Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор ковид чикләүләрнең күпчелеген гамәлдән чыгарды


Рәсмиләр битлек һәм дезинфекция уздыруны гына калдырырга тәкъдим итә.

Русиядә эпидемиологик кагыйдәләр үзгәртелә. Бу хакта Роспотребнадзорның COVID-19 дәвалау һәм кисәтү турында эпидемиологик киңәшләрендә әйтелә. Моны авыруларның кимүе һәм "омикрон" штаммы таралу белән бәйләп аңлаталар.

Роспотребнадзор битлек һәм дезинфекция режимыннан кала барлык чикләүләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Кинотеатр, театр, концерт заллары, музей, туклану урыннарында булган чикләүләр алына диелә. Социаль араны саклау да бетерелә.

"Методик киңәшләр "омикрон" штаммы таралган чорда актуаль, ябык бинада битлек һәм дезинфекция режимын саклау киңәш ителә", диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Моңа кадәр – 21 февральдән Татарстанда коронавируска каршы вакцина ясату яки COVID-19 белән авырып алу турындагы QR-кодларны кайбер урыннарда күрсәтү зарурлыгы гамәлдән чыгарылган иде. Республикада җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә йөрү өчен QR-код күрсәтүне таләп итми башладылар. Моннан тыш, ваклап сату сәүдә объектларына төнлә дә эшләргә рөхсәт ителә.

Узган тәүлектә Татарстанда 2 029 кеше коронавирус йоктырган, 173 кеше хастаханәгә эләккән, 6 үлем очрагы теркәлгән. Рәсми мәгълүматка күрә, пандемия башыннан республикада 1 733 кешенең гомере өзелгән.

Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны кими. Соңгы тәүлектә илдә 97 мең очрак теркәлгән, 786 кеше үлгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG