Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умай" хатын-кызлар опера лабораториясенә 30лап гариза килгән 


Энҗе Дусаева
Энҗе Дусаева

Өч операның Тинчурин театрында премьералары 21, 22 һәм 23 апрельдә узачак.

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры каршында Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә оештырылган опера лабораториясе эшли башлады. Беренче лаборатория төрки халыкларның борынгы хатын-кыз алиһәсе хөрмәтенә "Умай" дип атала.

Лабораториядә хатын-кыз иҗатчылар гына катнаша. Театр оештырган чарага хатын-кыз композиторлар, рәссам, либретто авторларыннан 30га якын гариза килгән. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Мәскәү һәм Екатеринбурдан иҗатчылар лабораториядә катнашырга теләк белдергән. Бу турыда Азатлыкка Тинчурин театрының әдәби бүлеге җитәкчесе, лабораториянең кураторы Энҗе Дусаева сөйләде.

Лаборатория кысаларында анда катнашучылар экспертлардан гендер темасына, театрда хатын-кыз темасына лекцияләр тыңлаган. Моннан тыш, Заманча сәнгать галереясы белән берлектә татар хатын-кызларына багышланган тарихи фотографияләр күргәзмәсе оештыру да ниятләнә.

Дусаева сүзләренчә, драматург-шагыйрәләр текстларын язган, хәзер композиторлар көй язарга керешкән.

Лаборатория ахырында иҗатчылардан татар телендә язылган өч кыска (бер актлы) опера туарга тиеш. Бу операларның премьералары 21, 22 һәм 23 апрельдә Тинчурин театры сәхнәсендә узачак.

Дусаева аңлатканча, лабораториядә татар хатын-кызы һәм мәгариф, хатын-кыз һәм татар язуы реформалары, тарихи травмаларны җиңү ысулы буларак, утопияне конструкцияләү темалары күтәрелә. Моннан тыш, остаханә "Зөләйха күзләрен ача" сериалына җавап булып тора.

"Бер ел элек мин "Татар хатын-кызы дөньясы" дип аталган проект башладым. Бу безнең "Зөләйха күзләрен ача" сериалына җавабыбыз иде. Мин бу проект аша Казан шәһәренә хатын-кыз исемнәрен кайтарырга теләдем. Татар мәдәниятендә хатын-кызның роле бик зур, шул ук вакытта без бу турыда белмибез диярлек. Ә бит татарларда мәдәни кодлар ана аша тапшырыла – бездә "ана сөте белән", "ана теле" дип әйтәләр. Һәм без лаборатория өчен тема сайлаганда, башка берничә тема арасыннан, хатын-кыз темасын алдык, Туфан (Туфан Имаметдинов – Тинчурин театры режиссеры) да моны хуплады", диде ул.

"Без гендер тигезлеген яклыйбыз, һәм хатын-кызга үзен күрсәтергә, әйтергә теләгәнен әйтергә мөмкинлек бирергә телибез. Хәзерге вакытта бит хатын-кыз турында күбрәк ирләр сөйли – аның ни турында уйлаганын, ниләр хис иткәнен. Ягъни, хатын-кыз дөньясының серләрен ирләр ачып күрсәтергә омтыла. Иң танылган психологлар да ирләр, мәсәлән. Ә без хатын-кызның ниләр хис иткәнен хатын-кызның үзе аша күрсәтергә телибез, ул үз хисләре турында үзе сөйләсен", дип сөйләгән иде Азалыкка Энҗе Дусаева.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG