15 мартта Көнчыгыш хәрби бүлгесендәге полигоннарда мобилизацион резервта булган ватадашларны хәрби күнегүләргә туплау башланган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"Мобилизацион кешеләр резервында булу турында килешү төзегән запастагы хәрби хезмәткәрләр белән гамәли күнегүләр 15 марттан 17 мартка кадәр уза. Резервистлар утлы коралдан атачак, заманча корал һәм хәрби техниканың хәрби мөмкинлекләрен өйрәнәчәк, хәрби һәм дәүләт объектларын саклау һәм һөҗүмнән яклауны оештыру өчен кирәкле төп күнегүләр узачак", дип хәбәр иткән Көнчыгыш хәрби бүлгесенең матбугат хезмәте.
Хәрби күнегүләрнең төп бурычы – резервтагы хәрбиләрнең үз бурычларын уңышлы үтәү өчен кирәкле белемнәрен, осталык һәм күнекмәләрен яңарту диелә хәбәрдә.
Украина саклану министрлыгы өченче атнасы тәмамланып килүче сугышта Русиянең дистәләгән хәрбие һәлак булуын һәм яралануын белдергән иде. Русия бу сугышка Якын Көнчыгыштан та 16 меңләп сугышчы китетергә җыенуын белдерде.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!