Microsoft Русиядә яңа тауарлар сатуны һәм хезмәтләр күрсәтүне туктатып тора. Бу хакта аның президенты Брэд Смит белдерде. Бу Украинадагы сугыш белән бәйле диде ул.
Аның сүзләренчә, Microsoft АКШ, Европа берлеге һәм Британия хакимиятләре белән тыгыз элемтәдә эшли һәм шунлыктан әлеге дәүләтләр керткән санкцияләр сәбәпле Русиядә үз бизнесын туктатып тора.
Украинадагы сугыш аркасында Көнбатыш илләре керткән чикләүләрдән соң күп кенә чит ил ширкәтләре Русия белән эшләүдән туктады. Алар арасында ИКЕА, Cisco Systems Inc, Apple, Oracle, Dell Technologies, Exxon Mobile, Boeing һәм Airbus, Nike, Walt Disney бар.
Моннан тыш, электрон компонентлар белән тәэмин итүдә проблемнар буу сәбәпле АвтоВАЗ машиналар җитештерүне дүрт көнгә туктатып торачак.
Моңа кадәр "Алабуга" махсус икътиад зонасында эшләүче "Соллерс Форд" үз эшен 3 марттан туктатуын белдергән иде.
Шулай ук башка дөньякүләм машина җитештерүчеләр, шул исәптән Volvo, General Motors, Volkswagen һәм мотоцикллар чыгаручы Harley-Davidson ширкәте, Русиянең Украинага сугыш башлавы сәбәпле Русиягә тәэмин итүләрне туктатачагын белдерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!