Accessibility links

Прокурор Навальныйны 13 ел колониягә хөкем итүне сорады


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Шул ук вакытта прокуратура вәкиле, яңа җинаять эше нигезендә оппозицинерны кырыс тәртипле колониягә җибәрергә тели. Хәзерге вакытта Навальный гомуми тәртипле колониядә тотыла.

Дәүләт гаепләве мәхкәмәдән оппозиционер Алексей Навальныйга, мошенниклык һәм хөкемдарны мәсхәрәләү маддәләре нигезендә, 13 ел колония һәм 1,2 миллион сум штраф җәзасы билгеләүне сораган.

Мәхкәмәдә әлеге эшне карау Навальный утыра торган Владимир өлкәсенең Покров шәһәре колониясендә уза. Бу – Мәскәүдәге Лефортово мәхкәмәсенең күчмә утырышы.

Хәзерге вакытта Навальный гомуми тәртипле колониядә тотыла. Прокуратура вәкиле, яңа эш нигезендә аны кырыс тәртипле колониягә җибәрүне таләп иткән.

Бүген, 15 мартта тарафларның фикер алышулары узды.

Гаепләү Навальный оештырган Коррупция белән көрәш фондының хисапларына һәм Навальныйның кайбер көрәштәшләренең (аларга каршы да җинаять эшләре ачылды, әмма алар чит илгә китте) шәхси хисапларына акчалата ярдәм җыюларны мошенниклык дип саный.

"Акчалар күрәләтә тормышка ашырылмас максат өчен – Навальныйны Русия федерациясе президенты вазифасына тәкъдим итү өчен җыелган", дип аңлаткан мәхкәмәдә прокурор.

Шул ук вакытта Навальныйга һәм Коррупциягә каршы көрәш фондына акча җибәргән дистәләгән мең кеше арасында зыян күрүчеләр буларак дүрт кеше генә күрсәтелә, процесс барышында аларның да кайберләре гаепләүне хупламаган.

Навальный эшне сәяси дип саный һәм үзенең гаепсез булуын әйтә.

Навальный эшләре карала торган утырышлар билгеләнгән көннәрдә хөкемдар Маргарита Котова президент хакимияте хезмәткәре Евгений Владимиров белән телефоннан сөйләшкән, дип ышандыра сәясәтченең көрәштәше Иван Жданов. Ул хөкемдарның шалтыратулары турында мәгълүмат алган.

Тарафларның фикер алышуында чыгыш ясап, Навальный үзе бу шалтыратуларның көннәре һәм төгәл вакытлары турында мәгълүматны укыган һәм үзенә кагылышлы бу мәхкәмә белән хакимияттән идарә итәләр дип фаразлаган.

"Бу шалтыратулар бу мәхкәмә юк, дип әйтер өчен җитәрлек. Сез аның рәвешен китерергә тырышмагыз да, чөнки сез җәмгыятькә төкереп карыйсыз, гадел хөкемгә төкереп карыйсыз", дигән ул.

Оппозиционер кабаттан эшнең махсус оештырылуын искәрткән һәм үзе өчен соралган 13 ел белән чагыштырганда, Русиядә үтерү өчен дә азрак мөддәтләр бирелүен әйткән. Шулай ук ул хөкем карарының нинди булуы минем өчен барыбер дигән. "Нигә шунда 113 ел сорамыйсыз һәм бирмисез. Сез мине куркыта алмассыз", дигән ул. Навальный Русиядә протестларга өметләнүен искәрткән, чөнки эшләрнең торышы белән бөтен кеше дә ризалашырга әзер түгел дигән.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG