрби комиссариятка барып саклану министрлыгы белән килешү төзи.

16:35 15.5.2022

Русия үз хәрбиләренең җәсадларын кабул итүдән баш тарта.

Русия үз хәрбиләренең җәсадларын кабул итүдән баш тарта. Алар Украина суыткычлары – рефрижератор вагоннарында урнаштырылган. Сүз берничә йөз үле гәүдә турында бара, дип белдерде Reuters.

Украина хәрби-гражданлык хезмәттәшлеге рәисе Владимир Лямзин сүзләренә караганда, Русия хәрбирләренең иң күп җәсадлары Киев өлкәсенә китерелгән. Шулай ук башка өлкәләрдә саклануын әйткән.

Украина халыкара хокук таләпләрен үтәп, “агрессорга җәсадларны бирергә әзер” ди ул.

Украина күптапкыр Русиягә хәрбиләрнең җәсадларын бирергә тәкъдим иткән. Русия йә баш тарткан, йә җавап бирмәгән, диелә.

18:56 15.5.2022

Финляндиядән соң Швеция дә рәсми рәвештә НАТОга кушылырга карар итте. Бу хакта Швециянең социал-демократ партиясе белдерде.

дәвам

XS
SM
MD
LG