Accessibility links

Кайнар хәбәр

10 мартта Төркиядә Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары очрашачак


Очрашуда Төркия тышкы эшләр министры да катнашачак. Министрларның ни хакында сөйләшәчәге әйтелми.

10 мартта Төркиянең Анталия шәһәрендә Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары – Сергей Лавров һәм Дмитрий Кулеба очрашып сөйләшәчәк. Бу хакта Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белдерде.

Моны Русия тышкы эшләр министрлыгында да расладылар. Аларның ни хакында сөйләшәчәге әйтелми.

Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Төркия арадашчы ролен уйнарга тырыша, аның президенты Рәҗәп Эрдоган ике илнең дә президентлары белән телефоннан сөйләште һәм Владимир Путин белән Владимир Зеленскийның очрашуын оештырырга әзер булуын белдерде. Төркия Украинаның бербөтенлеген хуплый һәм аны корал белән тәэмин итә, әмма шул ук вакытта, Русиягә каршы санкцияләр кертүдән баш тарта.

Бүген, 7 мартта Украина-Беларус чигендә Русия-Украина сөйләшүләренең өченче раунды уза. Сөйләшүләр беренче чиратта һуманитар мәсьәләләргә, шул исәптән Русия гаскәрләре басып алган шәһәрләрдәге тыныч халыкны чыгару турында булыр дип көтелә.

Элегрәк Украина делегациясе әгъзасы Давид Арахамия, Русия тарафы белән "килешү мөмкин булмаган мәсьәләләр – Кырымның Русиянеке булуын" һәм Донецки белән Луһански төбәкләренең бәйсезлеген тану гына, дип белдергән иде. Шулай ук ул Украинаның НАТОга керү өчен көрәшмәячәген дә әйтте. Кремльдә исә, Русия таләпләренең үзгәрешсез калуын белдерәләр.

Дүшәмбе көнне Кремль сүзчесе Дмитрий Песков бу таләпләрне янә кабатлады. Бу хакта ВВС язды. Аның сүзләренчә, әгәр Украина Русиянең территориаль таләпләрен таныса һәм Конституциягә үзенең нейтраль статусы турында маддә кертергә риза булса, Русия гаскәрләре "бер мизгелдә" сугышны туктатачак.

Элегрәк Владимир Путин Украинага башка таләпләре арасында аны "демилитаризацияләү" һәм "денацификацияләүне" атаган иде. Әлеге уңайдан Песков: "Без чынлап та Украинаның демилитаризациясен төгәлләп киләбез. Без аны тәмамлаячакбыз", дип белдерде. Шул ук вакытта денацификация турында әйтмәде.

🛑 Азатлык сайтын томалаганда нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG