Бүген, 15 мартта Уфада Беренче канал мөхәррире Марина Овсянникованы хуплап ялгыз пикет узды, ул кичә туры эфирда сугышка каршылык белдергән иде.
Уфаның Спорт сарае янындагы пикетка активист Вера Попова чыкты, ул "Марина Овсянникова кайда? Аның янына бәйсез адвокатларны уздырыгыз!" дигән плакат белән чыкты.
— "Новая газетада" буялган рәсем күрдем, анда Овсянникованың плакатыннан "Не верьте пропаганде" дигән сүзләр генә калган. Болай, мин бу сүзләр белән дә килешәм", ди Вера Попова.
14 март кичендә Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәтте.
Әлеге чара алдыннан Овсянникова видеомөрәҗәгать яздырган, ул Украинага бәреп керүне җинаять дип, Русияне агрессор-ил дип, ә Владимир Путинны бу агрессия өчен җаваплы дип атый.
Бүген көннең беренче яртысында Медуза басмасы 14 март кичендә үк тоткарланган Беренче канал мөхәррире Марина Овсянникованы адвокатлар әле дә таба алмый дип язды.
Тикшерү комитеты Овсянниковага карата тикшерү эшләре башлады. Аның әлеге гамәлендә "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" маддәсенә нигезендә җинаять булу-булмавы тикшерелә.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!