Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сугышка каршы пикетта катнашкан социолог Искәндәр Ясәвиевне биш тәүлеккә кулга алганнар 


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Аны митинглар турындагы кануннар җыелмасын кабат бозуда гаепле дип тапканнар.   

Казанда социолог, "Idel.Реалии" колумнисты Искәндәр Ясәвиевне кичә, 27 февральдә узган сугышка каршы пикетта катнашканы өчен, биш тәүлеккә кулга алганнар. Бу хакта "Апология" хокук яклау оешмасы хәбәр итә.

Ясәвиев "Бу – сугыш, ә "махсус операция" түгел! Сугышка – юк" дигән плакат белән торган иде. Ясәвиевне кулга алу турындагы карарны Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган. Аны митинглар турындагы кануннар җыелмасын кабат бозуда гаепле дип тапканнар.

Моңа кадәр Искәндәр Ясәвиев Русиянең Украинада сугыш алып баруын тәнкыйтьләпчыккан иде.

"24 февральдән без агрессор илнең ватандашларына әверелдек", дип язды ул.

Кичә Казанда Русиянең Украинада сугыш алып баруына каршылык белдереп урам чарасына чыккан кешеләрне тоткарладылар. Урам җыены Казанның Бауман урамында узган иде.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Дөньяда сугышка каршы чаралар бара. Русиядә Украинадагы сугышка каршы чыгучы алты меңнән артык кеше тоткарланган, аларның 2700 дән артыгы якшәмбе тоткарланды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG