Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә якшәмбе көн сугышка каршы чараларда 2700дән артык кеше тоткарланган 


Казандагы тоткарланучыларны полиция автобуска озата барды
Казандагы тоткарланучыларны полиция автобуска озата барды

Русиянең Украинага сугыш башлавына каршы протест чараларында тоткарланучыларның саны алты мең диярлек кешегә җитте. 

27 февральдә Русиядә Украинадагы сугышка каршы чараларда 1974 кешене тоткарлаганнар. Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатькә булган бу хактагы белешмәләрне "ОВД-Инфо" (Русия хакимиятләре "ят агент" дип тапты) хокук яклау проекты китерә.

Соңрак "ОВД-Инфо" 28 февральнең 2:36 сәгатенә 52 шәһәрдә 2761дән артык тоткарланучы турында билгеле, дип хәбәр итте.

Тоткарлаулар Казан һәм Уфа шәһәрләрендә дә булды.

Русиянең Украинага сугыш башлавына каршы протест чараларында тоткарланучыларның саны алты мең диярлек кешегә җитте.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Украина илгә бәреп кергән Русия хәрби техникасын Төркиядә ясалган "Байрактар" дроннары белән юк итү видеоларын интернетка чыгара. Сугыштан качып дистәләгән мең украин күрше Польша, Словакия, Маҗарстан, Романия һәм Молдовага китә. Бу качакларның күпчелек өлеше - хатын-кызлар һәм балалар. 18 яшьтән 60 яшькә кадәр булган барлык украин ир-атларына илдән китәргә рөхсәт ителми. Аналитиклар әйтүенчә, аерылган гаиләләр саны йөзләрчә меңнәр дә булырга мөмкин.

Украина БМОның Һаагадагы Халыкара мәхкәмәсенә Русиягә каршы дәгъва тапшырды.

Европа комиссиясенең башлыгы Европа берлеге илләренә Русияне халыкара банкара SWIFT системыннан аеру турында тавыш бирергә тәкъдим итте.

Җиделек илләренең Япониядән кала алтысы — Британия, Германия, Италия, Канада, Франция һәм АКШ — Русия үзәк банкы хисапларына һәм финансларына киртә куюын игълан итте, шулай ук Русиянең иң мөһим банкларын SWIFT акча күчерү системыннан чыгарды. SWIFT чикләүләре Сбербанк, ВТБ, "Открытие", Новикомбанк, Совкомбанкка кагыла.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG