Татарстанда ярты елдан соң ясалырга тиешле икенче вакцинаны 30 процент кеше генә узган. Бу хакта 4 мартта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.
"Бүгенгә ревакцинане 255 мең кеше ясатты. 1 сентябрьгә кадәр, ягъни ярты ел элек прививка кадаткан кешеләр 843 мең кеше иде. Шулай итеп, бүгенгә икенче тапкыр вакцинаны 30 процент кеше ясатты. Бу аерым куркыныч тудыра. Эпидемиологик вазгыять катлауланса, авыр чирләүчеләр саны күбрәк булачак", диде ул.
Моңа кадәр Роспотребнадзор битлек битлек һәм дезинфекция уздыруны гына калдырырга тәкъдим итте. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бу кагыйдәләрнең "омикрон" штаммы таралган вакытта гына гамәлдә булуын белдерде. Шул ук вакытта Татарстанда социаль араны саклау таләбе кала диде.
Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 1685 кешедә коронавирус ачыкланган, 4 397 кеше савыккан. Русиядә бер тәүлек эчендә 89 мең кеше COVID-19 йоктырган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!