Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сугышыннан татар телен өйрәнү проектлары да зыян күрә


Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы өчен Көнбатыш керткән санкцияләрдән кайбер татар сайтлары, татар телен онлайн укытучылар да зыян күрә. Азатлык шуларның кайберләре белән сөйләште.

Язучы һәм татар милли хәрәкәте идеологы Гаяз Исхакый сайтын булдырган Наил Нәбиуллин сәхифә санкцияләр сәбәпле киләчәктә ачылмаска мөмкин дип борчыла.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

"Aмериканың NameCheap ширкәте Русия клиентлары белән эшләүне туктата, сәбәп итеп Русиянең Украинага каршы агрессиясе күрсәтелә. Әлеге ширкәттән домен алган, хостингыннан яки e-mail сервисыннан файдаланучы русияләргә башка ширкәткә күчәргә кушалар. Путин режимына каршы булган сәхифәләр белән индивидуаль рәвештә килешеп, аларга калырга, күчмәскә рөхсәт итәләр.

isxaki.com домены NameCheap аркылы теркәлгән. Хәзер аны башка регистраторга күчерергә мәҗбүр булабыз. Күчермәгән очракта, сайт беркемдә дә ачылмый башлаячак", ди Нәбиуллин.

Аның әйтүенчә, бу һич көтелмәгән проблемнар тудырган.

"Санкцияләр (алар Путинның сугыш башлавына каршы кертелде - ред.) татар әдәбиятына, Гаяз Исхакый сайтына кагылыр дип һич уйламаган идек. Өстәвенә бу күп булмаса да, сайт өчен өстәмә чыгымнар да таләп итә. Мондый хәлнең булуын күз алдыбызга да китерә алмадык. Украина тирәсендәге хәлләр безгә кагылды, турыдан-туры булмаса да Исхакый сайты санкцияләрнең корбаны булды. Хәзер сайтыбызны күчерер өчен башка ширкәт эзләргә мәҗбүрбез. Инде бер елдан Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үтәчәкбез һәм юлбашчыбызның юбилеен проблемнарсыз үткәрә алырбыз дип өметләнәбез", диде Нәбиуллин.

Гаяз Исхакый порталы ТАССРның 100, Татарстан республикасының суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 30 еллыгына багышлап 2020 елның 30 августында ачылды. Әлеге сәхифәдә Гаяз Исхакыйның 43 әдәби әсәре, 300ләп публицистик мәкаләләре, истәлекләр, хатлар, фото-видеоязмалар, аудиокитаплар урнаштырылган. Кайбер әсәрләренең тәрҗемәләрен төрек һәм рус телләрендә дә укып була.

Мәскәүдәге "Умарта" татар теле курсларын оештыручы Лилиана Сафина да акча күчерү чикләүләре кертелгәч, чит ил татарларын укытканда проблемнар булуын сөйли.

Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

"Германиядән бер укучы март аеннан йөрмим дип кисәтте. Менә шул түләүләр аркасында, миңа калса. Юкса аның Русия банк картасы бар, ул магистратурада укый. Әле ай башланды гына, калганнары белән нишләргә икәнен белмибез, әлегә ничек хәл итәчәгебезне уйламадык. Бездә бит Русиядән киткән кешеләр генә укымый, Германиядән тагын бер актив егет бар, украин егете ул, үзе Германиядә яши.

Англиядән ике укучы бар, менә алар белән нишләрбез - белмим. Кичә менә уйлашып сөйләштек нишләргә дип, аларның Русия белән бөтенләй контактлары юк. Күрәсең, ничектер түләүсез укытырга туры килер, яки инглиз һәм алман телләренә алмашырга – ягъни андый укучылар бартер буларак безне инглиз теленә өйрәтсәләр, минем үземә дә, балама да бу кирәкле белем", диде Лилиана.

SkyTat онлайн сөйләм клубына нигез салучыларның берсе Данил Идиатулин сүзләренчә, әле түләү проблемына кадәр контент мәсьәләсе бар.

Данил Идиятуллин
Данил Идиятуллин

"Берни язасы килми, чөнки безнең такымда да бит роботлар эшләми – һәркем бу вакыйгаларны авыр кичерә. Юкса, безнең дәресләрдә түгел, социаль челтәрләрдә дә шундый тату төркем булдырылган иде. Дәресләргә килүчеләр төрле илләрдән һәм Украинадагы вакыйгаларга карашлар төрле. Сөйләшү клубы булгач, алар ни актуаль - шул темага аралаша. Сәясәткә кагылмаска тырышсак та, барыбер көн вакыйгаларына барып төртеләбез.

Шулай да бу аралашу аеруча хәзерге вакытта бик кирәк дип саныйм. Шөбһәләрдән арыну өчен ялгыз түгеллегеңне, синең кебек борчылучы кешеләр барын белеп тору кирәк. Без проектны пандемиягә кадәр ачкан идек, беренче ярты елда максат - дүрт дивар эчендә үзизоляциядә калган милләттәшләребезгә аралашу җылысын бирү һәм рух ныклыгын сакларга булышу иде. Хәзерге халәт тә шуңа охшаш, без бу онлайн очрашуларны дәвам итәчәкбез.

Чит илдән кушылучылар белән әлегә түләү проблемнары булмады, була калса, йә проект башындагыча бушлай дәресләргә күчәрбез, йә ниндидер башка альтернатива эзләрбез. Күптән инде башка телләрне дә өстәмәкче идек – бәлки, чит илдәге укучыларны модератор буларак җәлеп итеп, яңа форматка тотынасы булыр. Башка онлайн тел өйрәнү проектлар белән дә бу хакта фикер алышабыз.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG