Русиянең төрле шәһәрләреннән (Мәскәү, Петербур, Самар, Рязань, Йошкар-Ола һәм башкалар) йөздән артык муниципаль депутат Путинның 24 февральдә Украинага каршы "махсус хәрби операция" игълан итүен тәнкыйтьләп, Русия ватандашларына ачык хат имзалады.
"Без – халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар – Русия армиясенең Украинага һөҗүмен һичшиксез гаеплибез", – диелә мөрәҗәгатьтә.
Депутатлар сүзләренчә, бу аклап булмаслык, мөмкин булмаслык тиңдәшсез явызлык.
"Һөҗүм турындагы карарны Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе кабул итте. Русия халкының аңа мондый мандат бирмәвенә инанабыз", дип яза депутатлар.
Муниципаль депутатлар фикеренчә, Украина белән сугыш фаҗигале нәтиҗәләргә китерәчәк: меңләгән кеше һәлак булачак һәм яраланачак, ә Русияне изоляция һәм бәяләр арту көтә. Мөрәҗәгатьтә депутатлар Русия халкын агрессиядә катнашмаска, аны хупламаска һәм дәшми калмаса чакыра.
Ачык хатны Мәскәү муниципаль депутатлары Илья Азар, Елена Русакова, Максим Гонгальский, Андрей Морев, Елена Котеночкина, Елена Филина һәм башкалар имзалаган.
24 февраль иртәсендә Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлануын игълан итте. Украина һәм көнбатыш медиа чаралары Мариуполь, Харьков, Одесса, Днепр һәм Киев тирәләрендә күпсанлы көчле шартлаулар турында хәбәр итә.
Украина президенты Владимир Зеленский бөтен Украинада хәрби хәл кертелүен игълан итте. Шулай ук Зеленский Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзүе турында белдерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!