Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәге татар активистлары Украинадагы сугыш вазгыятендә Татарстанны Мәскәүдән читләшергә өнди


Казан Кирмәненә күренеш
Казан Кирмәненә күренеш

Алар шулай ук Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп, бәйсезлек игълан итәрдәй көчле милли хәрәкәт оештыру мөһимлеген алга сөрә.

Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте " дип атаган төркем Идел-Урал республикалары җитәкчелегенә һәм түрәләргә мөрәҗәгать таратты. Анда Украинада барган сугыш шартларында аларга Кремль сәясәтеннән читләшергә һәм Владимир Путин гамәлләрен гаепләп чыгарга тәкъдим ителә.

Мөрәҗәгатьтә, инде өченче атна барган бәрелешләрдә Русия гаскәре Украина сугышчылары каршылыгын сындыра алмады диелә. Сугышта Русия ягында төрле милләт халыклары катнашуы да телгә алына - "күпме дагыстанлы, күпме татар, күпме Русия мөселманы явыз империя өчен яшь гомерен бирде - хәзер инде моны безгә беркем дә әйтмәс", дип языла.

Сугышның шулай ук Русия икътисадына да зур зыян китерүенә басым ясала.

Шушы вазгыятьтә "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" төркеме Идел буе республикалары җитәкчеләренә Кремль сәясәтеннән читләшергә һәм Путин гамәлләрен хөкем итеп чыгарга чакыра.

"Режим җимерелгәннән соң гына үкенү, чарасызлык һәм гаепләү сүзләрегез, тәүбә итүегез бернинди дә әһәмияткә ия булмаячак. Сез санкцияләр астында калачаксыз. Хәзерге вакытта сез үзегезне һәм ватандашларыгызны авыр хәлдә калдырдыгыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Төркем шулай ук Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп, яңадан көчле милли хәрәкәт оештыру мөһимлегенә басым ясый.

"Русия Федерациясенең дефолты котылгысыз. Киләсе берничә айда Мәскәүдә пенсияне түләү генә түгел, хәтта ОМОН һәм Росгвардиягә хезмәт хакы түләүдә дә җитди проблем булачак. Путин хакимияттән алыныр, һәм Татарстан җитәкчелеге юнәлешләрен үзгәртеп, йөзләрен югалтмаска тырышачак. Миңнехановтан, Мөхәммәтшиннан, Шәймиевтән һәм Мәскәүнең башка хезмәтчеләреннән без хәзер фантастик булып тоелган сүзләрне ишетәчәкбез. Ләкин соң булыр. Шуңа күрә, бүген Татарстанда халкыбыз өчен көчле милли хәрәкәт оештыру бик мөһим", диелә мөрәҗәгатьтә.

Аның бурычлары буларак Татарстанның дәүләт бәйсезлеген яңадан игълан итү һәм Русия Федерациясеннән чыгу, Татарстандагы барлык хакимият оешмаларын һәм хәрби бүлекләрне республика хакимиятенә буйсындыру, Татарстан президенты һәм парламенты өчен гадел һәм демократик сайлаулар үткәрү атала.

Мөрәҗәгатьне АКШта яшәүче Вил Мирзаянов, Британиядә сәяси сыену алган Рәфис Кашапов, Польшада яшәүче Нәфис Кашапов имзалаган.

Элегрәк "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте дә Украина җирлегендә барган сугышка Татарстанның катнашы юк, республика форсаттан файдаланып "Мәскәү режимы белән араларны өзәргә" тиеш дип белдергән иде.

  • 24 февральдә, Путин Украинага каршы сугыш игълан итеп, Русия гаскәрләре Украинаны көчле ракета һәм артиллерия утына тота башлагач һәм төрле яклап бәреп кергәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика халкын бердәм булырга чакырды. "Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез", — диде ул.
  • Шулай ук Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та Украинадагы сугышны хуплавын белдерде.
  • 2020 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канунны имзалады. Документка ярашлы, бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Моннан тыш, илнең бербөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала. Моның өчен Русия Җинаять кодексына ил бөтенлеген бозу турында яңа маддә өстәлде. Әлеге канун өлгесе Русия Конституциясенә президент Путин тәкъдиме нигезендә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG